Шәһри Казан

Татар җирләренең бер очында – буран, икенчесендә – яңгыр...

Без кечкенә чакта совет иле турында «Бер ягында аның кояш чыга» дип башланган җыр бар иде. Илнең зурлыгын, бөеклеген шулай җыр аша да сеңдерәләр иде.

Февральнең 21е көнне Казанда яңгыр явып торды. Башкаладан 300 чакрым көнчыгыштагы туган авылыма, газиз әниемә шалтыраттым. «Бездә кояш, карлар эри», - диде ул, күңелле генә. Бераздан Башкортстанның Әлшәй районыннан якын бер кешем шалтыратты: «Стәрлетамакка дип юлга чыккан идек, буран машинаны күтәрә, белмим, ничек барып җитәрбез», - дип, күңелгә шөбһә салды. Ярмәкәйгә Флюра Низамовага шалтыраттым. «Ишегалдында кар таптап йөрим, көрәп бетерерлек түгел», - диде ул, көр тавыш белән. Уфалылар да, екатеринбурглылар да үзләрендә һава торышының тыныч булуын хәбәр итте. Телефоннан сөйләшеп туйгач, татар халкы турында уйланып утырдым. Эх, совет иле кадәр үк булмаса да, татарымызның ҮЗ җирләре зур, бик зур шул. Ә иң мөһиме, татар бүген дә шул җирләрендә көн күреп, үз телендә сөйләшеп яши. Татар җирләренең бер очында - буран, икенчесендә - кояш, өченчесендә - яңгыр... Рәхәт бит, шайтан алгыры!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: