Шәһри Казан

Тукай кайчан да Тукай

Яраткан китабым - Габдулла Тукайның сайланма әсәрләре. Анда шигырьләр, мәсәлләр, балалар өчен хикәяләр тупланган. Филология фәннәре кандидаты Фәрит Бәшир язганча: «Күңел Тукайга тора-тора кайта. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Тукай сүзе - бүгенге мәдәни тормышыбызның үзәге,сәяси кыйблабызның маягы»....

Реклама

«Ике күгәрчен» мәсәлендә әлеге ике кошның дус һәм тату яшәве искиткеч матур рәвештә сүрәтләнә. «...Шулай рәхәт-рәхәт кенә вакыт кичереп торганда, берзаман берсенең күңленә сәфәр кайгысы, сәяхәт дәрте төште». Һәм «...төрле габаиб-гараибне күреп, ялганны дөрестән аерырлык һәм булган илә булмаган әкиятләрне фәрекъ итәрлек гыйлем табып кайтасы килде...» Күгәрченнең юлында төрле куркыныч хәлләр очрый. «...Бәхетсез кош,... акрын гына, тагы әллә нинди бәлаләр күрмим дип, ватылган башы, бозылган канаты, суелган аягы илә өенә таба юнәлде... дустының канаты астына барып сыенды...» Әлеге мәсәл кыйммәтле киңәш белән тәмамлана: «Сез кайда барсаңыз да, дустларыңыз торган җирдән матур, күңелле урын тапмассыз».

Тукайның һәр сүзе - китап. Без бик тә бәхетле, чөнки үз гыйлеме белән уртаклашып, халкы өчен яшәгән Тукаебыз бар. Ташларга уелып язардай алтын киңәшләрне Тукайның бар әсәрендә дә табарга мөмкин. «Тиен» мәсәлендә бер Тиеннең Арысланга бер йөк чикләвек өчен хезмәт итүе тасвирлана. «...Кайвакыт Тиен, әллә ничек читкә караганда, үзенең иректәге иптәшләренең шатланып, сикерешеп, ботактан-ботакка йөргәннәрен һәм «шырт-шырт» чикләвек ярганнарын күрә иде...» «....Күп заманалар үтте, Тиен бичарабыз картайды». Арыслан Тиенне азат итә. «...вәгъдә буенча Арыслан тарафыннан күз күрмәгән, колак ишетмәгән диярлек дәрәҗәдә яхшы чикләвек тә бирелде. Әмма ни файда? Мискин Тиеннең тешләре күптән коелып беткән иде». Әлеге мәсәл шәкертләр гомеренең иң гүзәл вакытында мәдрәсәдә ачлы-туклы ятып гомер кичерүләренә ишарәләп тәмамлана һәм бүгенге көндә дә актуаль. Һәр мизгеле кадерле булган гомерне үкенмәслек, файдалы итеп үткәрү Тукайны борчыган.

Хәзерге вакытта киләчәк буынга тиешле игътибар бирергә тырышалар. «Бәхет» мәсәле аеруча гыйбрәтле. Өч бертуган уңышсызлыкларын Бәхет юклыктан гына күрә. «...Берзаман ничектер Бәхет, күзгә күренмичә генә, боларга кунакка килде дә бу өч агай-энегә нинди генә эш башкарсалар да, ярдәм итәргә сүз бирде...» Сәүдәгәрлеккә тотынганы зур бай булып китә, кятиб (писарь) булганы хакимлек дәрәҗәсенә күтәрелә, медальләр бирелә. Кулы белән чебен тотып утыручы өченче кардәш тә кулын селтәгән саен чебен тота. Кунакка гына килгән Бәхет озакламый китә. «...Ике карендаш зур бай вә дәүләтле булдылар. Өченчесе һаман явыз Бәхетне яманлап, авылдан-авылга, сукрана-сукрана, капчык тотып теләнергә китте...»

«Мосафирлар һәм Этләр» мәсәлендә: «Көнчеләр синең тәрәкъкыеңны күрерләр. Әмма син аларга карама, үз юлың берлән бар», - дип максатчан булырга өнди. Тукайны укыганда, акыл, зиһен арта, күңел ял таба. Әдипнең шигырьләре көйгә салына, алардан моң саркып тора. Шул ук вакытта алар шаян, оптимистик рухта, якты хис калдыралар.
Әле хәтерлим, кечкенә чакта матур яз ае апрельдә әнинең килендәше килде. Тышта кояш көлә, тамчы тама, күңелле көн. Апа аптыраулы, югалып калгандай иде. Нидер табарга тырышкандай басып торды да елап җибәрде. Әни: «Ни булды?» - дип, аны юатырга тотынды.Туган апа: «Бүген Тукайның туган көне, аны сагынып елыйм», - диде. Өзелеп елагач, безгә карап: «Ул ятимлектә үссә дә, бар кешеләргә ихтирамлы, эчкерсез, киң күңелле саф кеше булган. Яшьли китсә дә, күпме изгелек эшләгән», - диде.

Габдулла Тукайның даһи булуы белән беррәттән гадилеге, халыкчанлыгы, тормышчанлыгы аның «Мич башы кыйссасы»нда да чагыла. «Баштан үткән бер эш» дип шагыйрь авыру сәбәпле салкыннан зарлануын яза. «...Бинаән галәйһи мин, җылылык-фәлән сизмичә, көне-төне туңуда идем...» Беркөнне утын булмау сәбәпле ягылмаган номерын калдырып, ямщик яллап, борадәр мулла белән авылга китәләр. Фатирчы карт урыска төшәләр. Иптәше күршедәге базарлы авылга китә. Уртак тел табып, матур итеп сөйләшеп утырганнан соң, бабай аңа мич башына менеп ятарга киңәш итә. «...Менеп яттым... Мич башы рәхәт. Тән пешәргә җитә, аның саен шәп. Шулай рәхәтләнеп ятканда, өченче ел ук бик шәбәеп язган бер шигыремнең бәгъзе сәтырлары исемә төштеләр дә, үз-үземнән кычкырып көлә башладым. Шигырь ушбу иде:
Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик юк-бар теләк тели-тели;
Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.
Мич башына менмәм дим, имеш;
менмәссең, аркаң туңса!»


Тукайны һәркемгә укып карарга кирәк. Аның язмаларындагы җылы ярату хисе күңелне җәлеп итеп башкаларга да күчә. Тукай һаман да безнең янәшәдә. Ничә яшьтә булсак та, Габдулла Тукай безгә бик якын. Ул һәрвакыт мөлаем тугры дус булып кала белә.





Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: