Шәһри Казан

Татарстанның иң өлкән әбисе ит ашарга һәм сагыз чәйнәргә ярата

1906 елда Леонид Брежнев, Дмитрий Шостакович һәм Кадерниса Шәфигуллина туган. КПСС Үзәк комитеты генераль секретаре белән атаклы композиторның үлгәненә биш былтыр булса да, Әлмәттә яшәүче Кадерниса әби Шәфигуллина 1 июльдә 108нче туган көнен үткәрде.

Асрамага алганнар
Татарстанның иң өлкән кешесе - Кадерниса әби инде 30 ел чамасы 76 яшьлек кызы Сәярә апа тәрбиясендә яши. Әнисен карап, чакырган җиргә кунакка, елга бер була торган авыл Сабан туена бара алмаса да, зарланмый кызы. Әмма әнисе кебек 100 яшен тутырырга теләми.

Кадерниса әби колакка каты булса да, Сәярә апа кебек каты кычкырып эндәшсәң, ишетә. Көчкә генә кыймылдаса да, кашыкны үзе тотып ашый. Мин барында әллә ни күп сөйләшмәде ул. Әмма Сәярә апа әйтүенчә, ул әнисенә дөнья яңалыкларын сөйли, һава торышын әйтеп тора. Кыскасы, Кадерниса әби Шәфигуллина замана арбасында чат ябышып утыра.

- Әнием Зәй районы Шыкмай авылында туган, - дип сөйләп китте Сәярә апа. - Гаиләдә алты бала булганнар, әнием - төпчеге. Әлмәт районындагы Мактама авылында яшәгән соңгы апасы 94 яшендә үлде. Әнием бик яшьли ятим калган. Әтисе ташу киткәндә баткан, әнисе көзән җыерып үлгән, шуңа да әнием белән аның бертуганнарын приютларга таратканнар. Башта Зәй районындагы Әхмәт авылына, аннары Җәйләүгә, соңрак Сарман районының Карамалы приютына күчергәннәр. Карамалы приютыннан әниемне Яхшыбай авылы байлары асрамага алган. Үзләренең җиде баласы да үлеп беткән.

Реклама

Мәктәп яшенә җиткәч, әнине укырга сорап килгәннәр, әмма гаилә башлыклары: «Без баланы укытырга түгел, эшләтергә дип алдык», - дигәннәр. «Тамагым да тук, эшем дә күп булды», - дип сөйли торган иде әнием. Үги әтисе 35 яшендә кабат өйләнгәч, икенче хатыны тугыз бала алып кайткан. Тора‑бара әнием артык кашыкка әйләнә башлаган. Үсә төшкәч, вербовка буенча Свердловски якларына китеп, алтын юган. Әтиемне - Сарман районының Таза Чишмә авылы егетен дә шунда очраткан. Ул алдынгы стахановчы, шахтер булган. Бер яшь тә бер айлык чагымда әтине фин сугышына алганнар. Шуннан соң, хәбәрсез югалган, дигән язу килгән. Әнкәй, авырып, җиде ай хастаханәдә яткан, мине йорт күршеләре караган. Бәлки, туган ягында савыгып бетәр дип, андагы хәрби комиссариат әни белән мине, акча түләттермичә, Яхшыбайга кайтарган.

Авылда яшелчә бригадиры булып эшкә кереп, яхшы күрсәткечләре өчен әниемне слетларга җибәргәннәр. Колхоз канцеляриясендә бер почмак бүлеп, әнкәйгә шунда бүлмә биргәннәр. Берзаман бер укытучыга ияреп, күрше авылга мунча керергә киткәнбез. Шулчак канцеляриядә янгын чыгып, әнием бернәрсәсез калган. Соңыннан беленде инде, бер бала өеннән йомырка урлап, өй артында пешергән дә көлен җиргә күмеп кенә калдырган.

«Миңа сөякле җирен генә бир»
- Бөек Ватан сугышы башлангач, әниемне Сарман районының Иске Кәшер балалар йортына пешерүче итеп алганнар, - дип дәвам итте Сәярә апа Кадерниса әби турында хикәятен. - Аннары әлеге балалар йортын Әлмәт районындагы Салкын Алан авылына күчергәннәр. Сугыш елларында гади халык кына түгел, начальство да ач иде. «Бер генә ашат әле»,- дип, җитәкчеләр әнкәй янына үзләре керә иде. Моны мин яхшы хәтерлим.

1947 елда балалар йорты таралгач, әни мине ияртеп, фатирдан фатирга йөрде. Бер иргә кияүгә чыгып, бала тапты. Ул баланың да яшь тә бер айлык чагында үги әтием, 12 көн генә чирләп, үлеп китте. Бик яхшы иде ул! Бер балада да язарга дәфтәр булмаганда, укырга китап булмаганда, класстан класска күчкәндә, миңа бөтен китапны өеп алып кайта иде. Эшкә шулкадәр батыр иде! Хәтта сандали да тегә иде. Бик яшьли әтисез калса да, энемнең дә белмәгән эше юк. Каннан күчкән сәләттер, күрәсең.

Җәй көне әнине лагерьгә пешекче итеп чакырдылар. «Мондый ипине районда да ашаганыбыз юк», - дип, җилкәсеннән кагалар иде. Аннары мәктәпкә җыештыручы булып керде дә пенсиягә кадәр шунда эшләде. Лаеклы ялга чыкса да, кәҗә, сарык, каз асрады - бер минут тик тормады. Энем ун ел Свердловскида армиядә хезмәт итте.

1959 елның азагында мин, кияүгә чыгып, бер елдан соң бала таптым. Кияүгә чыкканчы, кая гына барсам да, әнием, «берүк, озак торма», дип әйтә килде. Бер «вечер»дан да калмадым, бик оста бии идем. Булачак ирем Равил белән Салкын Алан мәктәбендә укыдык, миннән өч яшькә генә олы иде. Ул безнең мәктәпкә Иштирәк авылыннан килеп укыды. Әниемнең хезмәт юлыннан әллә ни ерак китмәдем, озак еллар кондитер цехында, соңрак Әлмәт торба заводында эшләдем.

1986 елда ирем гүр иясе булды. Әнием шуннан бирле минем тәрбиядә. Энем Миннешәехтә дә, миндә дә ике бала. Ә Кадерниса әбиеңнең дүрт оныгы, биш оныкчыгы һәм дүрт оныкчык баласы бар.

Әнием ит ярата. «Миңа сөякле җирен генә бир», -ди. Сөяк тирәсендә ит бик тәмле була бит ул! Йомышын йомышлый алмый, шуңа да көне буе чүпрәк юам да чүпрәк юам. 108 яшьлек кешене карамаган кеше генә белми. Аш бүлмәсенә чыксам да, «син кайда, мин куркам. Күземә теләсә нәрсә күренә», - дип утыра. Күз алдында песиләр чабыша ди, йоклаганда саташа да башлады. Конфет суыра, авызы селкенгәнгә, бераз тынычлану өчен, сагыз да чәйни.

Ел саен яз көне Салкын Аланга кайтып китәбез, җәй азакларында киләбез. Әнинең йөрергә хәле юк. Авылга кайтасы булганда, урындыкка утыртып, ике ягыннан култыклап алып төшәбез. Әнкәйне карап, Сабан туе күргәнем юк. Энем кыз бала булса, миңа булышыр иде әле. Ир‑ат үзе дә хатын колы бит ул.

Свердловскида паспортта минем исемне Сыера дип язганнар. Сыер исемле кеше була димени инде?! Сыер булып йөри‑йөри гомерем үтте. Төзәтергә дип артыннан йөрмәдем дә, вакытым да булмады.

PS. Кадерниса әби туган-тумачалары арасында озак яшәү буенча рекорд куйса да, аңа тиңләшергә тырышучылар да бар. Әйтик, бер туганы 100 яше туларга бер генә көн кала вафат булган.

108 чик түгел
2014 елның 1 сентябренә булган мәгълүмат буенча, Татарстанда 100 яшьлек бусаганы үткән 223 кеше яши, шуларның 59ы - Казанда.
Йөзьяшәрләрнең 200е - хатын-кыз, 23е - ир-ат. Ләкин 108 яшь - Татарстан өчен чик түгел. Буада гомер кичергән Разыя апа Хәертдинова 109 яшен тутырып, быел яз мәрхүмә булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: