Шәһри Казан

Сырдан күлмәк «теккәннәр»

Мамадыш районында хатын-кыз күлмәге «тегәр» өчен кырык кап «Российский» сыры кирәк булган. ТР Министлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең рәсми сайтында хәбәр итүләренчә, ЗАГС бүлегенә башкарма комитетның театральләштерелгән тамашасына әзерлек кысаларында килеп ирешкән бирем шундый була: Экология елы уңаеннан, экологик яктан чиста материаллардан хатын-кыз коллекциясен әзерләргә. Эш башлана. Яшьләрне кавыштыру ритуалларыннан соң,...

Реклама

Мамадыш районында хатын-кыз күлмәге «тегәр» өчен кырык кап «Российский» сыры кирәк булган. ТР Министлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең рәсми сайтында хәбәр итүләренчә, ЗАГС бүлегенә башкарма комитетның театральләштерелгән тамашасына әзерлек кысаларында килеп ирешкән бирем шундый була: Экология елы уңаеннан, экологик яктан чиста материаллардан хатын-кыз коллекциясен әзерләргә. Эш башлана. Яшьләрне кавыштыру ритуалларыннан соң, әлеге дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре хатын-кыз киеменең яңа модельләрен уйлап чыгару эшенә тотына һәм нәтиҗәдә алар алты төрле вариант тәкъдим итә. Ачык төстәге матур плащ һәм бик тә үзенчәлекле хатын-кыз күлмәген әзерләр өчен кырык кап «Российский» сыры киткән. Туй күлмәге тагын да кыйммәткә төшкән - аның өчен бакчачылар куллана торган ун метр теплица материалы тотылган. Кичке күлмәккә исә чәчәк бәйләмнәре әзерләр өчен файдаланыла торган сырлы кәгазь (гофрированная бумага) кулланылган. Сирень төсендәге җәйге күлмәк әлеге көнгә кадәр кәбестә сакланган ун капчыктан тегелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: