Шәһри Казан

ТӘРӘЗӘ ТӨБЕМ ИСЛЕ ГӨЛ...

Йортыгызның чын бакчага әйләнүен телисезме? Әлбәттә, тик аларны карарга-тәрбияләргә тырышлык, вакыт, игътибар, хәтта махсус белем дә кирәк бит, диярсез. Ә бит гөлләр арасында сезнең өчен бернинди дә мәшәкать тудырмый, шул ук вакытта йортыгызга гүзәллек бүләк итә торганнары да бар.

Реклама

Декоратор драцена
Дизайнерлар һәм декораторлар драценаны аеруча ярата һәм интерьерларны бизәгәндә аны бик теләп куллана. Бу аңлашыла да - драцена зур булмаган пальманы хәтерләтә, әмма ул бер дә көйсез түгел. Аның иң киң таралган төрләре - каймаланып торган драцена һәм Годсеф драценасы. Әлеге төрләр күләгәгә генә түгел, түбән температурага да түзә. Кышын 10-12 градус температурада да рәхәтләнеп үсә. Каймаланып торган драцена - 3 метрга кадәр, ә яфраклары яртышар метрга да җитә. Яфраклары шома һәм тар, кагыйдә буларак, алар сары, яки кызыл. Годсеф драценасы исә биек булып үсми (60 см). Аның яфраклары озынча була. Кайвакыт хуш исле сарылы-яшелле чәчәк ата. Ә алардан исә кызыл җиләкләр барлыкка килә.
Чуар яфраклы колеус
Колеусның яфраклары, үсә барган саен, яңадан-яңа төскә - аксыл сарыдан куе кызыл һәм бакыр төсенә керә бара. Яфракның өслеге төрле таплар, тимгелләр, буй-буй сызыклар белән тулган. Шуңа да әлеге гөл чәчәк букетын хәтерләтә. Колеус җылыны һәм яктылыкны ярата. Аның туфрагын артык дымлы итмәскә һәм җилле урынга куймаска кирәк. Бар тәрбия менә шушы.
Гүзәл аспидистра
Англиядә аны «чуен үсемлек» дип атыйлар. Аспидистра ландыш чәчәгенең якын туганы санала. Аның шәмәхә-сары чәчәкләре турыдан-туры тамыр-сабактан үсеп чыга. Чуар яфраклы аспидистра яктылык таләп итүчән, ярымкараңгылыкта аның яфрагындагы буй-буй сызыклары югалырга мөмкин. Ә менә эсселек, суык, тузан, һаваның газлар белән пычрануы, температураның кискен күчеше аңа бер дә комачауламый. Турыдан-туры төшкән кояш нурларын һәм гел күчереп утыртуны гына яратмый ул. Аспидистра корылыкка түзүчән, ә менә артык дымлылык аның өчен куркыныч. Су бөркегәнче, вакыт-вакыт аның яфракларын юып тору хәерлерәк. Әлеге гөлне тәрәзә төбендә үстерү мәҗбүри түгел, башка урында да ул үзен яхшы хис итә.
Кызыл уклы эхмея
Ул әйтерсең сугышка әзерләнә: киң ачык яшел яфраклары куе чәнечкеләр белән капланган. Юкка гына эхмея сүзе грек теленнән сөңге очы дип тәрҗемә ителми. Эхмеяның берничә төре билгеле - кызыл чәчәк ата торганнары, алсу, хәтта зәңгәрсу төслеләре дә бар. Эхмея май аеннан октябрьгә кадәр чәчәк ата. Әлеге горур чәчәкле гөл яктылык һәм җылы ярата - бүлмә температурасы 18 градустан ким булмаска тиеш. Бердәнбер шарт - әгәр дә өегез эссе икән, аңа вакыт-вакыт су бөркеп торыгыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: