Шәһри Казан

Семейдәге Сабан туе

Тукталышлар ясый-ясый, өч көн, өч төн буе ике мең километр ярым юл узып, Нурлат делегациясе вәкилләре белән, ниһаять, Көнчыгыш Казахстанның Семей каласына килеп җиттек. Максатыбыз - биредә яшәүче милләттәшләребезгә Сабан туе оештыру. Безне шәһәргә кергәндә үк милли киемнәр, думбралар белән җирле казахлар: «Абай каласына хуш килдегез!» - дип җырлап каршы...

Реклама

Исәнме, Абай каласы!
Менә ул ургылып аккан Иртыш ярларын тоташтырып, кунакханә тәрәзәсеннән үк күренеп, бөтен Семейгә ямь бирүче асылмалы күпер. Мондый күперләр якын чит илләрдә нибары унҗиде генә икән. Моннан тыш Иртышны иңләп тагын өч күпер сузылган, шуларның берсе Сабан туе узачак мәйданга - Полковниклар утравына илтә. Ә асылмалы күпергә кергәндә безне Ямыш капкасы сәламли. Кайчандыр шәһәргә керү юлы шул капка аркылы салынган була.
Бирегә килеп төшкәч тә берәүләр: «Монда очсыз!» - дип коньяк эзләп китсә, безне борынгы шәһәрнең күренекле урыннары кызыксындыра иде. Кайбер иптәшләребез юнь генә бәягә балаларына уенчыклар, хатын-кызлар арзанга алтын-көмеш эшләнмәләре сатып алды. Бездәге бер сумны мондагы банкларда 4-4,8 тәңгәгә алмаштырып була икән. Тәңгәләрне кулга төшерү белән беренче эш итеп шәһәрнең маршрут автобусына кереп утырдык. Билет бәясе монда 60 тәңгә, ягъни якынча 12-15 сумнар тирәсе.
Семейгә килеп кергәч, башта: «Бу нинди зур авыл икән?» - дип уйлап куясың, эчкәрәк үткән саен шәһәрне ирексездән Казан, Чистай, Алабуга белән чагыштыра башлыйсың. Биредә Татар бистәсе - «Тукай», «Җәлил» урамнары да бар. Казах халкының бөек язучылары «Абай», «Шәкәрим» исемендәге үзәк урамнар да тулаем Татар архитектурасыннан гыйбарәт. Кызганыч, 13 меңнән артык татар яшәүче Семейдә дә беренче каты - таш, өске өлеше агачтан төзелгән йортларның байтагы таушалган.
Карсак кына ике катлы биналарның янәшәсендә үк яңгыр артыннан калыккан гөмбәләр сыман «Мәйрәмханә»ләр белән «Сауда йiр»ләре һәм «орталык»лары «Кош келдiңiздер!» - дип, үзенә дәшеп тора. Биредә зур сәнәгать объектлары юк, җирле халык, нигездә, сәүдәгәрлек һәм кече эшкуарлык хисабына көн күрә икән. Бездәге тулай торак биредә «студенттер yйi» яки «жатакхана»се, чат саен «Семей мәмләкәте» дип башланучы элмә-такталар... Үз башкалабызда рус, инглиз телендәге язулардан ялыккан күзләр биредә ял итә, кай якка карасаң да, таныш, күңелгә ятышлы төрки сүзләр очрый.
Яңа танышлар, яңа ачышлар
Кунакханәгә урнашып беткәч тә, без «Сарман буйлары» мәйрәмханәсендә сыйландык. Ресторан исеме биредә инде 25 нче Сабан туйны оештыруда матди ярдәм күрсәтүче Рафаэль Сәидмәгъриф улы Хаҗиповның әти-әнисе хөрмәтенә кушылган икән. Алар исән чакта шул исемдәге җырны көйләргә яраткан. Гаилә башлыгы 30 нчы елларда репрессия башлангач, Казандагы тәмәке фабрикасын ташлап, Кытайга качарга уйлый. Әмма, ахыр чиктә, Җидепулат шәһәренә килеп, төпләнеп, үзеннән алты бала калдыра. Бүген шуларның өчесе исән-сау. Рафаэль - төпчек малай. Аның шәхесенә килгәндә, бүген ул Семей шәһәрендә халык депутаты. Шәһәр чисталыгын тәэмин итү, чүплекне тәртиптә тоту да аның карамагында. 1987 елны ул бөтен Казахстанда беренчеләрдән булып «Бытовик» кооперативын төзи һәм гаражлар, өйләр салуга керешә, аннан тимер-бетон эшләнмәләре, тимерчелек һәм асфальт салу цехларын үз эченә алган «Гранит» исемле мегакооператив төзи.
Сабан туена бер көн кала Казахстанның эссе һавасын дымландырып, кич белән шаулап яңгыр яуды. «Безгә яңгыр китердегез», - дип, шәһәрне яшелләндерүче булып эшләүче яңа танышым Равия апа Даниярова аеруча сөенде моңа. Равия апаның кызы Гөлфирә якын һәм ерак чит илләр арасында бердәнбер булган Семей татар музыка мәктәбендә укыган икән. Әлеге мәктәп бинасын без дә күреп кайттык. Гөлфирә башта «Боршаклар», аннан «Гөрләвекләр» һәм «Иртыш моңнары» ансамбль төркемнәрдә җырлый.
Абай урамына элек таш юл җәелгән булган. Соңрак аның өстеннән асфальт түшиләр. Ә күптән түгел асфальтны алыштырганда брусчатка астыннан бер байның яшереп калдырган хәзинәләре табыла. Ә ташны шәһәрнең беренче губернаторы яшәгән йорт ишегалдына җәеп куялар. Казахстанның чирәм җирләрен күтәрергә килгән беренче трактор да шунда музей экспонаты булып тора. Губернаторның йортыннан Иртыш елгасы буена җир асты юлы да салынган булган, имеш.
Бирегә патша заманында ук сәүдә белән шөгыльләнүче татарлар килеп төпләнә. Совет заманына кадәр шәһәрдә татарлар салган мәчетләр саны 28гә җиткән була. Шәһәрдә хәзер дә тарихи истәлек булып саклана торган өч татар мәчете бар. Шуларның Латыйф Садыйк улы Мусин исемендәгесенә безгә дә сугылып чыгу насыйп булды. Бертуган Мусиннарның бүгенге көндә Метиз заводы ролен үтәүче тегермән һәм ипи пешерү бинасын да күреп кайттык. Мусиннар шулкадәр бай һәм мәрхәмәтле булалар ки, аларның берсе үзенең гувернанткасы белән кучерын кавыштырып, алар өчен хәтта аерым йорт та салып бирә.
Яңа танышыбыз Илдар безгә сәгатьче Гали, ягъни очучы татар турында да кызыклы фактлар сөйләде. Бу кеше үз вакытында биредә сабын кайнату белән шөгыльләнә, губернатор өчен петарда шоулары ясый, Иртышны сикереп чыга ала торган җайланма һәм беренче су чаңгылары уйлап таба. Әлеге шәхес һәм башкалар турында Виктор Николаевич Кошляк исемле тарихчы «Семипалатинск. Три века истории» дип аталган китабында язып калдырган.
Абай исемендәге музыкаль-драма театры, шәһәр акиматы һәм башка тарихи урыннарны карап йөри торгач, ниһаять, Халыклар дуслыгы йортына да килеп җиттек. Кызганыч, вакыт соң булганлыктан, биредәге татар-башкорт мәдәнияте үзәген эчтән күрә алмадык. Аның каравы, менә кайда икән ул сәяси ихтыяр, ирекле дәүләтне гәүдәләндерү символы! Дуслык йортының нәкъ каршында ук 1986 елның декабрендә беренчеләрдән булып баш күтәргән һәм төрмәдә үтерелгән Айрат Раскулбековка Казахстанның бәйсезлеген һәм мөстәкыйльлеген даулап көрәшкәне өчен бюст куелган.
Барысы да яхшы иде, машина тәтемәде...
Икенче көнне әзерлек эшләре өчен иртүк Сабан туе узачак «Полковниклар утравы» мәйданына юнәлдек. Бездә Сабан туе мәйданы хәтфә чирәм булса, биредә сап-сары ком икән. Уен мәйданнарын көйләп яткан чакта Казахстанның көрәшне оештыручылар комитетыннан вәкилләр килеп, көтелмәгән яңалык җиткерүе күзгә ком сипкәндәй тәэсир итте: Татарстан Президенты Сабан туе батырына дип җибәргән «Лада калина» машинасының язмышын җирле халык безнең көрәшчеләрдән башка гына хәл итеп куйган. Бүген көрәш буенча Казахстан чемпионаты була, ә иртәгәсе көнне Сабан туе мәйданында финалга узучылар әлеге машинага ия булу өчен көч сынашачак икән. Ә Нурлат батырлары исә әлеге чемпионатның финалчылары, ягъни Казахстан көрәшчеләренең җыелма командасы белән үз авырлыкларында Татарстан данын яклап, аерым призга иптәшләр матчы гына уздырачак. Бу яңалыкны ишеткәч, узган ел Татарстан Президенты бүләген кире үзебезгә алып кайтуга ирешкән 145 килограмм авырлыктагы абсолют батыр - Илфат Гыймадиевның кәефе кырылды. Юлда килгәндә язмамны: «Барысы да яхшы иде, кәнфит кенә эләкмәде!» - дип башларга кыстый торгач, шаян егетнең юраганы юш килде тагын.
Шулай да Нурлат җыелма командасы иптәшләрчә очрашуда казах пәһлеваннарын чөеп кенә ыргытты. Ахырдан машина отачак Павлодар каласы егете Дархан Жалабаевны Гыймадиев өч мәртәбә сыртына салды. Чемпионатта икенче урынны алачак Семей егете Куаныш Сауыкбаевка да Зөлфәт Сөнгатуллин атлы көрәшчебез җиңү бирмәде. Нәтиҗәдә Татарстан данын яклаучы Нурлат көрәшчеләре җыелма командасы йөз мең күләмендә акчалата приз отып, үзләренә бирелгән курдюк тәкәсен дә казах батырына тапшырып калдырды.
Шулай итеп, быел Казахстанда үткән татар бәйрәменең көрәш җиңүчеләре арасында татар көрәшчеләре күренмәде. Үзара сөйләшкәндә Минтимер Шәймиевнең Казахстан Республикасы билбау көрәше федерациясе Президенты, шулай ук Астананың «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Рәфыйк Вәлиевкә: «Нигә татарларны кертмәдегез?» - диюен генә ишетеп калдым. 16 яшеннән бирле Астанада гомер итүче Рәфыйк әфәнде тамырлары белән Аксубай районының Янбай авылыннан булып чыкты. «Узган ел туган якка кайткан идем. Һәр районның үз батыры булырга тиеш дип, мине җирле Сабан туе көрәшендә катнаштырмадылар. Казах көрәшчеләре татарларга җитә алмый инде, узган ел алып киттегез, быел машина безгә калсын!» - диде ул безнең көрәшчеләргә.
Сәлам татарлар, сәлам якташлар!
Дымлы ком киемнәрне пычратуга карамастан, җирле халыкның олысы да, кечесе дә милли уеннарда рәхәтләнеп катнашты. Ат чабышының булмавы гына ничектер сәер тоелды. Казах халкы үлеп ат ярата лабаса! Хәер, алар атның ите белән кымызын гына ярата, күрәсең... Бу көнне теләгән кеше казах кымызыннан кала Нурлаттан килгән баллы татар чәе һәм тәм-томнары белән дә, чуваш сырасы белән дә сыйлана ала иде. Нурлаттан килеп татар, рус, чуаш мәдәниятләрен тәкъдим итеп, милли көнкүреш, йола, гореф-гадәтләребезне чагылдыручы оештыручылар коллективы Минтимер Шәймиев белән янәшә атлап йөрүче район башлыгы Наил Шәраповны да, Семей каласы хакимен һәм башка делегатларны да әлеге сый-тәгамнәрдән авыз итәргә кыстады. Төп мәйданда кунак булганнан соң, беренче Президентыбызны җирле татарларның юртасына кунакка дәштеләр. Әлеге олы юртадан кала мәйдан читендә биредә яшәүче башка милләт вәкилләренең дә үз мәдәни почмакларын күреп була иде. Семейдә казахлар белән татарлардан кала рус, немец, үзбәк, яһүд, әрмән, кореялылар һ.б. да яши. Шулай ук Семейдан ерак түгел урнашкан башка районнардан да бирегә килеп, үз юрталарын урнаштыручылар бар иде. Шундый юрталарның берсенә - Бескарагай районыннан килүчеләр янына мин дә кунакка кереп, каз бәлеше, бишбармак, тутырма, ат картасы кебек милли ризыклардан авыз итеп чыктым. Әлеге районга караучы Башкүл авылында гомер итүче татарлар арасында якташларымны да таптым әле. Клара апа Измайлованың әнисе Шәмсурый әби Сираҗиева Чирмешән районының Иске Кади авылыннан бирегә вербовка белән күчеп килгән була. Фәридә апа Гыйниятуллинаның әнисе Фатыйма әби дә сугыш арты елларында Әмир авылыннан бирегә килеп төпләнә. Миңҗиһан әби Хәбибуллинаның әти-әнисе өйләнешкәч, 21нче елгы ачлыктан качып, Түбән Кәминкә авылыннан монда күченә. «Бездә җир күп. Һәр гаилә диярлек терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә. Биш-алты ат, берничә дистә сыер, биш дистәләп куй, йөзәр баш тавык, каз-үрдәк асрыйлар. Минем 18 баш сыерым бар», - ди Клара апа Измайлова.
Сабан туе мәйданында узган ел Павлодар, Караганда, Усть-Каменогорск, Алматы, Астана шәһәрләреннән килгән танышларыбызны, узган ел Актүбәдә дуслашып калган милләттәшләребезне очраттык. Алар үзләре дә безне әллә кайдан танып сәламләде, хәл-әхвәл белеште. Шулай милләттәшләр белән аралашып йөри торгач, күзем күкрәк тулы орден-медальләр таккан ике бабайга төште. Боларның берсе ингуш милләтеннән Солтан Картаев - Халыкара атом-төш коралына каршы «Невада-Семипалатинск» хәрәкәтенең вице президенты булып чыкты. Аның янәшәсендә басып торучы икенче карт та әлеге хәрәкәттә актив катнашкан татар кешесе - Сәлим ага Шакиров икән. Ул үзенең Илһам Шакировның туганнан туган абыйсы булуын, гаиләләрендә 17 бала үсеп, 11 егетнең бишесенең генә сугыштан исән әйләнеп кайтуы, әтисе Абдулланың 17 нче елгы революциядә катнашуы, 38дә репрессияләнеп, 42дә амнистия белән сугышка озатылуы һәм 57 елга тикле полк командиры булып хезмәт итүе хакында сөйләде.
«Курчатов, Абай, Надежда авыллары тирәсе атом-төш коралын өйрәнүләрнең үзәге булганлыктан, әле дә куркыныч. Гарип балалар туа, онкологик авырулар күп», - дип сөйләде аксакаллар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: