Шәһри Казан

«Урындык ясау чепуха ул», – ди үзе мунча салган Гөлчирә Садыйкова

Гөлчирә Садыйкованың уңганлыгы хакында Әлфия апа Авзалова белән аның кызы Гүзәлдән ишеткәнем бар иде инде. «Гөлчирә кебек җитмеш төрле һөнәр иясе Татарстанда гына түгел, Россиядә дә юк», - диләр алар.

Гөлчирә апа Чаллыдан Казанга килгәч, үзем дә аның белән таныштым. Йөзеннән елмаю китмәгән бу мөлаем ханым үзенә бер күрүдә үк җәлеп итә.
Тукай районының Кармыя авылында туып-үскән кыз IV сыйныфта бер атна гына укып кала. 1941 ел була бу. Миннебаян апа ире Асылмәрдән белән олы улы Әхнәфне фронтка озата. Буй җитеп килгән кызларының берсе торф чыгарырга, икенчесе Калининград өлкәсенә заводка эшкә китә, ул дүрт бала белән кала. Бөтен авырлык калганнар арасында иң өлкәне - Гөлчирә җилкәсенә төшә. Унбер яшеннән үгез җигеп, урманнан үзе кискән утынны ташый кыз. Әнисе белән калган туганнарын ач үлем тырнагыннан йолып калу өчен хәер сорашырга да туры килә. Амбардан кесәләренә икмәк салып кайтканда тоткан бер милиционерның ничек итеп кулларын төйгәне бүген дә ­исендә...

Бөтен авырлыклардан бер юанычы була Гөлчирәнең: дүрт кило бәрәңгегә алыштырып алган гармуны. Уйнарга бик тиз өйрәнә ул, көн дә уйнап, күңелен юата. Әмма әтисе, сугыштан әйләнеп кайткач, шул кадерле гармунын бер капчык бәрәңгегә биреп җибәрә. Әнә шул чагында үзәкләре өзелеп елаулары да йөрәгендә калган.

Кыз трактор да йөртә, Пермь якларына чыгып китеп урман да кисә. Аннан Казанга кайтып штукатур-буяучы булып эшкә урнаша. Бервакыт урамда яшь җырчы Әлфия Авзалованы танып, аңа сүз куша. Шунда башланган дуслыклары мәңгелеккә була. Кияүгә чыгып, кабат Пермь якларына киткәч тә аралары суынмый. Хәзер инде мәрхүм, ире Назыйм Садыйков та баянчы була. Дүрт балалары да җыр-моңга оста. Гөлчирә апаның бүген җиде баяны, бер аккордеоны бар. Күңеле тулган саен, шуларны сыздыра...

Реклама

Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, диләр бит. Заводта эшләгәндә, Гөлчирә, җиде иптәше белән бергә, биеклектән егылып төшә. Араларыннан берсе шунда ук җан бирә. Гөлчирәне Казан хастаханәсендә дә дәвалап карыйлар, әмма булырлык түгел дип, кире Чаллыга кайтаралар. Ә анда «үлгән» дип, моргка кертеп куялар да ярырга өлгергәнче, туганнарына хәбәр итәләр. Янында яткан мәетне алырга килүчеләр Гөлчирә апаның күзләренә игътибар итеп: «Исән бугай ул», - дип, табибларга җиткерәләр...

Инвалид калдым дип кул кушырып утырмый Гөлчирә апа. Күн һәм мехтан хатын-кызлар өчен җылы аяк киемнәре, балыкчыларга унтылар тегә. Әле дә теккән әйберләрен Чаллы базарында сата. 75 яшенә кадәр үзе йөрткән «автолавка» машинасында авыл кешесенә базардан кирәк-ярагын да ташыган.

Берсендә кибеттә урындык карап йөргәндә, бәясен кыйм­мәтсенеп, аны да үзе ясый баш­лый. «Ирләр эшен ничек шулай җиңел генә башкарасыз?» - дип гаҗәпләнүчеләргә: «Аяк киеме тегү һәм урындык ясау чепуха ул», - дип кенә җавап бирә. Бакчасындагы мунчасын да үзе салган. (Дөрес, өен салганда, туганнары булышкан.) Тәрәзә рамнарына кадәр үзе ясаган, пыяласын да кисәргә өйрәнгән. Бары морҗасын гына кешедән ясаткан. Аннан мич чыгарырга да өйрәнгән. Җәй җитсә, Гөлчирә апа урманнан кайтып керми, үлән, җиләк җыя.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: