Шәһри Казан

«Үземне дүрт балалы, чибәр хатынлы итеп күрәм»

Һәркемгә мәгълүм булганча, спорт - сәламәтлек чыганагы. Хәзерге көндә олысы да, кечесе дә спортка тартыла. Аның иң популяр төрләреннән берсе - футбол. Әй рәхәт тә соң бала-чагага: мәктәптән өйгә кайта да, букчасын атып бәреп, урамга футбол уйнарга чыгып китә... Яшьләрнең дә бөтенесе диярлек бу уен төрен үз итә: телевизордан җан...

Менә минем дә футболны балачактан үз иткән бер танышым бар. Ринат ӘСХӘДУЛЛИН - Түбән Кама малае. Сәнгатькә дә кечкенәдән гашыйк ул. Әнисе Нәсимә аны, курай һәм флейтада уйнарга өйрәнү өчен, музыка мәктәбенә бирә. Әле хәзер дә, кураен кулга алып, бар тарафны моңлы татар көенә күмәргә ярата икән Ринат.
Өченче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Ринат җәйге ялларда футболга гашыйк була. «Яңа мәхәббәте» аны Түбән Каманың «Нефтехимик» футбол командасына алып килә. Җәй буе туп тибеп, ялы сизелмичә дә үтеп китә. Инде кабат уку башлангач, музыка мәктәбенә дә йөрергә туры килә аңа. Һәм шул чакта аның алдында беренче тормыш сайлавы барлыкка килә. Нәрсәне сайлаган, дип уйлыйсызмы? Әлбәттә, футболны!
Футболга мәхәббәте аны Казанның физик культура институтына укырга керергә мәҗбүр итә. Үзенең 22 яшендә Ринат инде күптөрле призлы урыннарга лаек була һәм шактый кубоклар ота. Мәсәлән: «КФЛның иң яхшы капкачысы», Казан Спартак кубогының финалчысы, «Студентлар Лигасы»ның финалчысы һәм чемпионы, 2011 елда Смоленск шәһәрендә авиация сәнәгате тармагында узган чемпионатның Россия чемпионы, Сурков исемендәге «ПрофАвиа» кубогының чемпионы, 2005 елның «Мини футбол» буенча республика чемпионы, 2006 елда Түбән Кама чемпионы... Ринат, «Макдоналдс»та эшләгәнгә күрә, «Макдоналдс» уздыра торган Россия турнирларының «Иң танылган уенчысы» исеменә дә лаек була. Болар аның уңышларыннан бары тик берничәсе генә.
Бераз үзе белән дә аралашып алыйк:
- Ринат, беренче уеныңны хәтерлисеңме?
- Уеннар күп булды, әмма беренчесен берничек тә онытып булмастыр ул: аяклар калтырый, баш буш, йөрәк дөп-дөп тибә... Яхшы уйнадык, тик җиңелдек.
- Туп сиңа таба якынлашканда, капкачы буларак нинди хисләр тоясың?
- Футболда туп секундына 120-150 км тизлек белән оча һәм инде аны тоту - үзе бер шатлык. Ә сикереп тотсаң, хисләрне кая куярга да белмисең.
- Синең капкага кертелгән тупларның санын якынча әйтә аласыңмы?
- Юк, алар күп. Сигез ел эчендә шактый оттырырга һәм отарга туры килде. Әмма кайбер оттырган уеннар әле дә төшемә керә. Бергә уйнаган егетләр белә инде мине: андый вакытта берничә сәгать буе сөйләшмичә йөри алам. (Елмая.)
- Нинди футбол командасын үзеңә үрнәк итеп куяр идең?
- Футболны яратучы һәм күп еллар уйнаучы, күзәтүче буларак, Германия җыелма командасын атый алам. Алардагы тәртип, профессиональлек күп нәрсәгә өйрәтергә сәләтле.
- Ринат, син бит әле җырлар да язасың һәм аларны үзең башкарасың да...
- Әйе, ләкин ул үзем өчен генә, хобби сыман. Сүзләрен үзем язам, көен абыем Рамил, кайвакыт «Казан егетләре» төркемендәге дустым яза. Әмма моңланганда яки кәефем шәп булганда гына җырлыйм. (Елмая.)
- Тормышыңны 10 елдан соң ничегрәк күз алдыңа китерәсең?
- Ун елдан соң мин үземне бәхетле күзле, дүрт балалы, чибәр хатынлы итеп, Казаннан ерак түгел бер авылда күрәм, - ди ул, уйчан һәм серле генә елмаеп.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: