Шәһри Казан

Татарстанның борчак басулары ник аз?

Без балачакта борчак басулары бик зур мәйданнарда була торган иде. Шул басуларга барып, кесәләргә, букчаларга борчак тутырып, качышлы уйный-шаяра үскән балачагымны сагынам. Тик соңгы елларда игътибар итәм: борчак мәйданнары кимеде. Авылга кайткач, басуга чыгып, балаларга менә шул тәмле яшелчәне авыз иттерерлек тә борчак таба алмыйм. Ни өчен хәзер аларны үстерү...

Без балачакта борчак басулары бик зур мәйданнарда була торган иде. Шул басуларга барып, кесәләргә, букчаларга борчак тутырып, качышлы уйный-шаяра үскән балачагымны сагынам. Тик соңгы елларда игътибар итәм: борчак мәйданнары кимеде. Авылга кайткач, басуга чыгып, балаларга менә шул тәмле яшелчәне авыз иттерерлек тә борчак таба алмыйм. Ни өчен хәзер аларны үстерү кимеде икән?

Ильмира Ганиева, Казан.

Реклама


Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтүенчә, соңгы елларда аның мәйданнары стабильләшкән. Хәзерге вакытта республикада 65 мең гектар борчак игелә. Терлекчелек белән ныклап шөгыльләнгән районнарда борчак мәйданнары да күп. Мәсәлән, Буа, Балтач, Әтнә районнарында. Алар мул терлек азыгы җитештерә, ә борчакта аксым бар. Ә менә, мәсәлән, Яшел Үзәндә әлеге яшелчә үстерелә торган басулар бик аз. Шулай да гомумән алганда республикада борчак басулары күп, ашарлык кына урыннар бар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: