Шәһри Казан

Йорт түбәсенә акча бирегез әле...

Яңа йорт салдырып мәшәкатьләнгән Ногманнарның акчалары бетеп китте. Шифер юнәтеп, түбә генә ябасы калган иде югыйсә. Ә акча юк һәм якын арада керер җае да күренми.

Колхоз күптән тезләнгән, ә үгезгә әле ит кунмаган. Җитмәсә, авылдагы башка туган-тумача да нәкъ шундый ук хәлдә. Уйлый торгач, Ногман хатыны шәһәрдәге хәллерәк бер туганын исенә төшерде.
– Дөрес, чыбык очы гына инде ул безгә, ну болай түбәсез яшәп булмый, син ир кеше, барып сорап кара, – диде ул иренә.
– Юк, юк, бер белмәгән кешедән ничек акча сорарга кирәк, – дип, Ногман баштарак киреләнеп маташкан булды.

Әмма хатыны:
– Алайса, кышны әнә мунчада чыгарсың! – дип тамак яргач, бик тиз ризалашты.
Учына тоткан кәгазьгә язылган йортны эзләп табуга, авыр тимер ишекне өстенә сырма атлас халат кигән такыр башлы бер адәм ачты. Янында куркыныч кыяфәтле бозау кадәр эте дә бар иде. Каушавыннан тотлыга башлаган Ногман үзенең кем булуын аңлатырга азапланып карады.

Әмма теге адәм рәтләп тыңлап та тормыйча:
– Килгәнсең икән, кер, – дип артыннан иярергә боерык бирде.
Аннан туган тиешле кеше йомшак кәнәфиенә җайлап кына барып утырды да:
– Йә, ни йомыш? – дип, каршында торган Ногманны күзләре белән бораулый башлады.
Тегесе, шабыр тиргә батып, көч-хәл белән ни өчен килгәнен сөйләп бирде. Тамагын кыргалап тыңлаган такырбашка Ногманның зарланып сөйләве бик үк ошап бетмәде булса кирәк.
– Үзем белән дә шулдый ук хәл, – диде ул, сөмсере коелып. – Шәһәр читендә яңа салынган өч катлы йортым тора, ә яшәп булмый...
– Нишләп, безнекедәй түбәсе юкмы әллә?
– Түбәсе барлыкка бар анысы, бассейны әзер түгел. Дөресрәге, шул бассейнны тышлату өчен яраклы плитка табып булмый. Мин апайтканы хатынга ошамый, хатын тапканы – миңа... Йә төсе ямьсез, йә рәсеме күңелгә ятмый. Менә шулай яшибез әлегә, юньлерәк плитә очрамасмы дип...
Берни аңламаган Ногман, оялып кына:
- Йорты әзер булгач, ул нәрсәсез генә яшәп булмыймы соң? – дип сорап куйды.

Реклама

Сорамаса хәерлерәк буласы икән. Такырбашның ачуыннан шундук чырае үзгәрде, хәтта яңаклары ук чалшаеп китте.
– Син нәрсә, мине кем дип белдең? – диде ул Ногманга, күзләрен шарландырып. Әгәр дә дуслар җыелгач, бассейның кая, дип сорасалар, мин нәрсә күрсәтергә тиеш? Атаң башынмы? Йортында бассейн булмаган кеше белән сөйләшеп тә тормыйлар хәзер. Шуны да белмәскә, авыл сарыгы!
Хуҗасына ияреп эте дә өрә башлагач, коты алынган Ногман урамга чыгып ычкынганын сизми калды. Нинди акча ди ул, әле исән калуына шатланырга кирәк. Бу шәһәрнекеләргә белер-белмәс сорау биреп, башсыз калуын да бар дип, ул юл буе исән калуына шатланып кайтты.

Кичен өенә кайтып керүенә, хатынының: “Булдымы?” – дип соравына Ногман кулын гына селтәде.
– Аның үзенең дә башы каткан, – диде ул аптырап карап торган хатынына. Без түбә ябарга шифер эзләгән кебек, ул да ниндидер плитка таба алмый интегә. Шуны тапмый торып, ул йортта яшәп булмый, дип әйтә.

Шәһәрдәге туганының хәлен аңлагандай:
– Шулайдыр, йорт җиткерүләре хәзер кайда да җиңел түгел, – дип хатыны авырсынып куйды.
Ахыр чиктә Ногманнар яңа йортка барыбер күченделәр. Ныклап ашатканнан соң көрәеп киткән үгез дә ярдәм итте. Ул шәһәрдә генә бассейны әзер булмаган йортка күчәргә ярамый икән. Авылда алай түгел, баш очыңда түбәң булса, яшә дә яшә рәхәтләнеп!

Илдар Хәйруллин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: