Шәһри Казан

Вьетнамга сәяхәт: эт ашыйлар, мәче сөймиләр, мусанг тизәгеннән җыеп киптерелгән каһвә өчен 100 меңнәрен түлиләр...

Кая сәяхәт итәргә икән дип шактый уйлангач, Вьетнамны сайларга булдык. Танышлар арасында Казандагы вьетнам базарын белүчеләр күп булса да, Вьетнам иленә баручылар юк диярлек.

«Вьетнамга килдек әле» дип СМС хәбәр язгач та, күпләр безне базарда дип аңлаган.

«Мяу» хәерчелекне аңлата

Җылы, йомшак һавасы белән каршы алды безне Камрань шәһәре аэропорты. 20 минутлап горур тауларга сокланып баргач, Нячанг курорт шәһәренә килеп җиттек. Россиялеләр бирегә соңгы өч елда гына күпләп килә башлаган. Хәзер, шаяртып, шәһәрне русча сөйләшә башлаган, диләр. Туристлар аңласын өчен, һәр җирдә элмә такталар рус телендә дә мәгълүмат бирә. Хәтта кибеттә бер сатучы егет, русча сөйләвеннән тыш, безнең татар икәнне белеп, «Рахмат» дип тә өстәде.

Беренче көннәрдә юлларда мотобайк, скутерларның тәртипсез йөрүләренә исебез китте. Юл аркылы чыкканда, тыз-быз чапкан транспорт чараларын кулыңны күтәреп туктатырга кирәк. Алар исә туктамый, ышкылып булса да узып китәләр. Ни хикмәт, юл һәлакәтләре дә сирәк була. Монда юлда иң мөһиме кеше түгел - машина. Шулай да автомобильләр күп түгел, ел саен машинага салым түләү күпләрнең хәленнән килми икән.

Кафеларга кергәч, иң беренче крокодил, бака, страус итен тәкъдим иттеләр. Үзебез ашарга кыймасак та, татып караганнар: «Бик тәмле, тавык итенә охшаган», - диделәр. Аларда эт ите деликатес булып санала икән. Аны аерым рестораннарда гына табып була ди. Шуңа да этне бик яраталар, ә менә песиләрне, киресенчә. Чөнки «мяу» вьетнам телендә хәерчелекне аңлата икән. Ишек төбендә табаклардагы суда йөзеп йөрүче төрле балык, моллюскаларны сатып алсаң, шунда ук кыздырып бирәләр. Без мидиядан авыз итәргә булдык. Матур итеп бизәп бирсәләр дә, ашарлык булмады. Тәме, исе буенча, су буендагы ләмне хәтерләтә. Комлыкта бер хатынның лобстер (кысласыман диңгез продукты) белән зур креветкалар кыздырганын күреп, тагын кызыктык.

Пляжда әбиләр креветка һәм лобстер кыздыра.

Тәме без ашарга ияләнгән креветканыкына охшамаса да, шундый булырга тиеш дип уйладык. Тамак та туйды, аксым бит ул, дибез. Соңыннан гына белдек: ул махсус үстерелә торган суалчан икән. Аппетит качты. Теге хатын белән бер-беребезне аңлый алмау бәласе! Шуннан соң рус кухнясыннан ерак китмәдек инде. Шөкер, монда ул яктан сайлау мөмкинлеге зур. Хәтта Горький исемендәге парк та бар. Һәр кич рус кызы җырлары белән сөендерә, диңгез буендагы ачык һавадагы ресторан иң яраткан урыннарның берсенә әйләнде. Берсендә, ни күрик, ресторанда өстәлдән урындыкка бер бака сикереп йөри. Шундагы ир-атлар официантларга: «Тотыгыз да кыздырып бирегез, безнеке ул», - дип күрсәтмә бирде. Гомумән, монда иркенләп йөргән кәлтә, күсе, зур тараканнар - еш күренеш.

Вьетнам халкы шундый ризык кына ашаганга гәүдәгә ыспай, күрәсең. Шулай да гидыбызның әйтүенә караганда, корсак үссә, алар өчен бик зур дәрәҗә икән. Кайбер ир-атлар озын тырнак үстерә. Бу - авыр эштә тир түкмәү билгесе. Тәннәре ак булсын өчен киенеп, битләрен яртылаш битлек белән каплап йөрүчеләр күп. Кайберләре сату урынында ашыйлар, җиргә куелган табакларда кием, табак-савыт юалар, гамак эләләр дә, шунда ук йоклыйлар. Бер чәчтарашханәдә киселгән чәчләр өстеннән йөрүләрен күреп, исебез китте - палас­мыни.

Реклама

Вьетнам халкының 80-90 проценты укымышлы икән. Азия илләре өчен зур күрсәткеч бу. Шулай да, дәүләт тарафыннан уку йортларын финанслау начар булгач, IX сыйныфтан соң күп әти-әни баласын укыта алмый. Пенсияне бюджетта эшләгән кешеләр белән хәрбиләр генә ала. Шуңа да олы яшьтәге вьетнамлыларның төрле нәрсә сатып акча эш­ләп йөргәнен күрергә була. Безне гаҗәпләндергән тагын бер нәрсә - халык һәр бинада берәр почмакта Аллаларына ашарга куя. Бу дин түгел, йолалар жыелмасы, «тхо кунг то тьен» -ата-бабага табыну дип атала икән. Шуңа да, статистика буенча, әлеге дәүләттә халыкның 80 проценты атеист санала.

Диңгез өстендә... йөздек

Ялыбызның бер көнен Хон Че дигән утрауга багышладык. Анда эләгер өчен 12 минут буе канат юлы белән барырга кирәк. Гиннессның рекордлар китабына кертелгән әлеге юл дөньяда иң озыны һәм биеге булып санала. Диңгез өстеннән 40 метр өстә талгын гына «йөзеп» бару - искитмәле күренеш. Әйтерсең син кош кебек очып барасың. Әлеге утрауны Винперл дип тә йөртәләр. Монда тәкъдим ителгән уен аттракционнарыннан башлар әйләнә. Океанариумга кереп, балыклар карап чыгарга да, дельфиннар чыгышын кү­зәтеп, алар белән бергә йөзәргә дә була. Миңа тауга алып менеп төшә торган электр чаналарында йөрү бик ошады! Тау өстеннән ачылган гүзәл күренешне, җил тизлегендә аска томырылуны сүз белән аңлатып булмый. Бер мизгелгә балачакка кайткандай буласың. Вьетнам, Кытай халкының да яраткан урыны бу.

Октябрь аеннан гыйнварга кадәр биредә һава торышы ял итәр өчен бик кулай түгел. Җил булырга, туктаусыз яңгыр яварга мөмкин. Без балык тотарга, көймәләрдә йөзәргә тыныч утрауга бардык. Теплоходта барганда яр буенда урнашкан балыкчылар авылларын, берән-сәрән утырган алачык сыман өйләрне күрергә була. Диңгез буенда яшәүче халыкның төп кәсебе - балык, төрле моллюскалар сатып көн күрү. Гид әйтүенчә, хәзер аларның барысын да махсус үс­терәләр икән. Кафеларда тәкъдим ителә торганнары да сулыклардан тотылмаган. Кибетләрдә күпләп тәкъдим ителә торган энҗе таш белән дә шул хәл. Шулай ук кибетләрдә каһвә белән чәйнең дә чыны бәхетлеләргә генә эләгәдер. Вьетнамның үзендә җитештерелсә дә, туристларга тәкъдим ителә торган дөньяда иң затлы саналган кофе - лювакның 98 проценты ялган ди. Әлеге төр каһвә мусанг дигән җәнлек тизәгеннән җыеп алып киптерелә. Шуңа да бик кыйбат йөри. Чынының 500 граммы, безнең акча белән, кимендә, 100000 сум булырга тиеш ди.

Урамда такси ролен үтәүче велосипед йөртүчеләр бик күп. Кирәк урынга шунда ук алып барып куялар.

Күңелле сәяхәтебезнең ахыргы көннәрендә табигать кенә түгел, үзебез дә еладык. «1 канал»дан Мисырдан очкан самолет шартлавын ишеткәч, йөрәк жу итте. Ходай кушмаган эш булмас, күрәчәк булмасын, дип кенә үзебезне тынычландырдык.

Соңгы көнне урамда су ерып йөрдек, диңгезгә якын да барырлык түгел иде. Шуңа да ул көнне ял итү, сәламәтлекне ныгыту үзәгенә бардык. 39 градуслы эссе минераль чишмә суларында, шарлавыкта коенып, балчык белән сыланып утырганда коеп яуган яңгыр сизелмәде дә. Аннан чыкканда, үзеңне яңадан туган кебек хис итәсең.

Ялда рәхәт булса да, туган як һавасы үзенә тарта. Икенче көнне Казаныбыз урамы буйлап машинада барганда, и рәхәт тә яшибез, бар җир матур, төзек, юлларда тәртип дип, татар җырларын тыңлап сөендем.



Коеп яуган яңгырдан урамнарда елгалар хасил булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • 16 января 2018 в 13:16
    Ник өйдә утырасыз, бабайлар?
    Казанда «Тормышны яратучылар» («Жизнелюб») клуб­ларына 5 меңнән артык кеше йөри, шуның 80 проценты – хатын-кызлар.
    95
    0
    1