Шәһри Казан

РУЧКА

Казанның бер башыннан икенче башына әрле-бирле йөри-йөри хәлдән таеп, тулай торакка - үз бүлмәмә томырылдым. Эттән дә болайрак арылган, шуңа да бер чеметем кәеф юк. Бүлмәдә тегесен актарып, монысын кармалый торгач, иртәгә татар теленнән реферат язасым искә төште. Чүп өстенә чүмәләсе өелмичә калмый инде һәрвакыт. Бүлмәдәшләргә ничек кирәк шулай бакырып,...

Реклама

Казанның бер башыннан икенче башына әрле-бирле йөри-йөри хәлдән таеп, тулай торакка - үз бүлмәмә томырылдым. Эттән дә болайрак арылган, шуңа да бер чеметем кәеф юк. Бүлмәдә тегесен актарып, монысын кармалый торгач, иртәгә татар теленнән реферат язасым искә төште. Чүп өстенә чүмәләсе өелмичә калмый инде һәрвакыт. Бүлмәдәшләргә ничек кирәк шулай бакырып, тыныч торуларын сорап, өстәл артына утырдым. Чебен тисә таркалырга торган рухи-физик гайрәтемне җыеп, яза гына башлыйсы идем, ручканы табып булмый. Анысы кая киткән инде тагын? Бер булмагач, юк инде ул! Өстәл асларын актарам, сумка, шкаф, ярык-тишекләр калмады - каләм юк!
Дары мичкәсе сыман шартларга торган ачуымны бүлмәдәшләргә чәчәргә тотындым. Кызу кул астына иң беренче «первак» Ирек керде.
- Ирек, кайда минем ручка, ә?
- Белмим, күрмәдем...
- Соң, күрдеңме дип сорамыйм бит, кайда дим.
- Күрмәгәч, белмим бит инде ул...
- Беләсеңме дип тә сорамыйм. Булыш әйдә! Эзлә, актар, тап. Ручка кирәк.
Ирек башка «белмим», «күрмәдем» ише сүзләр кулланып тормады. Рухи яктан сынды булса кирәк, минем югалган ручканы эзләү белән мәшгуль булды. Бүлмәнең астын өскә әйләндереп чыккач, башка түзмәстән, үзенең ручкасын сузып маташа. Минем кәҗәм килде. Үз киремне кирелим.
- Үземнеке кирәк! Реферат яза башланган бит инде. Башка кара белән бутарга ярамый.
Минем ачу чикләвек тутырылган бурсык авызы сыман кабарганнан-кабара. Түрдәрәк, почмакта икенче бүлмәдәш (шулай ук «первак») Мәрсил безгә игътибар итмәгәндәй кыланып, китап укып утыра. Аның ваемсыз халәте бурсык авызындагы чикләвекнең күләмен бермә-бер арттырды.
- Мәрсил, кайда ручка? Син алгансыңдыр әле, зомби ниччасный!
- Ю-ук, - ди ул, бөтенләй коелып төшеп.
- Юкка үзем дә тук. Ручка кирәк. Тап, башың беткере!
Соңгы сүзем унике илле эчәктән чыкты. Мәрсил сискәнеп, кулындагы китабын төшереп җибәрде. Сәрсән хәрәкәтләр белән ручка эзләргә тотынды.
Бүлмәне өч кат тентеделәр. Шул тентүдә 13 ручка, 7 карандаш, 4 бетергеч табылды.
- Бәлки, шушылар арасында бардыр, ә? - дип ялварулы күзе белән миңа карый Ирек.
- Юк! - дим, тагын да ярсып.
Тагын ике сәгатькә якын бүлмәдәге һәр җиһазны иләде бүлмәдәшләр. Бу юлы карават, суыткыч, шкаф асларыннан пәрәвезгә баткан төрле төстәге 4 сыңар оекбаш, 3 штук эштән чыккан кулъяулык, туксанынчы елларны модада йөргән колакчынлы бүрек һәм тагын әллә нинди әйтергә ярамаган коточкыч әйберләр сөйрәлеп чыкты. Мин үз кәҗәмне «мәҗелдәтә» тордым.
- Табыгыз, эзләгез, башыгызны ашыйм!
Кулларны селки-селки уйнап сөйләшмәгәнемне белгертәм. Шулчак кулны бер кызып-кызып селкегәндә, бармак очлары каты гына уң колакка ышкылып китте. Бичара колактан ук кебек нидер чыгып очмасынмы!.. Күңелгә якын зыңгылдау белән идәнгә без дөнья бетереп эзләгән ике сум илле тиенлек ручкам барып төште.
Бәй! Әллә кайда булмаган икән бит. Колак артында гына качып торган. Кай арада менеп кунаклаган да, ничек тавыш-тын чыгармый посып яткан - шуңа аптырадым берчак. Хәл кереп киткәндәй, кәеф күтәрелгәндәй булды.
Ирек белән Мәрсилнең генә никтер йөзләренә карарлык түгел. Көйгән бәрәңге сыман кара янганнар. Мин әхлаклы студент буларак гафу үтендем дә рефератымны язарга утырдым. Ә Мәрсил белән Ирек нигәдер бер атна буе минем белән сөйләшмәделәр дә. Мөгаен, кәефләре булмагандыр инде...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: