Шәһри Казан

Татар читекләрен Нидерландта да яратып кияләр

Рөстәм Емилеев татар милли аяк киемнәре тегү өлкәсендә әле икенче елын гына эшләсә дә, инде Казанның бер мәшгуль сәүдә нокталарында үз кибетен булдырырга өлгергән. Сатып алучыларга продукцияне дә шунда ук җитештерә. Моңа кадәр озак еллар аяк киеме ремонтлау өлкәсендә эшләгән. Ә читекләр тегәргә аңа остазы Айрат Солтанов өйрәткән. Үз эшен...

Рөстәм Емилеев татар милли аяк киемнәре тегү өлкәсендә әле икенче елын гына эшләсә дә, инде Казанның бер мәшгуль сәүдә нокталарында үз кибетен булдырырга өлгергән. Сатып алучыларга продукцияне дә шунда ук җитештерә. Моңа кадәр озак еллар аяк киеме ремонтлау өлкәсендә эшләгән. Ә читекләр тегәргә аңа остазы Айрат Солтанов өйрәткән.

Үз эшен башлап җибәргәндә, Рөстәм алдына эшче көчләр булмау проблемасы килеп баса. Шуңа да ул үзенә‑үзе укучылар җыя башлый.

- Кырыкка якын кешене бушлай өйрәтеп чыгардым. Ләкин аларның бик азы гына бу өлкәдә эшкә калды. Читек тегү сәләте бөтен кешегә дә бирелмәгән, - ди оста.

Җитештерү эшчәнлегендә аяк чала торган әйберләр барын да яшермәде оста. Әйтик, эш башлаганда, гади орчык эзләп кенә дә шактый вакытын сарыф иткән икән ул. Ахырда Пермь якларыннан кайтарткан.

Реклама

Тәҗрибәле оста тирене кул белән тотып карауга ук сыйфатына бәя бирә ала. Күн, яхшы бизәкләр килеп чыксын өчен, иң беренче чиратта йомшак, тыгыз булырга тиеш икән. Калынлыгы да 1,2-1,4 мм дан артмаса яхшы. Рөстәм сатып аласы күнен тартып карауга ук нинди икәнен белә икән, сыйфатсыз күннең буяулары шунда ук коела, ди ул. Аяк киемнәре өчен материалны бары тик мөгезле эре терлек тиресеннән генә ала.

Дөрес, кәҗә белән сарык тиресеннән дә читекләр тегәләр. Ләкин алар тиз туза. «Күнне Италия белән Төркиядән кайтартам. Үзебезнең җитештерүчеләр арасында да сыйфатлы күн сатучылар бар, ләкин алар күпләп сата, ә безгә андый күләмдә кирәкми. Эшмә­кәрләр белән заводлар арасында эш җайланып бетмәгән әле», - ди Рөстәм.

Читекләрнең бәясе кыйм­мәт, Кытай аяк киеменә ия­ләшкән гади халык өчен бигрәк тә. Моны хуҗа товарның үзкыйммәте югары булуы белән аңлата. Хуҗаның читекләре 9 меңнән 30 меңгә кадәр. Бу аяк киемендә күпме бизәк куллануга һәм читек кунычының зурлыгына бәйле. Чүәкләре - 2600, ә татар бизәге чигелгән сумка­лары - 4 мең.

Ни гаҗәп, күп очракта читекләрне туристлар түгел, ә җирле халык сатып ала икән. Чит илләргә бүләккә дә җибәрәләр. Шулай берничә читек Италия, Франциягә киткән. Сумкаларын Панама, Нидерланд якларында асып йөриләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: