Шәһри Казан

"Ник аларны алмый Ходай? Әллә җирәнә микән?"

Быел безнең гаиләбезгә август аенда бик зур кайгы килде. Озак вакыт язарга кулым да бармады, дөресен генә әйткәндә. Ике туган апамның бер көнне ике баласының гомере өзелде. Бәлки ишеткән дә булгансыздыр, бу хакта телевидениедән дә сөйләделәр, газеталар да язды: Әлмәт юлында тормозы ватылган зур йөк машинасы апаларның җиңел машинасына килеп...

Реклама

Быел безнең гаиләбезгә август аенда бик зур кайгы килде. Озак вакыт язарга кулым да бармады, дөресен генә әйткәндә. Ике туган апамның бер көнне ике баласының гомере өзелде. Бәлки ишеткән дә булгансыздыр, бу хакта телевидениедән дә сөйләделәр, газеталар да язды: Әлмәт юлында тормозы ватылган зур йөк машинасы апаларның җиңел машинасына килеп бәрелә... 15 яшьлек сеңлем Алсуның, 10 яшьлек энем Надирның гомере шул минутта өзелә. Җизни дә, апа да исән-сау, шөкер...
Кияүгә чыккач, озак бәби таба алмады апа. Йөрмәгән табибы, эчмәгән даруы калмады. Көне-төне Ходайга ялвара торгач, бөтенебез өчен могҗиза булып, Алсуыбыз туды. Аннан - Надирыбыз. Бер елны корбан чалмыйча, ураза тотмыйча калмады апа. Җае чыккан саен Коръән укытып: «Мин Ходаема мең рәхмәтле. Шундый матур балалар бирде. Бәхетле булырлар, мин бит аларны ялварып сорап алдым», - дия торган иде.
Чынлап та, үрнәк гаилә иде алар. Беркемгә зыяны тигән кешеләр түгел. Куркыныч кино кара­ган кебек булды ул көннәр. Әлегә кадәр җизнине дә, апаны да тынычландырып булмый.
Ни өчен? Ул сабыйларның ни гөнаһы бар? Кемгә нәрсә эшләгән алар? Гомере буе кемнедер рәнҗеткән, туктаусыз аракы эчкән, хатынын, балаларын, әнисен кыйный торган ир-атлар, балаларының барлыгын да белми торган аналар ник яши? Минем танышларым арасында гына да күпме «кан эчүче» адәмнәр! Үзләре дә яшәми, кешене дә яшәтмиләр. Ник аларны алмый Ходай? Әллә җирәнә микән? Тик ни генә дисәгез дә, мин бу гаделсезлекне аңламыйм.

Илсөя Бәдретдинова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 19 января 2018 в 14:32
    Балалар бакчасына түләү күпмегә арта?
    Быел 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре артты. Былтыргы белән чагыштырганда (2017 елда түләүләр сигез процентка арткан иде) әллә ни күпкә түгел, дүрт процентка гына. Бу уртача 120 сум дигән сүз.
    83
    0
    1
  • 12 января 2018 в 11:37
    Татарстанда яшь ананы вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче кулга алынган Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
    324
    0
    0
  • 12 января 2018 в 14:42
    Эт елында этләнеп яшик?! Раштуада шәмнәр яндырып көзге алдында утырмасаң да, яңа гына башланып киткән елны фаразлавы кыен түгел. Чираттагы Кыш бабайны көткәндә, сайлаучылар алдында мескен күренергә тырышкан депутат кебек, салават күперебез дә аклы-каралы гына иде димәбез, иншалла, әмма чынбарлыгыбыз бөтенләй үк аллы-гөлле дә түгел.
    213
    0
    0
  • 12 января 2018 в 12:31
    Узган ел бәхетле булганбыз Яңа елга аяк басканда, узганына нәтиҗәләр ясау гадәте бар: бәяләр ни рәвешле уйнаган, без нихәтле яхшы яши башлаганбыз, тормыш дәрәҗәбез кай тирәдә икәнен чамалап тору кызык бит.
    108
    0
    0