Шәһри Казан

Расих Фәсхетдиновның коллекциясендә тугыз йөз фотоаппарат бар

Акча, шырпы кабы, значок, открытка, ишек тоткалары җыючы коллекционерлар турында ишетеп беләбез. Ә менә урамда бушка таратыла торган төсле кәгазьдәге реклама листовкаларын җыючы турында беренче тапкыр ишетәм.

Гадәттә, без аны, кулга килеп керүгә үк, чүп савытына ыргытырга ашыгабыз. Яңа танышым Расих абый Фәсхетдинов исә аларны махсус җыеп бара, ни өчен дигәндә, без башыбызга да китереп карамаган бер хикмәте бар икән аның. Беренче белгечлеге буенча тарихчы булган Расих абый аларга тарих елъязмасы дип карый.

- Бер йөз елдан соң аларны алып караучылар Казаныбыз, шул чорда яшәүчеләр турында үзләренә күп кенә кызыклы мәгълүмат алачак бит. 200 сумга бизнес-ланч дип язылган кечкенә генә листовканы алыйк, аңардан халыкның нәрсәләр белән туклануы, ул вакытта теге яки бу ризыкның ничә сум торуы, ресторанның шәһәрнең кайсы урында урнашкан булуы турында бик күп мәгълүмат алырга була. Гоголь персонажы Плюшкин сымак бөтен нәрсәне җыеп барам, кулыма килеп кергән бер генә кәгазьне дә әрәм итмим, аларны муниципаль архивның махсус фондына тапшырам, - дип, портфеленнән берничә листовка чыгарып күрсәтте. Диссертация язганда тап булган уникаль тарихи документлар, материалларны да фондка тапшырган ул.
- Бүген алар безгә кызык та түгел кебек, әмма гасырлар үткән саен, аларның кыйммәте генә арта, - ди коллекционер.

Расих абыйның икенче йомшак ягы - «шешәләр»

- Россиянең «алтын боҗрасы» шәһәрләре буйлап экскурсиядә йөргәндә, шешәләр музеенда булган идем. Миндә бу зур кызыксыну уятты һәм шуннан бирле үзенчәлекле, матур шешәләр җыю белән дә шөгыльләнәм. Алар арасында музыка чыгара торганнары да, рәссамнар бизәгәннәре дә бар. Бөтенесен дә өйдә саклап булмый, күбесе гаражда тора, - ди Расих абый.

Яңа танышымның хоббилары моның белән генә бетми әле. Аның иң зур коллекциясе һәм күңеле­нә иң якыны - фотоаппаратлар. Расих абыйның бүгенге көндә 900 пленкага төшерә торган фотоаппараты бар, аларның 700е берәр данәдә, калган 200е - кабатлана торган. Моның кадәр фотоаппараты белән ул Россия коллекционерлары арасында беренче унлык­ка кергән.

45 ел дәверендә җыелган фотоаппаратларының ниндие генә юк. Мине бигрәк тә кайчандыр шпионнар, КГБ хезмәткәрләре кулланган кечкенә фотоаппаратлар кызыксындырды. Беренче карашка аларны фотоаппарат дип тә әйтеп булмый, Расих абыйның дәү сумкасында яткан калай сыра, Кока-кола шешәсен, кесә сәгатен, тәмәке кабын фотоаппарат дип уйламассың да. Хатын-кызларның оекбаш очына элеп куелган, ирләрнең кәчтүм эчендә яшереп калдырыла торган төймә-фотоаппаратлардан сине фотога төшерәләр дигән уй башка да килмәс иде.

Сугыш вакытында фотоаппаратларны коралга, танкка хәтле куйганнар икән. Җәнлекләрне, кошларны төшерә торган фотокорал да бар коллекциясендә. Кайбер «Зенит» фотоаппаратларының исемнәре юк. Расих абый әйтүенчә, аларны слесарьлар цехтан урлап алып чыгып сата торган булган. Махсус экспертка чыгарылган «Зенит»ларны, тәҗрибә өчен чыгарылып, бер генә данәле фотоаппаратларны да таба алган коллекционер. Иң борынгы фотоаппарат 1886 елгы. Бүләккә бирү өчен махсус чыгарылганнар, әйтик, Юрий Гагаринның космоска очу вакыйгасы уңаеннан чыгарылган фотоаппарат та килеп кергән коллекциягә.

- Бу шөгыль сездә кай­чан башланды? - дип сорыйм Расих абыйдан.

Реклама

- Ун яшемдә вакытта әни миңа «Чайка-2М» дигән фотоаппарат бүләк итте. Аннары үзем сатып ала башладым. Миндә алар күпләп җыела башлагач, коллекция итеп тупларга булдым. Кызларым, туганнарым, дусларым бүләк итә башлады. Акрынлап бу минем «чиремә» әверелде. Башка коллекционерлар белән элемтәдә торам. Үземдә булмаган берәр фотоаппаратны күрсәм, тынычлыгым бетә. Аны аласы килә башлый. Иң истә калган һәм кадерле фотоаппаратым - панорамлы «ПАНФОКС» исемле Соколов фотоаппараты. Аны 1976 елда Саратов инженеры Соколов эшләгән. Әмма артык зур, авыр һәм җайсыз булганга, сериягә китмәгән. Шул рәвешле бердәнбер фотоаппарат булып калган. Аның артыннан ярты ел йөрдем. Бәясе бик кыйм­мәт иде, хуҗасы белән гел аралашып тордык. Ахырдан, синең коллекцияңдә югалмас ул, синдә саклансын, читкә китмәсен дип, мин тәкъдим иткән бәягә сатарга ризалашты, - дип сөйли Расих абый.

Соңгы вакытта популярлашып киткән селфины Расих абый 1970 елда ук «Чайка» фотоаппараты белән ясаган булган.

- Миңа селфи ясау бик ошый. Яшьләр арасында да ул хәзер популяр, аларда ул чиргә әверелде дисәң дә була. Шуңа да куркынычсызлык турында онытып куялар. Мин исә фәкать куркынычсыз селфи ягында, - ди коллекционер.
Моның кадәр фотоаппаратларың булгач, ничек итеп фотосурәткә төшерми түзәсең ди.

- Аеруча табигатьне, милли бәйрәмнәрне төшерергә яратам. Туган җирем Болгардан алам мин илһамны. Болгарны бик күп төшерәләр, әмма мин башкаларны кабатламыйча төшерергә тырышам. Төнге Казанны төшергән фотоларым күп, - ди фотограф.
Расих абый бүгенге көндә Казанда фотография музее булдыру теләге белән яна.

- Түбән Новгород, Самара, Екатеринбург, Мәскәүдә бар андый музейлар. Революциягә кадәр Казанда да булган ул. Аны 1895 елда ботаника профессоры Сорокин ачкан. Тик революциядән соң ябылган. Мин Казанның фотография музеен Бауман урамында урнашкан 56 нчы йортта күзаллыйм. Анда 1980 елларда «Татфото» урнашкан булган, - ди Расих абый.

Тагын бер идеясе - ­туган авылы Спас районы Үрнәк авы­лындагы мәчетне яңарту

- 1990 еллар башында салынган мәчетнең түшәменнән су үтә, тәһарәтханәсе юк. Агач мәчетнең исеме генә бар, халык намазга Болгарга йөри. Җиде генә чакрым ераклыкта булса да, олы кешеләр гел анда йөри алмый, кышын биг­рәк тә. Авылыбызда яңа мәчет булдырсак, комачау­ламас иде. Миллион ярым сум акча җыелды, әле тагын бик күп кирәк. Хәтерлим: студент чагымда әби пенсия алган саен, акчасын җыеп бара да, мең сумга җыелгач, аны Болгарга мәчет төзелешенә илтеп бирә иде. Нишләп аны безгә генә бирмисең дип үпкә белдергән чак­лар да булды. Ул исә, сез яшьләр, акчаны үзегез дә эшләп таба аласыз, ә мәчет кирәк, ди торган иде. Хәзер менә әбиемнең хаклы булуына төшенәм. Яңа мәчетне, әбием истәлегенә, «Рабига» дип атарга хыялланам. Кеше хыялланудан туктарга тиеш түгел. Мин үзем тик утыра торганнардан түгел - алда планнарым, эшләрем күп әле. Берсен тормышка ашырсам, икенчесенә тотынам...

Расих абый калган планнарын, алдан кычкырган күкенең башы авырта дип, әйтми калырга булды. Мине башта аның фотоаппаратлар коллекциясе гаҗәпләндергән булса, аралашу барышында Расих абыйның киң күңелле, гади, фикерле, зыялы кеше булуы да сокландырды. Үзе әйтмешли, «сәерлеге» белән дә кызык кеше ул...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: