Шәһри Казан

Симез булганга яратам

«Кадерлем, биш кенә коймак калды, тырыш әйдә. Менә молодец!». Паркер кәләшенең, коймакларның башына җитеп, ул әзерләгән күкәй тәбәсенә күчүен күреп шатлана. Әле чиратта майлары агып торган кабартмалар... Гашыйклар Сьюзен Эман һәм Паркер Клэкның һәр иртәсе шулай башлана. Ир-ат - шәһәрдәге иң яхшы рестораннарның берсендә шеф-повар, ә Сьюзен исә 343 килограммлы...

Реклама

«Кадерлем, биш кенә коймак калды, тырыш әйдә. Менә молодец!». Паркер кәләшенең, коймакларның башына җитеп, ул әзерләгән күкәй тәбәсенә күчүен күреп шатлана. Әле чиратта майлары агып торган кабартмалар... Гашыйклар Сьюзен Эман һәм Паркер Клэкның һәр иртәсе шулай башлана.
Ир-ат - шәһәрдәге иң яхшы рестораннарның берсендә шеф-повар, ә Сьюзен исә 343 килограммлы гүзәл ханым. Интернет аша танышкан бу пар, берникадәр вакыт язышып кына аралашканнан соң, язмышларын бергә бәйләргә карар иткәннәр. «Без бер-беребез өчен яратылган. Мин ашарга әзерләргә, ә ул ашарга ярата», - ди Паркер, сөйгәненә назлы караш ташлап.
33 яшьлек симез ханым үз принцын очраткач ябыга башлар дип уйлаучылар ялгыша. Гиннессның рекордлар китабына кертелгән Сьюзен, хәтта ир-атларны да уздырып, дөнья йөзендәге иң симез кеше булырга хыяллана. Үз алдына куйган максаты буенча, 42 яшенә җиткәндә, ул 730 килограммга тартырга тиеш икән. Булачак ире дә бу идеяне ике куллап хуплый. Балачактан ук таза тәнле хатынга өйләнергә теләгән Паркерның хыялы 500 процентка чынга ашкан. Ир-атларның игътибары үзенә тазара барган саен ныграк артуын да сизеп алган Сьюзен. «Тазара барган саен, үземне матуррак һәм сексуальрәк хис итә барам», - ди ул. Ябыгу өчен әллә ниләр кыландыручы кызларга тазалыкның матурлык икәнлеген үз мисалында төшендерергә тырыша ул. Сьюзенның 17 һәм 13 яшьлек ике улы бар. Бәхеткә, малайлар таза түгел. Югыйсә Паркерга көне-төне плитә янында гына басып торырга туры килер иде. Ә табиблар хатынны авыруга санамый. Авыррак йөрсә дә, аның бөтен органнары да таза-сау булуын ассызыклыйлар алар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: