Шәһри Казан

Сукыр җырчы Диана Гурцкая күзлеген салган

Балачактан ук күрмәгән һәм һәрвакыт халык алдында күзлек киеп чыккан танылган җырчы Диана Гурцкая беренче тапкыр күзлексез күренде.

41 яшьлек сукыр җырчы көнчыгыш патшабикәсе образында фотосессиядә катнашты. Аны танылган грузин фотографы төшергән.

Диананың күзләре бизәнү әйберләре белән капланган. Сурәтне интернет челтәрендә җырчының абыйсы Роберт бастырган. Җырчының җанатарлары аны хуплауларын белдерделәр. "Шамахан патшабикәсе", "Матур һәм нәфис, Диана искиткеч!", "Алиһә", "Фотограф чын профессиональ", - дип язалар шәрехләрдә.

Ләкин Гурцкаяның күрмәвенә карата шикләнүчеләр дә табылды һәм аның сукыр булуын - пиар дип саныйлар.

Реклама

"Бу пиар һәм фейк-хәбәр. Һәрдаим үзең турында искә төшерү өчен кирәктер инде! "Дөресен генә әйткәндә, ул барысын да күрә, күзләре бик үк яхшы күренми, шуңа күрә күзлектә йөри дә. Нигә ялганларга? "- дип язалар челтәрдә.
 


 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: