Шәһри Казан

ЮХИДИ хезмәткәрләре белән сөйләшү СЕРЛӘРЕ

Юл кагыйдәләрен бозмый йөрсәң дә, ЮХИДИ хезмәткәрләрен күргәч, никтер барыбер йөрәк ешрак тибә башлый. Инспекторлардан шүрләү канга сеңгән, күрәсең. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткач, еш кына югалып, каушап каласың, нәрсә ярый, ниләр юк икәнен дә белеп бетермисең. Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыятенең Татарстандагы оешмасы юристы Татьяна Кулагина белән машина йөртүченең хокуклары турында сөйләштек.

Реклама


Гаепне исбатлау - инспектор эше

Закон нигезендә, кагыйдә бозмаган очракта, ЮХИДИ хезмәткәрләре документларны тикшерү һәм башка максатларда автомобильне бары юл-патруль постларында гына туктата ала. Ниндидер рейд булса, шәһәр эчендә туктатырга мөмкин. Махсус операция, рейд кысаларында туктаткан очракта, инспекторның кулында эчке эшләр бүлеге тарафыннан бирелгән фәрман булырга тиеш. Шик туса, ЮХИДИнең кизү тору бүлегенә шалтыратып, бу сорауны ачык­ларга була.
Сезне туктаттылар ди. Нишләргә? Инспектор белән ничек сөйләшергә?

- Хезмәткәрләр арасында төрлесе бар. Вазифаларын үз файдасына кулланучылар да очрый, шуңа да машина йөртүчегә үз хокукларын белү кирәк. Истә тотыгыз: руль артында сезнең өчен төп нәрсә - юл йөрү кагыйдәләре. Инспектор белән сөйләшкәндә дә шул кагыйдәләрне төгәл белү сорала, - ди юрист Татьяна Кулагина.

Хәер, моннан тыш та, кайбер нәрсәләрне белү комачау итми. «Полиция турында»гы закон бар. Аның нигезендә, инспектор, машинаны туктаткач та, автомобиль йөртүче белән үзен таныштырырга, туктату сәбәбен аңлатырга тиеш. Аклану, каршы әйтү, кычкыру, янау - берсе дә автомобиль хуҗасы файдасына түгел. Ничек диләр әле, машина йөртүче үзенең гаепле булмавын дәлилләргә тиеш түгел, аның гаебен исбатлау- инспектор эше.

- ЮХИДИ хезмәткәре сезне нахакка гаепли дип саныйсыз икән, дәлилләнгән аргументларыгызны китерә аласыз. Моны телдән әйтергә, шулай ук язмача формада беркетмәдә күрсәтергә була. Истә тотыгыз, һәр гражданинның үз хокук­ларын якларга хакы бар. Бәхәсле очрак­ларда инспектор белән сөйләшүне видеога яздырып барсагыз яхшырак. Бу - хокук нормаларын бозуга керми, эш вакытында ­ЮХИДИ хезмәткәре дәүләт хезмәтендә санала, «Полиция турында»гы законга буйсына, димәк, һәркем өчен ачык булырга тиеш, - дип аңлата Татьяна Кулагина.

Еш кына, инспектор туктатуга, аның каршысына ашыгабыз, сөйләшү озакка китсә, салондагы пассажирлар да чыгып җитә әле. Баксаң, закон нигезендә, автомобильдән чыгу мәҗбүри түгел икән. Бары инспектор үзе сораган очракта гына моны эшләргә була, ә болай машина тәрәзәсен ачып кына сөйләшергә дә мөмкин. Дөрес, административ кулга алу, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүгә кагылышлы беркетмә төзелгәндә, машинаны калдырырга туры киләчәк.
Юрист Татьяна Кулагина әйтүенчә, караңгыда трассада, кыр, урман буенда туктатсалар, машинаны сүндерергә ярамый. Көтелмәгән хәл килеп чыга калса, сез һәрчак кузгалып китәргә әзер булырга тиеш.

Машина йөртүче - бирә, ЮХИДИ хезмәткәре - күрсәтә

«Документларны инспекторның кулына тапшырырга ярыймы?» дигән сорау белән дә күпләр кызыксына. Ярый. Чөнки юл йөрү кагыйдәсенең 2.11.нче пунктында нәкъ менә документларны күрсәтергә түгел, ә бирергә кирәк, диелгән.

Ерактан документ күрсәтү ка­гый­дәне бозуга керә. Инспекторга документларның чынлыгын аң­лау өчен, аларны яхшылап күрергә кирәк. Документларны ЮХИДИ хезмәткәренә тапшырганчы, аның үзенең документларын сорау да комачау итми. Ә менә ул шәхесен раслаган таныклыгын бары күрсәтергә генә хаклы.

Әгәр гаебегез бар икән, барысы да аңлашыла - протокол тутырачак­лар, юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен, штраф түләргә туры киләчәк. Монда инде бәхәскә керү, үкенү, аклану - файдасыз. Әгәр инде гаепсез икәнсез, инспектор сезне җибәрергә тиеш. Закон нигезендә, аның сезне тоткарларга, багажникны тикшерергә хакы юк. Янгын сүндерү җайланмасы, «аптечка», авария билгесе булмаган өчен дә штрафны инс­пектор салмый. Бу предметлар техник тикшерү узганда сорала.

Шулай да инспектор ниндидер сәбәпләр аркасында багажникны ачтыра икән, бу вакытта ике шаһит (понятой) булырга тиеш һәм процессны видеога төшерү мәҗбүри. Бу хакта язмача беркетмә тутырыла, аның бер экземпляры машина йөртүчегә бирелә. Инспектор шаһит итеп хезмәттәшләрен чакыра алмый.

Автомәктәптә укыганда, безгә укытучылар: «Инспектор белән бәхәскә керү файдасыз. Алар һәрчак хаклы», - дип өйрәттеләр. Бу фикер белән килешмәскә дә мөмкин анысы, шулай да юрист Татьяна Кулагина да: «Яшерер нәрсәгез юк икән, багажникны курыкмыйча ачып күрсәтегез, юлыгызны тизрәк дәвам итәрсез», - дип киңәш итә.

Кайчакта инспекторлар багажникны гына түгел, капотны да ачарга куша. Имеш, кузов һәм двигатель номерларын тикшерәләр. Моны эшләргә хаклары бар, тик менә номерны чистартуны таләп итәргә тиеш түгелләр. Машинаның техник торышын бары техник контроль инспекторлары постта махсус җайланма белән генә тикшерә ала.

Өрергә кушсалар

юл иминлеге хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә еш кына махсус «трубка»га өрергә кушалар. Медицина тикшерүе узарга җибәрергә дә мөмкиннәр. Кайсы очракта каршы килергә һәм кайчан ризалашыр­га мөмкин?

«Трубка»га өрдерүнең төп максаты - организмдагы алкоголь күләмен ачыклау. Медицина тикшерүе - киңрәк мәгънәне эченә ала торган төшенчә. Ул бары махсус медицина учреждениесендә генә үткәрелә. Монда кешенең аекмы, исерекме икәненнән тыш, наркотик матдәләр кулланмаганмы икәнен дә билгелиләр. Трубкага өрүдән тыш, сидек анализы да тапшырырга туры киләчәк.

Инспектор трубкага өрергә мәҗбүр итә алмый, ә менә медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен җәза шактый катгый - машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

- Кайбер очракта машина йөртүченең үз хокукларын белмәвеннән, игътибарсыз булуыннан файдаланып, инспекторлар «медицина тикшерүеннән баш тартам» дип язылган беркетмәгә кул куйдыртырга мөмкиннәр, шуңа да документны имзалаганчы, һәрберсен җентекләп уку сорала. Әгәр медицина тикшерүе узарга ризалашкан икәнсез, инспектор бу процедураның тәртипләрен аңлатырга тиеш. Бер литрга туры килгән алкоголь күрсәткече 0,16 милиграммнан артмаган очракта, кеше аек дип таныла. Аракы эчкәнең ачык­ланса, 30 мең сум штраф өстенә, 18-24 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәчәкләр, - ди юрист.
Тагын бер еш очрый торган хәл - инспектор автомобиль йөртүчене үз машинасына чакыра. Моны эшләү мәҗбүри түгел. Бары эләктереп алу планы (план - перехват) вакытында гына инспектор машинасына күчеп утырырга кирәк.

Эләктерелмәгән каеш өчен штрафлар еш салалар. Машина йөртүче бик күпләр, мин каешны машинаны йөрткәндә генә эләктерәм, хәзер туктадым, шуңа ычкындырдым, дип аңлатып котылыр­га тырыша.
- Тик тәҗрибәле машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәре туктаткач та, каешны аның күз алдында гына ычкындырырга кирәклеген яхшы белә. Ничек кенә булмасын, инспектор каешны эләктермәгән дип гаепли икән, аның дәлиле булырга тиеш,- дип искәртә Татьяна Кулагина.
Юлларда имин йөрергә язсын.

Үзең белән нинди документлар йөртергә кирәк?

Автомобиль йөртүче һәрвакыт үзе белән машина йөртү таныклыгын, транспортның теркәлүе турындагы документны, ОСАГО иминият полисын йөртергә тиеш. Кайбер очракларда шофердан башка документлар, әйтик, паспорт сорарга да мөмкиннәр. Быелдан ОСАГО полисын электрон вариантта да алырга була. Юлга чыкканда, бу документны кәгазьгә чыгартып алырга кирәк. Таксида йөрүчеләргә пассажирлар, йөк ташуга махсус рөхсәт кәгазен онытмаска киңәш ителә.

Машинада нәрсә булырга тиеш?

Закон нигезендә, машинада медицина аптечкасы, янгын сүндерү җайланмасы һәм юл һәлакәте булганда куела торган махсус күрсәткеч-билге булырга тиеш. Бу өч кирәкле предметларсыз машинаны йөртү тыела, әлеге кагыйдәне бозган өчен 500 сум штраф каралган. Җәзасы әллә ни катгый булмаса да, юк кына нәрсәләрнең булмавы зур күңелсезлекләргә китерергә мөмкин икәнен дә истән чыгармаска кирәк. Юлда ни булмас. Машина йөртүченең бурычы - беренче чиратта үзенең, пассажирларының, машинасының куркынычсызлыгын кайгырту.

Әгәр юл хәрәкәте иминлеге инспекторының үз-үзен тотышыннан канәгать түгелсез икән, ул вазифаларын тиешенчә үтәми дип санаганда, ЮХИДИ хезмәтенең «кайнар элемтә» телефоны (843) 5 33-38-59 номерына шалтыратырга була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    346
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    460
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    831
    0
    2