Шәһри Казан

Шифалы үләннәр җыя торган вакыт

Үләннәрнең күбесен бик белеп бетермәсәләр дә, халык кышка юкә чәчәге, мәтрүшкә, иван-чәйләрне җыеп куярга тырыша. Салкын тигән вакытта яратып куллана да.

Соңгы елларда халык медицинасына игътибар гомумән көчәйгән кебек. Фитотерапия белән кызыксынучы Ольга Голубчикова да шундый фикердә. Адәм баласы кабат табигатькә якыная башлады, дару препаратларының файдасын күрмәгәч, үләннәр белән дәваланырга керешәләр, ди ул. Моннан тыш, экологик чиста ризыклар ашарга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышалар. Күпләр хәзер фатирларын шәһәр читендәге йортларга алыштыра. Коронавирус пандемиясе вакытында бу аеруча сизелде.

Ольга үсемлекләр дөньясы белән бала вакыттан ук кызыксынган. Башлангыч сыйныфларда укыганда файдалы үләннәр энциклопедиясеннән карап, аларны танырга өйрәнгән. Үләннәрне киптереп, гербарий төзегән. Бу шөгыле күпмедер вакытка онытылып торганнан соң, кабат табигатькә сәяхәт итә башлаган. Аның төп сәбәбе – үзе ачкан хәләл мунча комплексы. Анда дәвалану процедураларын да үткәрәләр, сихәтле үләннәр дә кулланалар икән.

Бу шөгыльгә тагын да җитди карап, фитотерапия курсларына язылган. Ольганың әйтүенчә, һәр үләннең сихәте бар, әмма аны дөрес итеп файдаланырга гына кирәк.
– Файдалы үлән гел дару гына була алмый. Дөрес күләмдә куллану зарур һәм аның тәэсире бөтен кешегә дә бертөсле булмаска мөмкин. Агулы дип саналмаган үләннәрнең дә кайбер очракта зыянлы булып куюы бар. Гап-гади мәтрүшкәне дә чамалап эчәргә кирәк дип уйлыйм. Күбебез яратып эчә торган иван-чәйнең дә ферментлашканнан соң файдалы үзлеге кимүен билгеләп үтәргә кирәк, – ди Ольга.

Дару үләннәрен ул коры көнне җыярга бара. Иртәнге якта чык булганлыктан, көн уртасында җыю хәерле. Үләннәрне юл буйлары, чистарту корылмаларыннан ераграк булган экологик чиста урыннардан җыю мәслихәт. Җыйганда кулга эләккән һәр яфрак, чәчәкне кәрҗингә салмагыз. Авыру билгеләре күренгән, череге булганны алмагыз. Өстәрәк урнашкан яфракларын җыегыз.  

Реклама

Җыеп кайткан үләнне дөрес киптерергә һәм сакларга да кирәк. Чиста җирдән җыелган булгач, аларның күбесен юарга да кирәкми. Үләннәрне күләгәле караңгырак урында киптерү дөрес. Кулга алгач, уылып китсә, артык кипкән дигән сүз. Тамырларын җыйган булсагыз, аларны ваклап та киптерергә була. Шуны да истә тотыгыз: кайбер үлән составындагы аерым матдәләр кипкән вакытта күбәергә яки киресенчә кимергә дә мөмкин икән әле.   
Кипкән үләнне кәгазь яки чүпрәк пакетларда саклагыз. Пластик савытта, целлофан пакетта дөрес сакланмый. Кайберләре пыяла банкада да начар саклана. Һәр капчыкка җыелган елын язып куегыз. Дөрес сакланган очракта, аларны берничә ел кулланырга була.

Әңгәмәдәшемнән һәр өйдә булырга тиешле үләннәр турында да сораштым. Аның берсе – ак әрем. Әрем иң файдалы үлән санала. Аңарда туклыклы матдәләр, май һәм кислоталар бар. Әремнән ясалган төнәтмә ялкынсыну процессларын бетерә, организмга тонус бирә, токсин һәм суалчаннардан чистарта. Әмма аны йөкле һәм бала имезә торган ханымнарга, гастриттан җәфаланучыларга кулланырга ярамый. Гомумән, үләннәр белән дәваланганчы, табиб белән киңәшергә кирәк.

Кычытканның да сихәте бар. Ул кан составын яхшырта, эчке системаларны шлаклардан арындыра, тире авыруларыннан булыша, йөрәк һәм кан тамырларына уңай тәэсир итә, ашкайнату тракты эшчәнлеген, кандагы шикәр күләмен көйли. Кычытканны кан тамырларының варикоз киңәюе, атеросклероз вакытында, бала көткән хатыннарга кулланырга ярамый.

Дару ромашкасы, ялкынсынуга каршы чара буларак, бик күп авыруларны дәвалаганда кулланыла. Әйтик, баш, тамак авыртканда, ашказаны җәрәхәте, гастрит, шикәр авыруыннан дәвасы бар.
Сары мәтрүшкә бактерияләргә һәм ялкынсынуга каршы көрәшә. Стоматиттан дәвалый, яраларны тизрәк төзәтә. Әмма ул кан басымын күтәрергә мөмкин, шуңа да гипертоникларга, психик авырулары булганнарга кулланмау хәерле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: