Шәһри Казан

Сакалны тәртипкә китереп кайту күпмегә төшә?

Җитсәң кырыкка, эшләр китә шырыкка, диләрме әле?! “Шырык” дигәннәре шул булса әгәр, минеке кырыкка җиткәнне көтеп тормады – гомер булмаганны сакал-мыек үстереп карарга булдым.

Сәбәбеме? Шундый теләк туды һәм – бетте-китте... Кем белә бит, сакаллы сабый дигән сүзне дә минем кебекләргә карата уйлап тапканнардыр әле. Алдын-артын уйлап тормастан битен йонга төргәннәргә һәм йоннарының һәр бөртегенә сабыйларча куанып йөрүчеләргә.

Алдын-арты, димәктән, сакаллы сабый булып йөрүнең хикмәтле яклары көн туган саен ачыла гына барды. Үзем, миннән күреп өйдәгеләр дә сыйпаштырып йөри торгач, ике атна үтү белән бер кочак сораулары белән сакал-мыекны тәрбияләү ихтыяҗы баш калкытты. Ничек кыркырга, кайда барырга?
Көзге тирәсендә бөтерелә-бөтерелә шул сорауларга җавап эзләгән арада хатын дистәләгән барбершопның телефон номерын табып өлгергән иде инде. Белмәсәң-белеп кал: ирләр өчен чәчтарашханә барбершоп дип атала икән!

...Иң ерагын – Казанның икенче башында урнашканын һәм уртача бәяләр куелганын сайладым. Ник ерактагысынмы? Таныш-белеш күрсә, ни диярсең? Сакаллы сабый, дигәч тә, бигрәк тагын сез!..

...Кыскасы, ике сәгать дигәндә барбер дигәннәре мине артлы урындыгында зыр-зыр әйләндерә иде инде. Сакал рәвешенең нинди булырга тиешлеген озаклап ачыклау, тәртипкә китергән вакытта муен тирәсенә пәке китереп терәгәндә сулауны онытып торулар турында тәфсилләп сөйләп тормыйм. Шактый “тормыш тәҗрибәсе” туплап һәм чал керә башлаган сакал-мыек тәрбиясенең бәясен өйрәнеп кайттым ул көне. Сезгә дә әйтимме? Куркудан сакалыгызга кырау йөгермәсен, дисәгез, башта кырынып куегыз.

Реклама

Бүген останың осталыгына карап (барбер, про-барбер, топ-барбер, дип атала икән алар), сакалны тәртипкә китереп кайту 300, 400 һәм 600 сум тора икән. Кулың кайчы тота белмәсә, алар янына атна саен бармыйча да булмый. Кайчы гына тоткан бар ла, дисәгез, махсус машинка алып кыярга туры килер. Аларының инде иң арзаны да 1500 сумнан башлана. Хәтта машинкаң булган очракта да ай саен теге барберларның хәлен белеп кайту комачау итми. Мыек сулга китмәсен өчен!
Сакалыңны каралтып та кайтырга була икән монда. Анысы өчен 500 сум сорыйлар. Инде сакал-мыегың тәмам туйдырган очракта ялтыратып кырдырам дисәң, 600, 700 һәм 1110 сум акчаңны калдырырга туры киләчәк. Акча кызганмавың яхшырактыр – ни дисәң дә, топ-барбер дигәннәре пәкене кулында пәкене ышанычлырак тота.

Йөз-кыяфәттәге үзгәрешкә карата тәнкыйть, яисә мактау сүзләре явачагына да әзер булыгыз. Инстаграмда сораштыру үткәреп караган идем дә, 49 проценты – кырып ат (шуларның кайберсе үзләре дә йонга төренгән әле!), 51е килешеп тора, дип җавап бирде.
Юк инде, җанкайлар, әлегә үсеп торсын. Кем әйтмешли, тыккан акча булса да чыксын.

Фото: http://pixabay.com

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: