Шәһри Казан

Рабит Батулла Минтимер Шәймиев турында «Илбашы» дип аталган китап язган

Язучы Рабит Батулла Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында китап язган. Ул аны «Илбашы» дип атаган.

- Әлеге китап әдәби-документаль әсәрләр җыелмасы. Биредә 76 хикәя язылды. Төп-төгәл документлар да, аннан соң язучы фантазиясенең Минтимер Шәриповичның мантыйгына буйсына торган өлешләре дә бар. Без бит бер чоргы кешеләр. Балачагыбыз, яшьлек елларыбыз бер вакытка туры килә. Икебез дә әти-әниләр белән бергә абзарда, мал-туар тирәсендә кайнашып чыныкканбыз, үскәнбез, карашлар да охшаш. Икебез дә ат яратабыз. Кыскасы, хәтта язучы фантазиясе кергән өлешләрдә дә ялган юк. 76 хикәянең нигезенә Минтимер Шәрипов үз-үзен белә башлаган вакытта, ягъни дүрт яшьләр тирәсендәге вакыйгалардан башлап бүгенге көнгә кадәрге хәлләр салынган. Аның нинди сәяси һәм милли киртәләр аша узуы, аларны үзенең акылы, зиһене һәм кешелеклеге аркасында ничек җиңеп чыгуы турында тасвирлана, - диде "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә Рабит әфәнде.
"Илбашы" китабын Минтимер Шәймиев үзе берничә тапкыр укып чыккан инде.
- Минтимер Шәрипович китапны эшләгән вакытта үз төзәтмәләрен дә кертте. Вакыйгалар, даталарда бераз хаталар бар иде. Моннан тыш, хезмәтнең мөхәррире Газинур Моратның зур ярдәме тиде. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина да төгәл документлар белән эшләгән вакытта бик нык булышты, - ди китап авторы.
Язучы сүзләренә караганда, йомшак тышлы 14 табаклы, рәссамнар иллюстрацияләре белән баетылган китап шушы көннәрдә сатуга чыгачак.
- Бу инде хәзер минем китап түгел, ә халыкныкы. Үзем дә тагын бер тапкыр яңа баштан укып чыгармын, дип торам. Эшемнән канәгать калдым. Ә инде халык ни әйтер, анысын соңрак белербез, - диде Рабит Батулла.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: