Шәһри Казан

Салават Фәтхетдиновка җиһазлар ясаучы оста Әлфир Каюмов: «Тәүлегенә 24 сәгать минем өчен аз»

Чишмә районының Ирек авылы Башкортстанның көньяк-көнбатыш ягына барганда юл өстендә кала. Каюмовларның балкып торган йортын күрми узып китү мөмкин түгел. Аларның капка төбендә туктап, фотога булса да төшәләр, ә агач эшенә гашыйклар декоратив әйберләргә заказ бирә, сатып ала.

Кулларында ут уйнатучы Әлфир Каюмовның агач эше белән шөгыльләнүенә - 10 ел. Дистә ел дәверендә эшләнгән иҗат җимешләренең төгәл санын да белми. Алар республика буйлап кына түгел, хәтта башка төбәкләргә һәм чит илгә дә таралган.
- Элегрәк өй алдында пилорама бар иде, такта эшкәртү белән шөгыльләндек. Берничә елдан тулысынча декоратив әйберләр эшләүгә күчтек. Әлеге хоббидан коммерция эшләү уе бөтенләй юк иде. Үземә дип эшләгән тегермән белән кое бурасын бер ханым күрде дә, ялынып, үзенә саттырды. Акча кирәк чак булгандыр инде, зур сумма тәкъдим иткәч, сатып җибәрдем. Аннан соң ниндидер мавыгу туды һәм сатуга берсе артыннан берсе әйберләр туып торды, - ди оста.



Һәр хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы Әлфир Каюмовның төп һөнәре - шофер. Йөк машинасы белән Башкортстан буйлап кибетләргә азык-төлек таратып йөри. Ялларын остаханәсендә уздыра. «Тәүлегенә 24 сәгать минем өчен аз», - ди. Шуңа да төнге 11-12ләргә кадәр агач белән мәш килә. Хатыны белән улы - ярдәмчеләре. Роза ханым барлык станокларда да эшли белә, әмма күбрәк трафарет, эскизлар сызу белән шөгыльләнә. Улы - әтисенең уң кулы, кайбер әйберләрне ул укытучысыннан да остарак башкара. Әлфир әфәнде Рөстәмне кечкенәдән балта тотарга өйрәтә.



- Сүз дә юк, бүген кибеттә бар да бар, чыктың да алдың. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләрме әле?! Белсәң, комаучаламас. Еллар үтү белән, кул эше дә кыйммәтрәк бәяләнә. Киләчәктә эшкә урнашу белән авырлыклар булса да, балта эшен белсәң, ач калмаячаксың дип әйтәм улыма. Рөстәм бүген студент, аграр университетта белем ала. Җае чыккан саен, авылга кайтып, миңа ярдәм итешә, - ди әти кеше.

Элек авылларда 10-15 йортка бер генә кое булган. Кемнең ишегалдында кое бар, димәк, ул җитеш тормышта яши. Элекке мода кире әйләнеп кайта дип әйтикме, хәзер дә кеше бакчасына, өй алдына кое казыта. Күпләр кое бурасын нәкъ Әлфир әфәндедән ясата. Заказ бирүчеләр арасында күренекле сәясәтчеләрдән тыш, барыбызга да таныш эстрада вәкилләре дә бар. Салават Фәтхетдинов хәтта эт оясына кадәр Әлфирдән ясаткан. Эстрадабыз мэтрының ихатасындагы тегермән дә, кое да, башка бакча бизәкләре - Башкортстан остасы эше. Зифа Нагаева да Каюмовларда еш була. Бакча тормышын аеруча яраткан композитор ел саен сезон вакытында нәрсәгә дә булса заказ бирә.

Реклама



- Әйберләр күбрәк җәй көне сатыла, ә кышын агачны әзерләү белән мәш киләбез. Төгәл генә керемне әйтә алмыйм. Барлык чыгымнарны исәпләп, керемне кышкы айларга да бүлсәң, аена 30-40 мең сум тирәсе була.
Соңгы арада остага күбрәк декоратив арба белән машиналарга заказ бирәләр. Арбага чәчәкләр утыртып, аның белән өй алдын бизиләр. Бишек сорап килүчеләр дә күп. «Бер әйберне эшләү күпне вакытны ала?» - дигән сорауга оста төгәл җавап бирмәде, чөнки остаханәдә бар да күмәртәләп эшләнә икән.
Оста кулында һәр йомычка агач кашыкка әйләнә. Декоратив эшләнмәләргә иң яхшысы юкә һәм чыршы агачы икән. Алар белән эш итүе күңелле, агачы шома, ди. Эштә бары тик Башкортстан агачын гына кулланалар. Башка төбәкләрдән дә алып караганнар, әмма сыйфаты буенча Бөрьян урманы агачына берсе дә җитми икән.



Әлфирнең талантына күпләр соклана һәм гаҗәпләнә. Бу сәләт аңа беркемнән дә күчмәгән, моңа аны берсе дә өйрәтми. Агач эше - күңел теләге. Оста әйткәнчә, балта тотарга кем дә өйрәнә ала. Иң мөһиме: сабырлык һәм түземлек кебек сыйфатларга гына ия булырга.

Биюче бии-бии остара, диләрме әле? Еллар үтү белән тәҗрибә җыйган Әлфир Каюмов моңа кадәр эшләнгән иҗат җимешләренә бераз тәнкыйть белән дә карый. «Камиллеккә әле омтыласы да омтыласы!» - дип сүзен тәмамлады оста.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: