Шәһри Казан

«Син Нәби Гыйсмәтуллин оныгы түгелдер бит?»

Кечкенә чагымда, әле укый да белмәгәндә, газета-журналлар белән мәш килгәнемне күреп, көзге каршында диктор булып «сөйләп утырганымны» күзәткән туганнарым: «Гел бабаң каны ага синдә», - дип әйтә иде. Язмаларым газета битләрендә күренә башлагач, фамилиямнән танып, өлкән буын кешеләре арасында: «Син Нәби Гыйсмәтуллин оныгы түгелдер бит?» - дип кызыксынучылар да булды....

Әтиемнең әтисе Нәби бабам штаттан тыш хәбәрче булган. «Социалистик Татарстан», «Яшел Үзән» газеталарына туган ягындагы, тирә-күрше авыллардагы яңалыкларны даими язып торган. Ул чакта бүген Яшел Үзән районына кергән Норлат авылы үзе мөстәкыйль район булган. Хәл итәсе проблемалар, сораулар җитәрлек. Район башкарма комитетында эшләгәч, авыл халкын борчыган мәсьәләләр белән якыннан таныш булган бабай. Аның янына ярдәм сорап килгән кешеләрне балалары бүген дә хәтерли.

- Кайсысын фатир мәсьәләсе борчый, кемдер гаделлек даулый. Ут, су юк икән - беренче чиратта әти янына киләләр иде. Күпләргә ярдәм итте ул. Шуңа да бүген дә авыл халкы аны сагынып, хөрмәт белән искә ала, - ди кызы Люция апа.

Хәер, авылда гына түгел, республикага да таныш булган аның исеме. «Социалистик Татарстан» газетасында чыккан язмаларын укучылар көтеп алган, хатлар язып, фикерләрен белдергәннәр.
- Урак өстеме, печән җыйган чакмы - авыл хуҗалыгына кагылышлы язмаларны әти әзерләп бирә иде. Телефон номерлары белән шыплап тулган калын гына блокнотын ала да иртә таңнан авылларга шалтырата башлый. Андагы яңалыклар белән кызыксына. Мәгълүмат тупланып беткәч, язарга утыра. Бер яза, бер сыза, кәгазьне йомарлап ата. Тагын яза. Нәтиҗәсеннән үзе канәгать булгач кына, язманы редакциягә юллый, - дип искә ала улы Фирдүс.

- Әти эшләгән чакта өйдә тынлык иде. Борчымаска, комачауламаска тырышабыз. Әни дә: «Әтиегез эшли, тавышланмагыз!» - дип кисәтә. Ә яңа газета килгәч, әтинең язмасын сөенә-сөенә укыйбыз, - дип искә ала балалары.

Типографиядә хәреф җыючы булып эшләгән әбием Һаҗәр иренең беренче тәнкыйтьчесе, киңәшчесе, язмаларын машинкада бастыручысы була. Бабай белән алар 35 ел бергә яшәп калганнар. Биш бала үстергәннәр. Сәяхәт итәргә яратканнар. Өйдән кунак өзелмәгән. Әбием аны гел безгә үрнәк итеп сөйли иде.

- Дәү әтиегезнең кешелекле булыгыз дигән сүзләрен һәрчак истә тотыгыз. Бабагыз ярдәмчел, юмарт булды. Сораган кешегә ыштан балагының берсен кисеп бирергә дә әзер иде ул. Сез дә аның исеменә тап төшермәгез, ул салган юлны дәвам итегез, - дия иде әбием.
Бабаем ришвәткә нык каршы булган.

- Гади кешеме, җитәкчеме - барысын да бертигез күрде, ул беркайчан ришвәт алмады, шул ук вакытта, нәрсә кирәк булса да, теләгәненә ирешә иде, чөнки дуслары күп булды, чын дусларга ни җитә, - ди кызы Гөлсинә.

Бабам барысына да ничек өлгергән икән дип аптырап та куям. Ул чакта мал-туар да асраганнар, авыл җирлегендә депутат та булып торган, төп эш урынындагы хезмәтне дә башкарган, балаларына тәрбия дә биргән, газетага язарга да вакыт тапкан.
Ул Бөек Ватан сугышы ветераны да. 17 яшьлек егетне 1942 елда сугышка алалар. Атучы була. 1944 елда каты яралана. Госпитальгә эләгә. Сугыштан җәрәхәтләнеп кайта. Озак еллар Норлат районы башкарма комитетының партбюро җитәкчесе булып эшли. Үз гомерендә хисапчы, янгын сүндерүче һөнәрләрен дә сынарга туры килә аңа, ләкин беркайчан да каләмен куймый.

Реклама

Кызганыч, бабабыз арабыздан кинәт китеп барган. Кан басымы күтәрелгәннән еш зарлана торган булган, ләкин дәваланырга, табибларга барырга өлгерми калган. Үләсе көнне дә, авыл универмагына барып, бер кибетчедән интервью алган. Кичкә күзләрен мәңгегә йомган. «Кырыс күренсә дә, мәзәкчән, йомшак кеше иде. Тормышны бик яратты, гадел, намуслы иде», - дип сөйли аны белгән кешеләр.

Бабамны хәтерләмим. Исән булса, күп нәрсәләр өйрәткән булыр иде әле ул миңа. Язмаларыма карата да фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткергән булыр иде. Яныннан оныклары өзелмәс иде. Аның тәҗрибәсен уртаклашырга, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга насыйп кына булмады. Ташка язган - мәңгелек, диләр. Саргаеп беткән газета битләрендәге язмалары, истәлекләре безгә мирас. Алар аша, фотоларга карап, бабамны күзаллыйм.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: