Шәһри Казан

Үпкәләсәң, әйдә...

Һәр кешенең үзенчәлекле холкы бар, ул башкаларга охшамаган, шуңа күрә хисләр дә төрлечә.

Кемдер үзенең хисләрен, фикерен ачыктан-ачык белдерә, ә кемдер аны «тышка» чыгармый. Психиканың саклану чарасы буларак, кешенең эчендәге хисләре тоткарланып калуы үпкәләүгә китерә. Вакыт узу белән, үпкәләү ачыктан-ачык каршылыкка (агрессиягә) яки үч алуга китерергә мөмкин. Психик тигезлекне саклап калу өчен, кеше үзенең әлеге үпкәләү гадәте белән көрәшергә тиеш.

Үпкәләүгә китергән нәрсәләрнең берсе - гадәти исәп-хисап. Кешедән үзенә ниндидер файда алу өчен, кайберәүләр юри үпкәләгән булып йөрергә мөмкин. Чынлыкта, аны бу мәсьәлә бөтенләй диярлек борчымый. Гадәттә, ирләрдән берәр нәрсә таләп итү өчен, мондый ысулдан хатын-кызлар оста файдалана. Тагын бер сәбәп - кешене гафу итәргә теләмәү яки гафу итә белмәү. Бу очракта үпкәләүче кеше көчле хисләрдән соң үзенең ни өчен үпкәләгәненең төп сәбәбен дә белмәскә мөмкин. Аның өчен иң мөһиме - үпкәләтүченең гафу үтенүе.
Кайвакыт кешеләр нәрсәдер планлаштыра, хисаплый, әмма ул көткән нәтиҗә булмый кала, шуңа күрә үпкә туа. Мисаллар карап үтик.
Эшкә урнашырга йөрүче эш бирүче белән сөйләшкәннән соң, үзен алачакларына тулаем ышана, ләкин аны эшкә килергә чакырып берәү дә шылтыратмый. Нишли? Бөтен дөньясына үпкәләп йөри. Яки кыз сөйгән егетеннән үзенең туган көненә балдак бүләк итәчәген көтә, әмма булачак кияүнең бүләге башка нәрсә була. Әгәр аларның үзара мөнәсәбәтләре яхшы булса һәм кыз ике араны өзәргә теләмәсә, үзенең үпкәсен «йотарга тиеш».

Үпкәләүчәнлек белән ничек көрәшергә соң? Мондый хис халәтен төрле ысуллар белән җиңәргә була.
1.Вазгыятьне анализлау бик мөһим. Үпкәләтүче үзенең кемнедер кыерсытуын белмәскә дә мөмкин. Дөрестән дә, ул кешенең кемнедер үпкәләткәнен яки үпкәләтмәгәнен аңлау өчен, үзеңне аның урынына куеп карарга кирәк.

Реклама

2. Теләсә кайсы вакытта да үзеңә файдалы якны табарга тырышырга кирәк. Сөйләшкәндә ул үзе дә белмәгән кимчелекләрен аңларга мөмкин. Ул чакта аңа «рәхмәт» әйтергә кирәк, чөнки ул сезнең кимчелегегезне йөзегезгә карап әйтте, гайбәт сатып йөрмәде.

3. Әгәр кеше сез әйткәннәрне аңламаса, аңа үпкәләп йөрү мәгънәсезлек була. Башка кешеләрнең уйларын, фикерләрен белү, аларның теләкләрен аңлауны беркем дә булдыра алмый.

Үпкәләү зыян китерә аламы? Кеше кичергән тискәре хисләр аның сәламәтлегенә уңай йогынты ясамый, билгеле. Галимнәр бу мәсьәләдә күп кенә тәҗрибәләр, тикшеренүләр үткәргән. Нәти­җәләрдән күренгәнчә, башкаларга үпкәләп йөрүчеләрдә бавыр авыруы (цирроз), баш өянәге (мигрень), йокының бозылуы, яман шешләр барлык­ка килүе ихтимал. Сүзсез дә аңлашыла: андый кешеләрнең күңел тынычлыгы булмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: