Шәһри Казан

Ябыштырмаска!

Кечкенә чакта кача‑кача сагыз дип сумала чәйнәгәнне хәтерлим. Дәү әтинең тимер-томырлары арасында тузанланып беткән кара ташны каезлап, тешләп ала идек тә, яңаклар арыганчы, рәхәтләнеп чәйни идек. Сумала тәме бүген дә авызда. Чия агачы ботагындагы чәерне чәйнәгәнебез дә истә. Анысы тешләргә сыланып бетә иде.

Сагызның урыны - урындык асты?
Соңрак ап‑ак сагызлар барлыкка килде. Сайлап алу мөмкинлеге артты, ассортимент киңәйде... Ул чакта сагыз тансык иде, хәзер адым саен. Чәйнәлгәне дә еш очрый. Сыер кебек лачтор-лочтыр күшәгән кешене күргәч, күңелсез булып китә. Аеруча җәмәгать урыннарында бу килешми. Чәйнәү бер хәл, халык күп йөри торган урыннарда сагызның төп урыны - урындык, өстәл асты. Күшәп арыгач, күпләр куярга урын тапмаган чәерне әнә шулай ябыштырып китә.

- Сынлы сәнгать күргәз­мәсе тәмамлангач, картиналарны «салдырганда», кайбер эшләрнең артында сагыз күрергә була, - ди рәссам Булат Гильванов. - Моңа башта ачу килсә дә, сөенеп тә куям. Чөнки нәкъ менә әлеге эш тамашачының игътибарын җәлеп иткән. Ул нәкъ менә шушы урында туктап уйланган дигән сүз.

Мондый «уйланып утырган» урыннар мәктәптә, театр биналарында бик күп. Идән юучылар мәктәптә парта асларын кырып бетереп булмый дип зарланса, театрда, концертлар оештырыла торган биналарда эшләүче җыештыручылар урындык асларын чистартып җәфа чигә. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов әйтүенчә, урындык астындагы сагыз - аларга да яхшы таныш күренеш. Җыештыручылар тиз арада барысын да чистартырга тырыша.

- Сайтыбызда да, залга үзең белән ашарга, эчәргә алып кермәвегез сорала, диеп язылган. Сагыз турында конкрет искәртелмәсә дә, тамашачыбызның тәрбияле булуына өметләнәбез. Үзеңнән соң сагыз ябыштырып калдыру, әл­бәттә, матур күренеш түгел, - ди Илшат Латыйпов.

Файдасына караганда, зыяны күбрәк
Социаль челтәрдә үткә­релгән сораштыру нәтиҗә­ләреннән күренгәнчә, 52 процент кеше сагызны эш булмаудан чәйни. 23 проценты сулышны сафландыру, авыз тәмен яхшырту өчен куллана. Җавап бирүчеләрнең 14 проценты сагыз тәмнәрен сыный, 8 проценты сагыз тышлыкларын җыя, 2 процент кеше исә, зыянлы дип, сагыз чәйнәми. Респондентлар арасында «бөкеләр вакытында сагыз чәйнәү тынычландыра», «сагызсыз тормышымны күз алдына китерә алмыйм, ул наркотик кебек, көн дә кирәк», «тәмәкене ташлар өчен, сагызга күчтем» дигән җаваплар да бар. Наркотик дигәннән, галимнәр раслаганча, составында бернинди никотин булмаса да, кеше, тәмәке, кофе кебек үк, сагызга да тиз ияләнә икән. Хәзер сагыз синтетик полимердан эшләнә.

Реклама

Бер туктамый күшәү әдәпсезлек булып саналу бер хәл, күп чәйнәү кеше сәламәтлегенә дә тискәре тәэсир итә. Психологлар исә, сагызны еш чәйнәгән балаларның интеллект дәрәҗәсе төшә, игътибары кими, фикерләү сәләте начарлана, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Без кечкенә чакта өлкәннәр сагыздагы «Е»лар белән куркыталар иде. Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе табибы Роза Алимова да зыянында тукталды.

- Рекламаларда сагызны гел мактыйлар. Имеш, ул кариесны булдырмый, теш эмален ныгыта, сулышны сафландыра. Ләкин барысы да алай үк түгел шул. Әйе, сагыз чәйнәгәндә теш аз булса да чистара, ләкин сагыз гына теш щеткасын алыштыра алмый. Чәйнә­гәндә бүленеп чыккан се­ләгәй төрле микроблардан саклый, тик ач карынга күп чәйнәсәң, ашказаны җәрәхәте авырулары башланырга мөмкин. Кыскасы, сагызның файдасына караганда, зыяны күбрәк. Сагызны авызда озак тоту теш эмален боза, сагыз составындагы «Е» төркеменнән булган матдәләр аллергия китереп чыгарырга, гормональ балансны бозарга мөмкин. Тәмәке тартканда бер үк вакытта сагыз да чәйнәү аеруча зыянлы. Тәмәкенең начар элементларын сагыз тартып алып, селәгәй белән организмга күчерә. Тәмәкенең тискәре тәэсире тагын да арта, - диде табиб.

Күп илләрдә җәмәгать урыннарында сагыз чәйнәү әдәпсезлек, этикетны бозу булып санала. Бездә дә мондый кагыйдә кертелсә, начар булмас иде. Хәер, кайбер һөнәр ияләренә сагыз чәйнәү рөхсәт ителми. Әйтик, бу «Табиблар өчен этика кодексы» кагыйдәләрен боза. Кеше күпләп йөри торган урыннарда «сагыз чәйнәмәскә, аны урындыкка ябыштырган өчен штраф» дип язып куркытсалар, бәлки сагызлы җиһазлар кимер, кеше дә әдәплерәк булыр иде.

Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе табибы Роза Алимовадан киңәшләр:

  • Сагызны, ашаганнан соң, 5-10 минут кына һәм көненә өч тапкыр гына чәйнәсәң яхшы.
  • 3 яшькә кадәр балаларга сагыз бирергә бөтенләй ярамый.
  • Ач карынга сагыз аеруча зыянлы.
  • Сагызны тешне чистарту ысулы буларак файдалану дөрес түгел, иң яхшысы - ашаганнан соң бер алма ашагыз, ул авыз куышлыгын яхшырак чистарта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: