16+

«Сөйләм синтезаторы» татарча сөйли башлады! (ВИДЕО)

Редакциягә Чаллы шәһәреннән Анурбик абый Гобәйдуллин шалтыратты. «Шәһри Казан» газетасын күптәннән алдырам. Тик, олыгайгач, күзләрем начар күрә башлады. Газетаны укый алмыйм. Өлкән яшьтә булуыма карамастан, компьютерны үзләштердем. Күп язмаларны хәзер тыңлыйм. Махсус программалар язмача текстларны сөйләп бирәләр. «Шәһри Казан» газетасындагы текстларны да шулай гына тыңлар идем дә бит... Әмма татар...

«Сөйләм синтезаторы» татарча сөйли башлады! (ВИДЕО)

Редакциягә Чаллы шәһәреннән Анурбик абый Гобәйдуллин шалтыратты. «Шәһри Казан» газетасын күптәннән алдырам. Тик, олыгайгач, күзләрем начар күрә башлады. Газетаны укый алмыйм. Өлкән яшьтә булуыма карамастан, компьютерны үзләштердем. Күп язмаларны хәзер тыңлыйм. Махсус программалар язмача текстларны сөйләп бирәләр. «Шәһри Казан» газетасындагы текстларны да шулай гына тыңлар идем дә бит... Әмма татар...

Сөйләм синтезаторы 384 меңгә төште

Текстны яңгырата торган бу программалар «сөйләм синтезаторы» дип атала икән. Электрон китапларны, озын текстларны укырга вакыт кирәк. Бу очракта сөйләм синтезаторлары ярдәмгә килә: тавышлы текстларны кеше эш арасында да тыңлый ала. Сукырлар, күзләре начар күрүчеләр өчен дә бу программа - зур ярдәмче.

Татар теле өчен сөйләм синтезаторы программасына килгәндә, бу мәсьәләдә укучыбыз Анурбик Гобәйдуллин 2015 елда Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать иткән. Сорау җавапсыз калмаган.

«2014-2020 елларга Татарстанда дәүләт телләрен һәм республикада башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы проектында 2015 елга «Мәгълүмати коммуникация технологияләрендә татар һәм рус телләренең гамәлдә булуын тәэмин итү» бүлеге бар. Анда сез тәкъдим итә торган системаны эшләүгә, аерым алганда элементлы белешмәләр базасы булдыру (3500 дифон), сөйләм синтезы өчен лингвистик модельләр, программа технологияләре эшләү чаралары күздә тотыла. Бу чараларны гамәлгә ашыру Татарстан Фәннәр академиясенә йөкләнә», - диелгән Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһановның җавабында.


Эзли торгач, очына чыктык кебек. Татар теле өчен сөйләм синтезаторы программасын булдыру белән бүген Фәннәр академиясенә караган Гамәли семиотика институты галимнәре шөгыльләнә икән. Тарихта беренче тапкыр татар сөйләмен компьютер ярдәмендә текстка күчерү, яңгырату программаларын «ШК» журналистлары беренчеләрдән булып сынап карады.


Республиканың Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсуслашкан китапханәсендә татар теле өчен сөйләм синтезаторы программасының бер версиясен күптән түгел эшләп чыкканнар.


- Программаны әзерләү 2001 елда башланган иде, ул 384 мең сумга төште. Министрлар кабинетыннан грант отып, программаны тормышка ашыра алдык. Бу эштә Казан федераль университеты галимнәре, аерым алганда галим Тәүзих Ибраһимов ярдәм итте. Текстларны Тәлгать Хәмәтшин яңгырата. Сынау узган чорда гына да программадан сәгатенә 100дән артык кеше файдаланырга өлгерде. Хәзер аны чит төбәкләрдә яшәүче татарлар да сорый. Куллану өчен махсус инструктаж әлегә әзерләнеп бетмәгән. Тиздән эш төгәлләнер дип уйлыйбыз, - диде китапханә директоры Наил Сәфәргалиев.


Гамәли семиотика институты галимнәре исә сөйләм синтезаторыннан тыш, информацион технологияләрдә татар телен булдыру эшенә ныклап алынган.

- Татарстанда дәүләт телләрен саклау программасы кысаларында бу өлкәдә эш инде 1990 елдан бирле алып барыла. Нәтиҗәләр дә бар: күп кенә мобиль кушымталар булдырдык. Әйтик, iPhone, iPadлар өчен татарча шрифтлы клавиатура эшләп чыгардык. Баштарак бу клавиатурадан 2-3 мең кеше генә файдаланса, соңгы бер ел эчендә кушымтаны телефонына күчерүчеләр саны 10 меңнән артып китте. Android системалы гаджетлар өчен «Тиз яз» дигән кушымтага да ихтыяҗ зур. Ул берничә иҗекне кертүгә үк, сүз язу мөмкинлеге бирә, эшне тизләтә. Бу кушымтаны 40 меңнән артык кеше телефонына урнаштырган, - ди Гамәли семиотика институтының директор урынбасары Ринат Гыйльмуллин.

Әлеге кушымталарны AppStore һәм Google Playmarket кибетләреннән гаджетларга бушлай, ирекле формада урнаштырырга була. Шул ук вакытта андый кушымталарны махсус http://tatsoft.tatar/tat/ сәхифәсеннән дә табып була.

Телне саклап калу өчен, сүзләрне Интернетта тупларга кирәк
Институт соңгы өч елда дәүләт телләрен үстерү буенча дүрт юнәлештә аеруча ныклы эш алып бара. Беренчедән, татар теленең милли корпусы төзелә. Ягъни татар телендәге бөтен текстларны компьютерга, интернетка туплыйлар. Бүген бу базада инде 100 миллионнан артык сүз бар. Бу эштә татар матбугатының электрон вариантлары да ярдәм итә.

- Хәзерге заманда татар сүзләрен, текстларын интернетта мөмкин кадәр күбрәк туплау - туган телне саклап калуның бер юлы. Әлеге корпус ярдәмендә төрле фәнни тикшерүләр үткәрергә, әйтик, теге яки бу матбугатның стилен билгеләргә, язучыларның иҗат итү алымнарын ачыкларга мөмкин. Яңа сүзлекләр төзегәндә дә бу сүзләр базасы зур ярдәмлек булып тора, - ди Ринат Гыйльмуллин.

«Туган тел» татар гомумтел корпусын http://tugantel.tatar сылтамасы аша кулланырга мөмкин.
Икенче юнәлеш - тәрҗемә. Киләчәктә махсус мобиль кушымта ярдәмендә сүзләрне язып тормыйча, әйтеп кенә дә тәрҗемәсен ишетергә мөмкин булачак дип ышандыра галимнәр. Өченчесе - сөйләмне тану. Бу иң камилләшкән программаларның берсе. Анысын үзебез дә сынап карадык. Без укыган текстны программа автоматик рәвештә текстка күчереп бара. Журналистлар өчен бу бигрәк тә уңайлы булыр иде дип уйлап куйдык. Программаны әзерләүдә «Сәләт» лагерена йөрүче балалар да катнашканнар. Биш ел дәвамында 400ләп «сәлкеш»нең сөйләмен яздырганнар. Якын киләчәктә программадан бар кеше дә файдалана алыр дип көтелә. Дүртенчесе - укучыбызны кызыксындырган татар теле өчен сөйләм синтезаторы программасы.

- Бу - катлаулы эш. Сөйләмне яңгырату ике технология ярдәмендә башкарыла. Берсе - статистика ысулларына нигезләнгән юл. Аның беренче версиясе инде бар, тик гомуми кулланышка кермәгән, камилләштереп бетерәсе бар. Яңартылган версия сентябрьдә дөнья күрер дип көтелә. Бу версиянең үз нечкәлекләре: ул текстларны робот кебек яңгырата, әмма берничә кеше тавышын кушарга, хәтта үз тавышың белән «укырга» да мөмкинлек бирә. Икенче ысул авазларны бер-берсенә «ябыштыру»га корылган. Монысында сөйләм табигый яңгырый, - дип аңлата институтның өлкән әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айдар Хөсәенов.

Татар синтезаторы өчен текстларны Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Алмаз Гәрәев укый. Аның тавышын ун сәгать яздырганнар. Аннары шул сөйләмне авазларга бүлеп чыкканнар.
- Татар теленең үзенчәлеге - алынма сүзләр, берничә төрле яңгырашлы авазлар күп булуда. Бер аваз 100 төрле яңгыраш алырга мөмкин. Бу - вакыт таләп итә торган эш, - ди Айдар.

Программа ярдәмендә «Шәһри Казан»ның кайбер текстларын без дә яңгыратып карадык. Программа эшли. Язманы тыңларга була, шулай да программаны җәмәгатьчелеккә бары сынау узганнан соң гына, камилләштереп, яңартып тәкъдим итәргә җыеналар. Киләчәктә текстларны хатын-кыз тавышы - шулай ук Камал театры артисты Алсу Каюмова да яңгыратачак.

Институтта киләчәктә, барлык программаларны берләштереп, интеллектуаль робот эшләп чыгарырга хыялланалар. Бу роботка исем дә уйлап тапканнар инде: «ТатаринIdar». Аның прототибын Президент Рөстәм Миңнехановка да күрсәткәннәр. «ТатаринIdar» белән татарча аралашырга, сорауларга җавап табарга, сүзләрнең тәрҗемәсен сорарга мөмкин булачак.

Сүзен-сүзгә

Закир Шаһбан, Татарстанның атказанган артисты:

- Татар теле өчен сөйләм синтезаторы бик кирәк. Ул сукырларга татарча газета-журналлар, китаплар укырга мөмкинлек бирә. Аудиокитаплар бар-барын, әдәби әсәрләрне татарча яңгыраткан язмалар да бар, әмма алар бик аз. Сыйфат ягыннан да калыша. Сөйләм синтезаторын булдыру ни дәрәҗәдә катлаулы эш икәнен аңлыйм, һәрбер авазны берничә мәртәбә укырга кирәк. Сыйфатлы, нәтиҗәле программа булсын иде. Сөйләм синтезаторының гамәлдә булган версияләрен камилләштерүдә үзем дә катнашырга әзер.

Татар теле өчен сөйләм синтезаторы программасын https://speech.tatar сылтамасы буенча табарга һәм
rsbsrt. ru электрон адресы аша соратырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading