Шәһри Казан

Шәймиевның каш уйнатып әйткәннәре

* Без булдырабыз! * Мин начар кеше түгел, әмма ул кадәрле үк яхшы да түгелмен. * Картайган саен, иптәшең сиңа кадерлерәк, якынрак була. * Без тормыш күргән, шуңа эшләребез уңышлы. * Кешеләрне яратмасаң, хакимияткә килмә. Килгәнсең икән хакимияткә - зарланма, кешеләргә хезмәт ит. * Мин гел әйтә киләм: кешегә бервакытта...

* Без булдырабыз!

* Мин начар кеше түгел, әмма ул кадәрле үк яхшы да түгелмен.

* Картайган саен, иптәшең сиңа кадерлерәк, якынрак була.

* Без тормыш күргән, шуңа эшләребез уңышлы.

* Кешеләрне яратмасаң, хакимияткә килмә. Килгәнсең икән хакимияткә - зарланма, кешеләргә хезмәт ит.

* Мин гел әйтә киләм: кешегә бервакытта да артыгын вәгъдә итәргә кирәкми. Азрак әйтеп, күбрәк эшләсәң - иң кыйммәте шул. Бу очракта халык сүзеңә ышана.

Реклама

Төрле хәлләр булырга мөмкин, шуңа күрә чигенергә дә урын калырга тиеш.

* Сүзен-сүзгә тәрҗемә итсәң, Минтимер ул «Мин» + «тимер» була. Тимер кеше. Трактор дисәң дә була инде.

* Бездә кычытмаган җирне кашыма дигән яхшы гына гыйбарә бар. Кашыган җирдә гел бер әйбер барлыкка килми калмый.

* Владимир Владимирович Путинны мин беренчеләрдән булып хупладым. Ул илне безнең Татарстандагы кебек тәртипкә китерәчәк дип уйладым.

* Мин драматург була алмадым, драматургиясе бар-барын, әмма роле башка.

* Юбилей - минеке, әмма еллары - минеке түгел.

* Син кешене уңышлы эшләгән җиреннән алып башка, югарырак эшкә куясың икән, син аның язмышына кагыласың дигән сүз. Яңа урында аның нидер барып чыкмый икән, менә шул чакта онытмаска кирәк аның турында. Мин чакырдым, димәк, мин аның өчен җаваплы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: