Шәһри Казан

Шәрифулла Сибгатуллин: «Машина отканыма ышанып бетә алмыйм» (ФОТО)

- Ышана да алмыйм, машина миңа эләгер дип башыма да китермәгән идем, автомобиль кирәк иде анысы, алтынчы модель «Жигули»ем искергән иде, хәзер менә «Гранта»лы булдым, бик сөенәм, -ди «Арча нефть продукты» акционерлык җәмгыя­те уздырган «Авто ау» («Авто охота») акциясендә җиңүче Шәрифулла абый Сибгатуллин. Б у көнне Арчада бәйрәм рухы иде....

- Ышана да алмыйм, машина миңа эләгер дип башыма да китермәгән идем, автомобиль кирәк иде анысы, алтынчы модель «Жигули»ем искергән иде, хәзер менә «Гранта»лы булдым, бик сөенәм, -ди «Арча нефть продукты» акционерлык җәмгыя­те уздырган «Авто ау» («Авто охота») акциясендә җиңүче Шәрифулла абый Сибгатуллин.



Б у көнне Арчада бәйрәм рухы иде. «Арча нефть продукты» җәмгыяте каршындагы мәйданда алма төшәрлек тә урын юк. Музыка гөрли, шашлык кыза, чәй кайный. Җәмгыять клиентлары арасында ак «Гранта» машинасы уйнатты. Чара Арча мәдәният йортында эшләүче үзешчән җырчы Расыйх Галимҗанов чыгышлары белән үрелеп барды. Былтыр төп приз - кара «Гранта» машинасы, Арча районының Яңа Кенәр авылы егете Рөстәм Шакировка насыйп булган.

- Машина әйбәт йөри, бер елда 35 мең чакрым юл узарга өлгердем инде. Быел, хатынны да машиналы итеп булмасмы дип, акциядә катнашып караган идем дә, төп приз миңа тәтемәде шул. «Арча нефть продукты»ның бензины ошый, сыйфатлы, гел бер җирдә бензин алам, 5 процентка кадәр ташлама бирә торган махсус картабыз да бар, - ди Рөстәм.
«Татнефтепродукт» холдинг компаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең бүлендек (дочерняя) предприятиесе булган «Арча нефть продукты» җәмгыяте «Авто ау» акциясен инде икенче ел уздыра.
- Халыкны җәлеп итү максатыннан, әнә шундый акцияләр, бәйгеләр үткәрәбез.

Реклама

Бу акция 1 майдан 31 октябрьгә кадәр дәвам итте. Кеше шушы вакыт аралыгында «Арча нефть продукты» автозаправкаларында 5 тапкыр 20шәр литр бензин алырга тиеш иде. Ай саен 165 бүләк уйнатылудан тыш, финал өлешендә клиентларыбыз төп бүләк - ак «Гранта» машинасы өчен бәхетен сынады. «Гранта» халыкчан машина дип кабул ителгән бит инде, шуңа да икенче ел шушы модель машинаны сайлыйбыз, - ди «Арча нефть продукты» җәмгыятендә автозаправкалар белән эшләүче бүлек хисапчысы Алмаз Гәрәев. Җәмгыятьнең генераль директоры Раиф Сибагатуллин бензинның сыйфатына зур игътибар бирә. «Арча нефть продукты»ның үз лабораторияләре бар, бензинны даими тикшереп торалар.

«Арча нефть продукты» оешмасының бензин салу станция­ләре 14әү. Арчада гына түгел, башка районнарда, хәтта Мари Эл республикасы, Киров өлкәсендә дә бар автозаправкалар. Шуңа да купоннар уйнатуны күзәткән йөзләгән кеше арасында чит төбәкләрдән килүчеләр дә бар иде.

Машинадан тыш, бәйгедә ун кешегә - 50 литр, биш кешегә 100 литр бензин да уйнатылды. 50 литр бензин отучылар арасында озак еллар автозаправкада эшләп ­пенсиягә чыккан Раухания апа Сәгъдиева да бар.
«Татнефтепродукт» холдинг компаниясе җәмгыятендә сәүдә итү һәм маркетинг буенча директор Наил Шәйдуллин, чара тәмамланганнан соң да, отсаң-отмасаң да, ике көн дәвамында, үзегездә сакланып калган купон белән заправкалардан һәр литр бензинны 50 тиен ташлама белән салыр­га була, дип хәбәр итте. «Арча нефть продукты» җәмгыятенең баш хисапчысы Ленар Хәлиуллин да уенның 150 процентка гадел узачагына басым ясады. Бүләкне бары купоны булган кешеләргә генә тапшырдылар. Безнең шофер егетебез Альбертның Балтачта яшәүче әтисе Гомәр абый да катнашкан булган бу акциядә. Әмма чарага килә алмаган. Шуңа да Гомәр абыйга чыккан (башта 50 литр, аннан тагын 100 литр) бензинны башкалар арасында кабат уйнаттылар.
Быел исә искәртеп узганымча, Арча районының Иске Кишет авылыннан пенсионер Шәфигулла абый Сибгатуллинга бәхет елмайды.

- Ун литр бензин отсак та яхшы булыр иде, дип өметләнгән идек, менә бит, машиналы ук булдык, кичерешләрне сүзләр белән генә аңлатып та булмый, - ди Шәфигулла абзыйның хатыны Сәвия апа.
Сибгатуллиннар хәзер икесе дә лаеклы ялда, ике ул үстергәннәр. Шәфигулла абый озак еллар шахтада эшләгән, хәзер дә кул кушырып утырганы юк, мал-туар карый, өйдә төзекләндерү эшләре белән мәшгуль.

«Арча нефть продукты» җәм­гыяте исә киләчәктә дә мондый бәйге, акцияләрне үткәрергә ниятли.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 12 января 2018 в 11:37
    Татарстанда яшь ананы вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче кулга алынган Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
    327
    0
    0
  • 12 января 2018 в 14:42
    Эт елында этләнеп яшик?! Раштуада шәмнәр яндырып көзге алдында утырмасаң да, яңа гына башланып киткән елны фаразлавы кыен түгел. Чираттагы Кыш бабайны көткәндә, сайлаучылар алдында мескен күренергә тырышкан депутат кебек, салават күперебез дә аклы-каралы гына иде димәбез, иншалла, әмма чынбарлыгыбыз бөтенләй үк аллы-гөлле дә түгел.
    213
    0
    0
  • 12 января 2018 в 12:31
    Узган ел бәхетле булганбыз Яңа елга аяк басканда, узганына нәтиҗәләр ясау гадәте бар: бәяләр ни рәвешле уйнаган, без нихәтле яхшы яши башлаганбыз, тормыш дәрәҗәбез кай тирәдә икәнен чамалап тору кызык бит.
    108
    0
    0