Шәһри Казан

Шөпшәләр арасында да Штирлицлар бар

Британия зоологлары шөпшәләрнең «чит телләрне» өйрәнергә сәләтле булуын ачыклаган. Монда сүз бал ташучы кортларның бию теле турында бара. Алар моны һич кенә дә белемнәрен арттыру уңаеннан түгел, ә бал кортлары артыннан шпионлык итү өчен эшли. Теләсә нинди профессиональ разведчикка исә дошманның телен белү мөһим икәнлеген һәркем аңлый.

Шөпшәләр дә, бал кортлары да чәчәк нектарын ярата, ә аларны кортлар төрлечә җыя. Җыю процессы бертөрле анысы, аерма нектарны җыю осталыгында гына. Шөпшәләр, кагыйдә буенча, нектарны үзләренең оялары янәшәсендә булган чәчәкләрдән генә җыя. Аның өчен дә алар, бал кортлары кебек, өермәләре белән түгел, өч-дүртләп кенә бара. Ни өчен дигәндә, аларның ояларында эшче куллар азрак. Шөпшәләр артык эшләп тә өйрәнмәгән, бию ярдәмендә аралашулары да ташка үлчим генә. Бал кортлары исә үзара биеп аралаша. Разведкага киткән бал корты нектар җыю өчен кирәкле чәчәкне таба. Оясына кайта да хикмәтле бию хәрәкәтләре белән башкаларга да шул урынга ничек барырга кирәклеген аңлата. Шөпшәләр алай эшләми. Разведчиклары, минем артымнан очыгыз, дигән сигнал бирә дә күмәкләшеп табыш артыннан очалар.
Умартачылар бик күптәннән инде бал кортлары янәшәсендә оялары булган эшче шөпшәләрнең беренчеләр янына еш кына барып килүләренә игътибар итә. Алар бал кортлары оясына керергә ашыкмый, керү урыны янында гына очып йөриләр. Башта умарта хуҗалары, шөпшәләр бал урларга йөриләр, дип, аларга каршы көрәш тә башлый. Тик соңрак аның юкка булуын аңлый - шөпшә җыйган бал составы буенча умарта кортыныкыннан аерыла икән. Шуңа да алар якын туганнарының продукцияләрен ризыкка куллана алмый. Соңыннан аңлашыла - шөпшәләр бал кортлары артыннан шпионлык итә икән. Күзәтүләрдән күренгәнчә, шөпшә-разведчик, оя тирәсендә әйләнеп йөреп, үз өенә кайта һәм соңрак «экспедитор» дуслары белән бал кортлары очкан үсемлекләр янына ашыга. Анда соңгарак калып барса да, нектар аларга да җитә, чөнки шөпшәләрнең авыз казналыгы озынрак һәм алар тирәнгә урнашкан нектарны да суырып ала.
Бал кортлары йөреп кайткан территорияне шөпшә кайдан белгән, дисезме? Ул, оя тирәсендә очкалап, бал кортларының бию хәрәкәтләре ярдәмендә бер-берләренә тапшырган мәгълүматын өйрәнә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: