Шәһри Казан

Якын дустым крокодил

Элек төрмәдә күзәтүче (надзиратель) булып эш­ләгән Крис Уэллер, пенсиягә чыкканнан соң, үзенә иптәш итеп крокодил сайлауны өстен күргән. Британиянең Кент шәһәрендә яшәүче Крис өчен, өйдә яши торган эт-песиләргә караганда, Цезарь исемле ерткыч крокодил күп­кә кадерлерәк. Цезарь өчен бассейн, сай сулык һәм өч йозакка бик­ләнә торган махсус ишек ясарга 50 мең...

Элек төрмәдә күзәтүче (надзиратель) булып эш­ләгән Крис Уэллер, пенсиягә чыкканнан соң, үзенә иптәш итеп крокодил сайлауны өстен күргән. Британиянең Кент шәһәрендә яшәүче Крис өчен, өйдә яши торган эт-песиләргә караганда, Цезарь исемле ерткыч крокодил күп­кә кадерлерәк.
Цезарь өчен бассейн, сай сулык һәм өч йозакка бик­ләнә торган махсус ишек ясарга 50 мең доллар акчасын да кызганмый ху­җа. Ал­лигатор исә 40 елга чаклы яши һәм озынлыгы буенча 2 метрга җитә торган кро­кодилсыман кайманнар тө­рен­нән. Сатып алган мизгелдә Цезарь бер учка сыеп бе­тә торган җан иясе генә булса да, бүгенге көн­дә ярыйсы ук үскән инде.
Баштарак үзен тәртипсез тоткан, еш кына хуҗасын да тешләштергәләгән Цезарь хәзер үзенең тормыш рәвешенә күнеккән, тыныч­ланган. Хуҗасы бе­лән телевизор карау, аның янәшәсендә йоклау - ярат­кан шөгыльләре аның. Алар бергәләп урамда һава сулап йөриләр, кергәч исә, крокодил хуҗасының аяк очларына ятып йокыга тала. «Мин кырык ел дәвамында читлек артындагы кыргый «хайван»нарны сакладым. Шулай булгач, крокодил белән эшләү һәм яшәү­нең бернинди авырлыгын күр­мим», - ди элеккеге төр­мә күзәтүчесе.
Пенсионер әле Цезарьны «өйләндерергә» дә әзер, тик менә «килен»нең аларның тормыш рәвешен кабул итә алмавыннан гына куркып тора.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: