Шәһри Казан

«Ул заманнар күпкә күңеллерәк иде...»

Шәмсия әби белән күптәннән очрашасым килеп йөри иде. Бер ялда әти-әнием янына кунакка кайткач, алар йортына юл тоттым. Мин кергәндә, ул йомшак кәнәфидә оныгы Роза апа белән сөйләшеп утыра иде. Кем кызы икәнемне әйтүгә, әбинең, өйдәгеләрнең хәлен сораша башлады. Минем дә кайда укуым турында хәбәрдар икән: «Инде ничәнче елыңны укыйсың?»...


Ниләр генә күрмәгән ул үзенең 99 еллык гомер юлында. Нинди генә авырлыкларны җиңеп чыкмаган икән шушы минем каршыда утыручы кечкенә генә сөйкемле карчык. «Авырын авыр иде дә ул заманнар, тик бүгенге белән чагыштырганда күпкә күңеллерәк иде», - ди ул, яшьлеген сагынып.
Шәмсия әби Мөбарәкшина 1913 елның беренче сентябрендә дөньяга аваз сала. Тормышлары авыр булмый, нәрсә генә дисәң дә, әтисе авылда почетлы кеше - колхоз рәисе вазифасын башкара. Шуңа да карамастан әниләре, ирем рәис була торып, нишләп әле мин колхозда тиеннәр өчен тир түгәргә тиеш, дими, эштә башкалардан калышмый. 5 балаларын да намуслы, хезмәт сөючән итеп үстерәләр.
- Ул чакларда яшьләр кайларда җыелып күңел ачалар иде? - дим, кызыксынып.
Шәмсия әби ялкынлана-ялкынлана сөйләп китә:
- Хәзерге кебек клублар юк иде инде ул заманнарда, әмма, клуб юк дип, өйдә ятмадык. Кич җитүгә, матур күлмәкләребезне киябез, чулпыларыбызны тагабыз да тугайга ашыгабыз. Гармунчы егет гармун уйный, ә калган егет-кызлар кара-каршы басып такмак әйтешә, төрле уеннар уйныйбыз, аннары парлылар җитәкләшеп тугай буенча китә...
Иреннән дә уңа ул. Хуҗахан абый укымышлы кеше була, балалар укыту өстенә, мәктәптә директор вазифасын да башкара. Бер-бер артлы 2 балалары дөньяга килә. Әмма бу бәхетне озак татырга туры килми. Бик күпләрнең аяз күкләрендә яшен булып кабынып, Бөек Ватан сугышы башлана. Хуҗахан абыйны да беренче көннәрдә үк сугышка алалар, 2 елдан соң Шәмсия әбигә кечкенә генә хат тапшыралар... Анда аның кадерле иренең һәлак булуы турында язылган... Тик тормыш дәвам итә, ике нарасыйны үстерергә, кеше итәргә кирәк. Шуның өстенә, авылда ирләр калмаганлыктан, бөтен авыр эш хатын-кыз өстенә төшә. Юл төзү, башка районнардан капчыклап симәнә ташу, урман кисү - болар Шәмсия әбине дә читләтеп үтми. Әле ярый кечкенә балаларын үстерешергә әнисе була.
Аның иң үзәгенә үткән эш - урман кисү була. Зәмһәрир суык кыш. Аякта бәйләнгән оек белән чабата. Шул килеш көне буе агач кисәргә кирәк. Алар, аяклары туңуга чыдый алмыйча, тауга йөгереп-менеп төшәләр, аяклар бераз җылынгандай була. Агач кисү сменалап башкарыла, чират буенча кисәләр. Бер тапкыр иптәш кызы Зәйтүнә белән Шәмсия әбигә кочак җитмәслек юан, күкләргә җитәрлек булып үскән имән туры килә. Алар: «Мондый агачны кисүе бик авыр бит, бүтәнен кисик әле», - дип сорыйлар. Бригадир, мыскыллы елмаеп: «Өлешегезгә тигән көмешегез», - ди. Ике яшь хатын елый-елый пычкы белән агачны ышкып, озак азапланалар. Тырыша торгач, барыбер агач бирешә. Тик ул авырга тиешле якка түгел, ә алар өстенә ава башлый. Бригадир башкаларга: «Тизрәк чабыгыз», - ди, ә кисүчеләр турында «оныта». Әле ярый үзләре сизеп алып, имән астында калудан чак котылалар. Эш аның белән генә бетми, соңыннан ауган агачны тураклап ярырга, тигез, матур итеп өеп куярга туры килә. «Барлыгы 40 кубометр утын чыкты», - ди Шәмсия әби.
Менә шулай итеп күп михнәтләр чигә-чигә, үзләре өшегән бәрәңге, алабута ашап, алар илебезнең алга таба яшәешен тәэмин итәләр.
Тик сугыш тәмамлангач та, илебездә хәлләр рәтләнми. Кире элеккеге тормыш рәвешенә кайту өчен бик күп көч куярга туры килә. «Сугыштан соң да колхозда баш эшчеләр без булдык», - ди ул.
Алны-ялны белми эшләү эзсез генә калмый, билгеле. Шәмсия әби инде байтак еллар өеннән чыга алмый, аяклары бик нык сызлый. Әмма ул бик бәхетле кеше: 4 оныгын гына түгел, 8 оныкчыгын күрү бәхетенә ирешкән, ә бу бөтен кешегә дә тәтеми. Бүгенге көндә улы, килене һәм Роза исемле оныгы тәрбиясендә яши. Район үзәгендә яшәүче кызы да һәркөнне шалтыратып әнисенең хәлен белеп тора.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: