Шәһри Казан

Открыткалы заман, истәлекләрне барлыйбыз

Дуслар, кәртечкеләр карап утырганда менә шундый истәлекләргә тап булдым бит әле. Сездә дә саклангандыр әле бәлки, әз генәсе булса да.

Открыткалар. Ел буена, Яңа елда, 23 февральдә, 8 Мартта, 1 Майда, ноябрь аенда була торган Октябрь бәйрәмендә, туган көннәрдә почта аша бер-беребезне шулай котлый идек бит заманында.

Бер-береңә хөрмәт, ихтирам билгесе булган инде ул. Анда инде һәрвакыт бер-беребезгә шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, кояштай озын гомерләр, корычтай нык сәламәтлекләр тели идек.

Бәйрәмгә атна-ун көн кала почтадан иң матурларын гына сайлап алып, матур итеп "подписать" итеп, урамнардагы, почта бүлекләре каршындагы зәңгәр тартмаларга салып куясың. 4 тиенлек, ә кайвакыт 6 тиенлек, марка ябыштырылган открыткалар бәйрәм алдыннан ияләрен табып барып җитәләр, үзеңә дә шундый ук открыткаларны хат ташучылар почта тартмаларыңа салып китә. Дуслардан, туганнардан, балалардан көтеп алынган бәйрәм котлаулары.
Кемнәндер килеп ирешмәсә, әллә чирләп китте микән, әллә берәр мәшәкате килеп чыктымы дип тә борчылып куясың.

Марка ябыштырмаган открыткалар да җибәрәләр кайвакыт. Менә монысы алучыга мәшәкатьлерәк була инде. Мәшәкатеннән бигрәк, чыгымы бар әле аның. Маркасыз хат-открыткалар өчен аерым бер штамп сугып җибәрәләр әле анда һәм менә шул 3-4-5 тиенлек марка өчен БЕР тәңкә штраф түләтәләр. Бер тәңкә ул заманда шактый гына бәһале акча, ялгыш бер тәңкә нәрсә инде ул диеп уйлый күрмәгез.

Реклама

Бер тәңкәгә алты буханка ипи тия иде ул заманда, әле дүрт кап шырпылык артып та кала.
Классташ кызга да дус кызы шулай бер бәйрәмдә маркасыз гына открытка җибәргән дә, әле җитмәсә ачу чыгарып шигырь юллары да кушып куйган.
Ал минем түбәтәем,
Гөл минем түбәтәем.
Хөкүмәткә файда булсын,
Бер сумны түләтәем.

Классташтан алдарак нәнәсе бу открытканы алган да, "пучты кызына" алты буханка ипи аласы бер сумын йөрәгеннән өзеп чыгарып биргәннән соң, теге открытканы бармак башы кадәрле кисәкләргә ертып җилгә очырган.

Дөрес эшләгән, ничу монда, кешегә артык чыгым ясап йөрергә.
Безнең халыкта "Балык бирсәң, бәйләп бир, башын-күзен чәйнәп бир" дигән бик акыллы мәкаль бар бит әле. Дөп-дөрес, хат-открытка җибәрәсең икән, аңар тиешенчә иттереп маркасын да сылап җибәр.

Бәйрәмдә дә открыткалар эзләп мәшәкатьләнәсе юк хәзер. Интернеттан гына матур чәчәк бәйләме белән котлау җибәреп ятабыз бит.

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: