Шәһри Казан

«Шәмаилләремне төнлә генә чигәм»

Миләүшә апа Заһидуллина чиккән шәмаилләр белән мин аның үзен күреп сөйләшкәнче үк таныш идем. Иптәш кызым заказ белән чиктергән аңа шәмаилне.

Останың күңел, кул җылысы салынган эшләре чыннан да үзе бер могҗиза.

М иләүшә апа тик торуны белми торган тынгысыз җан. Үзе әйтмешли, аның куллары гел нәрсәдер эшләп торырга тиеш. Шәмаилләр чиккәнче, ул бәйләгән дә, теккән дә, балчыктан чәчәкләр дә әвәләгән, тапкырлап чиккән эшләре дә күп. Ә менә шәмаилләргә тотыну аның күптәнге хыялы булган.

- Әтием шәмаилләр остасы иде. Авылыбызда аның ясаган шәмаилләре булмаган өй юк диярлек. Сандыкларны да бик матур итеп ясап куяр иде. Аның иҗадилыгы миңа да күчкән, күрәсең. Кызганыч, әти бик яшьли үлде. Авылга кайткан саен, аның кулы белән эшләнгән шәмаилләргә озаклап карап утырырга ярата идем. Кибетләрдә сатыла торган шәмаилләрне дә карап-күзәтеп йөрдем. Вакыты җитте, күрәсең. Көннәрдән бер көнне үзем дә тотындым. Әмма мин аларны чигәргә булдым. Кулдан тапкырлап чигәргә дә, машина белән эшләргә була аларны, ә минем исә үз кулларым белән, алтыннан чигәсем килде. Теләгем шулкадәр көчле иде, чигү остасын эзләп, чит шәһәргә чыгып китү уе да булды.

Сораштым, эзләндем, мине чигәргә өйрәтердәй кешене таба алмадым. Эзләгәнең якында була дип юкка гына әйтмиләр. Бер күргәзмәгә баргач, анда очраклы рәвештә генә Луиза Фәсхетдинова белән таныштым. Ул шәмаилләрне нәкъ менә алтын җеп белән чигә икән. Беренче эшемне күргәч үк, булдырасыз дип мактады. Чигү ул бик вак эш. Сабырлык таләп итә. Луизага чигәргә өйрәнергә теләк белдереп килүчеләр күп, әмма түземлекләре бетеп, башлаган эшләрен ярты юлда калдыралар да бар икән. Ә минем үҗәтлегем көчле булды, - дип елмая әңгәмәдәшем.

Миләүшә апа үзенең эшләрен бик якыннарына гына бүләк итә. Бушка бирелгән әйбернең кадере булмый дигән фикердә тора ул. Шушы ук эшне бизнеска да әйләндерергә булыр иде анысы. Ә аның бөтен күңелелен салып эшләгән шәмаилләрен теләсә-кемгә сатып җибәрәсем килми.

Реклама

- Шуңа да якын танышлар өчен заказга гына чигәм. Әле яңарак кына гаилә шәҗәрәләрен чигеп бирүемне үтенделәр. Бу минем өчен шулай ук яңа эш. Калфаклар, түбәтәйләр дә чигәсем килә. Тугралар чигәргә дә телим. Аның өчен гарәп хәрефләрен махсус өйрәнергә булдым, - ди чигү остасы.

Шәмаилләрне Миләүшә апа намаз укыгач, төнлә беркем дә комачаулык итмәгәндә, тынычлыкта чигәргә ярата.

- Мондый эш йорт хуҗаларына җылылык, бәрәкәт биреп торырга тиеш. Шәмаилләрне чиккәндә, тормыш ваклыклары, күңелсез нәрсәләр турында уйларга тырышмыйм. Күңелең тыныч һәм кәефең яхшы булганда, шәмаилләр дә матур килеп чыга, - ди ул.

Күңел дигәннән, яңа танышым үз-үзен психологик яктан үстерү өстендә дә эшли икән. Психологлар белән якыннан аралаша. Миләүшә апа сүзләренчә, кешенең берәр кимчелеге булмый калмый, күпләр аны тискәре ягы дип исәпли. Әмма шул ук кимчелекне өстенлегең итә белергә кирәк.

- Кирелегемне тискәре ягым дип саный идем. Шәмаилләр чигү өчен менә шул ярап куйды да инде. Барыбер чигәргә өйрәнәм дидем, булдырдым. Үҗәтлегем дә аның «артыннан этеп, котыртып торды» бугай, - дип шаярта әңгәмәдәшем.
Хыялыйлыгы да җи­тәрлек әле аның. Тапкырлап чиккән «Шәһризадә» картинасында сылу кызның таҗын Сваровски кристаллы белән бизәгән, аның кулына ташлар ябыштырылган беләзек тә кидереп куйган. Хыялларым бик күп, вакытны гына җиткерә алмыйм, ди һөнәре буенча бухгалтер булса да, күңеле белән бик тә иҗади булган Миләүшә апа.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: