Шәһри Казан

Зират серләре

Бик борынгы заманнардан бирле зиратлар серле һәм изге урыннар булып саналганнар. Безнең Карлы авылы халкы анда үскән агач-куакларның җимешләрен ашамаган, җир җиләкләрен җыймаган. Нинди авыр заманалар булса да, хәтта андагы корыган агачларны утынга да кулланмаганнар. Авыл зираты тирәсе мин белгәннән бирле бөтен ягыннан рәшәткә һәм канау белән әйләндереп алынган. Анда...

Реклама

Шуңа күрәдер зират өстендә каен-тирәк кебек зур агачлар белән бергә төрле алма-чия һәм башка агач-куаклар рәхәтләнеп үсә. Карлы авылы 1662 елда оешкан. Аңа кадәр Мәскәү дәүләтенең чик буе каравыл отряды торган урын булган. Димәк, авылның зиратына шул вакытлардан бирле кешеләр җирләнә башлаган. Халыкның зират тирәсен серле диюе тикмәгә генә түгел, әлбәттә. Бу язмада миңа мәгълүм булган сәер хәлләрнең әле берничәсе генә.
Таш яңгыры
Бу хәл 1947 елның көзендә була. Әнием күршебез Зәйнәп апа белән иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә амбарга эшкә барырга чыгалар. Тизрәк эшкә керешер өчен амбар хуҗасын да үзләре белән алып барырга була болар. Бабай йортына барыр өчен зират яныннан үтәргә туры килә. Һава тыныч һәм саф, авыл өстендә, зират тирәсендә иртәнге тынлык. «Без зират янына җитеп күп тә үтмәде, кинәт өстебезгә шыбырдап вак таш яңгыры ява башлады. Нәкъ бозлы яңгыр кебек! Без куркуыбыздан бер-беребезгә сыенышып чаба башладык. Таш яңгыры бабай йортына кадәр куа килде. Бабайның ишеген бәреп кереп идәнгә егылдык. Булган хәлне сөйләп биргәч: «Зират яныннан узганда, догалар укырга иде. Сез шулай эшләмәгәнсездер», - диде ул. Килгән сукмактан кире үткәндә бөтен җир тыныч, бернинди дә таш яңгыры яумады. Без белгән догаларыбызны укып, зират буеннан әкрен генә үтеп киттек», - диеп сөйләде әнием.
Сәер тавыш
Бу хәл 1975 елда була. Фәһимә апа төнге сәгать 12 ләр тирәсендә авыл зираты янындагы юлдан үтеп барганда ачынып кычкырган тавыш ишетә. Тавыш җир өстеннән түгел, нәкъ җир астыннан гөлдерәп килә икән. Фәһимә апа коты очып күрше Мәрьям апаларга кереп егыла. Төн кунарга да шуларда кала. Иртән тынычлангач, авылыбызның хөрмәтле мулласы Нургали абыйга тавышның зиратның кай урыныннан чыкканын аңлатып бирә. Соңыннан шул ачыклана: Карлы авылына кызы янына Әтнә ягыннан бер керәшен карчыгы килеп торган булган. Вафатыннан соң ул Карлы авылы зиратына җирләнгән. Ләкин, ислам диненә кайттым, диеп иман китермәгән, имеш. Тавыш, шул керәшен карчыгы кабере янәшәсеннән чыккан, күршесе шулай тынычсызланган, диеп аңлатты Нургали абый.
Кабер өстендәге утлы багана
Безнең авыл мәктәбендә 9-10 нчы сыйныфлар өчен кичке мәктәптә укулар оештыралар иде. Укулар көзге эшләр тәмамлангач башланып, язгы чәчүгә керешкәнче бара иде. Җитмешенче елларда мәктәп директоры булып Рәфыйк абый эшләде. Бервакыт, көз көнендә, кичке караңгы төшкәч, Рәфыйк абый мәктәпкә дәрес бирергә барганда зират коймасы кырыендагы кабер өстендә ут күреп ала. Башта, күземә генә күренәдер, диеп басып карап тора. Ут, бер дә селкенмичә, зәңгәрсу-яшел төстәге колганы хәтерләтеп, яңа кабер өстендә янып тора. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас, диеп, Рәфыйк абый мәктәптән беренче очраткан укучыны урамга алып чыга. Алар Тәүфыйк Юнысов белән икәүләшеп серле утны күзәтеп торалар. Соңыннан бу утның Исмәгыйль бабай кабере өстеннән күтәрелгәнлеге ачыклана.
Әнә чыгалар...
Монысын Әхмәтша бабай сөйләгән иде: «Өлкән абыем төнге намазын зиратка барып укый икән. Мин ул чакта үсмер генә идем әле. Абый миңа зират өстендә намаз укыганда үзе генә булмавын, әрвахларның каберләреннән чыгып, аның белән бергә намаз укыганнарын горурланып һәм серле итеп сөйләде. Төнге зиратта курыксам да, абыйдан мине дә үзе белән төнге намазга алып баруын үтенә башладым. Бик аптыраткач, абый риза булды. Әмма бер шарт белән, анда баргач тавышыңны чыгарма, ни күрсәң дә, тыныч кына утыр, диде.
Менә бер көнне, эшләрне тәмамлап, тәһарәт алып, чиста күлмәкләр киеп, без төнге зиратка юнәлдек. Анда кечкенә капкадан кереп, инде өсләренә яшел үләннәр үскән каберлекләр тирәсенә килеп, җиргә өйдә тукыган кечерәк кенә ашъяулык җәеп тезләнешеп утырдык. Зират өстендә төнге тынлык, кошлар сайравы, хәтта бернинди җәнлек кыштырдавы да ишетелми. Мин үз йөрәгем типкәнне генә сизеп, тыңлап утырам. Күпмедер вакыттан соң күрәм, бездән алдагы каберлекләрдән берәм-берәм ак киемле кешеләр чыгып, тезелешеп рәт-рәт булып утыра башладылар. Күпме тырышып карасам да, аларның ирме, хатын-кызмы икәнен аера алмадым. Шулчак янәшәмә утырган абыйга кул белән төртеп күрсәтеп: «Әнә чыгалар!» - дигәнемне сизми дә калдым. Мин сүзләремне әйтеп бетергәнче, тегеләр юк та булдылар. Без өйгә кайтып киттек. Шуннан соң бүтән беркайчан да абый белән зиратка бармадым».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: