Шәһри Казан

Шәһри Казанда - яңа рубрика: СССРда ЯСАЛГАН

Бөтен яңа әйбер ул - онытылган иске әйбер, диләр. Бүген дә күп кенә модалы яңа кием-салымны да кайчандыр безнең әби-әниләребез кигән, башка яңалыклар да ничектер таныш, үз кебек. Ә элеккеге җырлар яңгыраса, ничек рәхәт булып китә, ә?! Бу бит безнең тормышның ниндидер бер өлеше, кисәге. Без барыбыз да кайчандыр гөрләтеп...

Боланлы келәм
Бар иде, бездә дә бар иде ул. Берничә болан төшкән, бераз тоныграк рәсемле түрдәге карават янына эленгән келәм. Сездә дә булгандыр, шикләнмим. Хәер, келәм дип инде... Илленче, алтмышынчы еллардан ук килгән, рәсеменең берничә төре булса да, шул боланнардан уза алмаган, плюш тукымага төшерелгән рәсемле чүпрәк ул. Нигә нәкъ менә боланнар? Анысын белгән кеше юк, тик безгә - боланның нинди икәнен дәреслекләрдән генә күреп белгән авыл малайларына, ниндидер серлерәк дөньяга бер тонык тәрәзә булып тоела иде ул. Эленгән урыны да кадерле: түрдәге тимер панцирлы, ялтыравык башлы, түшәк җәелгән (түшәк өс­тендә, әлбәттә, өйдәге иң матур покрывал) һәм чигүле тышлы мендәрләр кабартылып куелган карават яны. Түр, ягъни мәсәлән. Бу караватка бик сирәк яталар. Олырак кунак килгәндә генә җәелә ул гадәттә. Ә боланлы келәм, түрдәге караватның дәрәҗәсен саклагандай, горур гына эленеп тора. Һәр йортта ук булмаса да, авылдагы күпчелек кешедә бар иде ул. Үзенә күрә бер җитешлек билгесе сыман. Үз авырлыгыннан нык салынмасын өчен стенага вак кадаклар белән кагылган, тирә-ягы чукланган келәм - урта һәм өлкәнрәк буын хәтеренә нык кереп калгандыр. Сиксәненче еллар уртасында, хәрби хезмәттә чакта бер монгол тирмәсенә кергәч, тирмә стенасында шул келәмне күргәч, күңелем тулып елап җибәрә язганымны хәтерлим. Анда да мендәрләр өелгән ятак янында иде ул боланнар. Авылга кайткандай булган иде. Ә узган ел, Башкортстанның Миякә районында яшәүче бер дусның әниләренә кердек... стенасында шул боланлы келәм. «Ташларга кызганыч...» - диде хуҗа апа.

Кайлардан килде икән соң ул боланнар? Нигездә, бу тема белән кызыксынучылар бар да бер версиягә туктала. Утызынчы елларда ук Германиядә эшләнгән гобеленнарның дәвамчысы ул боланнар. Сугыштан соң аларның күпмедер өлеше ГДРда җитештерелгән, шул ук вакытта аякка басар­га омтылган СССРда да бу келәмнәрне җитештерә башлаганнар. Боланнар төшкән чуклы келәмнәрнең төрле вариантлары бар иде. «Су эчүче боланнар», «Урмандагы боланнар» һәм башкалар... Әйтик, су эчеп торучы боланнарны 1950 елларда Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә җитештергәннәре билгеле. Башка җитештерүчеләр дә артык фантазияләнеп тормаган: боланнар тек боланнар инде! Алай гына да түгел, үзләре палас, келәм тукучылар да әлеге су эчеп торучы боланнарга битараф калмаган. Бу рәсемнәрнең авторы кем - моны бар нәрсәне исәптә тотучы нимесләр дә белми бугай хәзер.

Бүген келәмнәр модада түгел. Авылларда да сирәк эләләр аларны стеналарга. Идәннәренә затлы, кыйммәтле келәмнәр җәючеләр бар. Тик... Нигәдер шул боланлы келәмнәрдән күпкә кайтыш тоела алар. Әллә сагынганга гынамы икән? Ни булса да, данлы СССР чорының бер якты истәлеген кадерләп саклыйм әле мин. Матур ич...

Реклама

Фото: murmolka.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: