8 балалы Вәлиевләр гаиләсе бушлай фатир көтә (ФОТОЛАР)

Редакциягә Самосырово бистәсеннән Илсөяр апа Вәлиева мөрәҗәгать итте. «Йортыбызда кайнар су юк, бәдрәф урамда, канализация эшләми. Ирем белән үзем бер хәл, балаларга авыр. Алар безнең сигезәү. Иң олысына - 26, иң кечкенәсенә 4 яшь. Торак шартларыбызны яхшыртуны кайчанга кадәр көтәргә туры килер икән?» - дип сорый укучыбыз.
Без килгәндә, Илсөяр апа өйдә юк иде. Балаларының кайсысын мәктәптән, кайсысын балалар бакчасыннан алырга киткән икән. Ул да түгел, йорт алдына җиңел машина килеп туктады. Машинадан ир белән хатыннан тыш, бер-бер артлы биш бала төшкәнне күреп гаҗәпләнеп калдык.
- Ә нишләргә соң? - диде хуҗабикә, безнең сораулы карашыбызны күреп. - Өч кешелек урынга бишесен тыгызлап утыртам инде. Зур машина алырга мөмкинлегем юк. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата инде, штраф та салалар. Кечкенә сабыйларны өйдә үзләрен генә калдыра алмыйм бит...
Өйгә узабыз. 60 квадрат метрлы йортта ун кеше яши. Илсөяр Вәлиева күптән түгел Республика психиатрия хастаханәсендә кече шәфкать туташы булып эшли башлаган, иренең даими эше юк. Ике олы малай хәрби хезмәттән кайткан, эшкә урнашканнар. Буй җиткән кызлары колледжда пешекче белгечлеген үзләштерә. Өч бала мәктәптә укый. Икесе балалар бакчасына йөри.
Малайларга, кызларга аерым киенеп чишенү урыны булсын өчен, Вәлиевләр йортны бүлеп чыкканнар. Дөрес, бүлмәләрнең кайберләренә ут кермәгән. Кухняны юыну бүлмәсе һәм бәдрәфкә әйләндергәннәр. Өйгә су кергән, тик кайнар су юк. Залда идәнгә утырып ашыйлар, шунда дәрес тә әзерлиләр, йоклыйлар да.
- Өстәлне махсус куймыйм. Ун кешегә зур өстәл кирәк, ә ул бөтен бүлмәне алып торачак. Йөрергә дә урын калмый, - ди Илсөяр апа.
Баштарак Вәлиевләр Глушко урамында фатирда яшәгәннәр. Ишле бала белән шәхси йортта яшәү уңайлырак булыр иде дип Совет районы хакимиятенә мөрәҗәгать иткәч, аларга Самосырово бистәсеннән йорт биргәннәр.
- Үз бакчабыз булыр, балалар туйганчы яшелчә, җиләк-җимеш ашарлар дип хыялландык. Юкса, бер кило алма алсаң, балаларга берешәр дә тими, - диләр.
Карап торышка йорт начар түгел. Вәлиевләр үзләре дә аны матурларга, уңайлы итәргә тырыша. Чиста да. Аларны аның кечкенә булуы һәм барлык уңайлыклар булмавы гына борчый. Йортны төзекләндергән дә булырлар иде, тик үзләрен кәкре каенга терәткәннәр. Илсөяр Вәлиева бер өлеш җир участогын сатудан кергән акчаны, башка керемнәрен - барлыгы 1 миллион сумнан артык акчаларын «Рост» кредит оешмасына салган. Акчаларын берничә тапкырга арттырып алырга хыялланган. Тик бу «финанс пирамидасы» булып чыккан. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге оешмадан 3000нән артык кеше алданган. Гомуми зыян суммасы - 850 миллион сум.
- Бу вакыйганы бик авыр кичердем. Үземә кул салырга да уйладым. Аннан гаиләм өчен яшәргә кирәклеген аңладым. Ярдәм сорап җитәкчелек бусагасын таптый башладым, - ди сигез бала анасы.
Ул балаларын ияртеп, плакатлар язып, урамга да чыга. Татарстан хакимияте, күп балалы ананың хәленә кереп, ярдәм йөзеннән 1 миллион сум акча бүлеп бирә. Совет районы хакимияте мунча төзетә.
- Ирем белән икебезнең айлык керем 25 мең сумнарга җыела. 1900 сум тирәсе субсидия алабыз. Тик ашау-эчүгә генә дә көн саен диярлек 2 мең сумлап тотыла. Көненә ун буханка ипи, җиде-сигез күмәч китә. Ун литр сөт, май, токмач... Ярый әле «Бәхетле» социаль ашханәсе ризык белән тәэмин итә башлады. «Зәкят» фонды киемнәр бирә. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен 6000 сум түләргә кирәк. Балалар бакчасына, күп балалы гаилә буларак, 50 процент ташлама белән 3000 түлибез. Әле бит бензины, башка вак-төяге дә бар... Кыскасы, чыгымнар җитәрлек, - ди Илсөяр апа.
Бүлмәдә уйнап йөргән балаларга карап: «Мондый шартларда ничек шулай күп бала табарга курыкмадыгыз соң?» - дип сорадым.
- Һәр бала үз ризыгы белән туа. Ходай бирсә, тагын табам әле. Дөрес, яшем 47дә, - ди ул.
Вәлиевләрнең торак мәсьәләсе буенча Совет районы хакимиятенә мөрәҗәгать иттек.
- Вәлиевләр кебек аерым категориягә караган, торакка мохтаҗ булган гаиләләр район буенча җитәрлек. Барысы да чират буенча көтә. Быелгы җәйдә Вәлиевләр яңа фатирга күченә алыр, дип уйлыйбыз. Алга таба аларга тагын бер фатир бирү дә күздә тотыла, - дип аңлаттылар безгә районның торак сәясәте бүлегендә.
Редакциядән
Әлеге мәсьәлә редакция хезмәткәрләре арасында да зур бәхәс уятты. Бер яктан, закон буенча бу гаиләгә ярдәм тиеш; икенче яктан, шактый ярдәм күрсәтелгән дә инде. Өченчедән, гаиләдә биш зур кеше бар, «бала» дигәннәре дә үзләре гаилә корып, акча эшләп, бала үстерерлек. Барысы да сау-сәламәт, эшлим дигән кешегә эш тә табарлык. Ничектер үз бурычыңны кеше өстенә йөкләргә тырышу кебек килеп чыга. Ә сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз? Фикерләрегезне көтәбез.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 март 2023 - 12:56“Син миңа әбиең белән сихер эшлисең" Әти белән әни аерылышканда, миңа нибары 10 яшь иде. Әти үзеннән әллә ничә яшькә олы хатынга өйләнеп матур гына яши башлады. Мин дә һәрвакыт аларга кунакка килеп йөри идем.3000
-
22 март 2023 - 10:39Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска) Туганыбыз бик тә үтенеп кунакка чакыргач, хатыным белән шәһәргә кузгалдык. Үзебез белән күчтәнәчкә, эченә җимешләр, алмалар, лимоннар тутырып пешерелгән каз һәм бер чиләк күкәй алдык.11401
-
22 март 2023 - 09:19Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате Бүген, кояш баеганнан соң, Рамазан ае керә. Сезне ихластан сагынып көтеп алынган изге ай җитүе белән тәбриклим! Аллаһыга мең шөкер, безгә аны кабат каршы алу бәхетенә ирешергә насыйп булды!17502
-
22 март 2023 - 08:34Билбаулы көрәш буенча Россия Кубогы нәтиҗәләре. Татарстан - беренче! Узган ял көннәрендә Алабугада билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар узган. Татарстан командасы беренче урынны яулаган. Шәхси беренчелектә кемнәр җиңүгә ирешкән?51900
-
21 март 2023 - 18:15"Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..." Күп кешенең тормышында туган йортыннан, туган урыныннан - үзенең кечкенә ватаныннан ерак яшәлгән чор була. Туган җирләреннән читтә булган һәркем үз ягын сагынып яши. Ничек кенә рәхәттә торса да, нидер җитми кебек тоела аңа.33912
-
21 март 2023 - 17:15«Мин барыбер берәр ирдән бала табачакмын. Ана була алуымны сиңа исбатлап күрсәтәм әле» Бу дөньяда нәрсә генә күрмисең дә, кемнәр белән генә очрашмыйсың. Яшь вакытта фабрикада эшләп алырга туры килде. Өйләнмәгән вакыт. Фабрикада хатын-кыз «море».112301
-
21 март 2023 - 16:46Җәмәгать оешмаларына акча эшләү җае бар Татарстанда җәмәгать оешмалары үзләренең социаль эчтәлектәге проектларын республика конкурсына тәкъдим итә ала. Гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә, грант фонды 35 миллион сум.11401
-
21 март 2023 - 16:17“Күзем күрми, мин тамашачыны алкышлар аша тоям” "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этапларының кызган мәле. Бу сезонда гына анда 60 мең бала катнаша. Шәп фестиваль, матур сәхнә һәм балалар. "Созвездие-Йолдызлык"ның сәхнә артын күзәттек. Җиңүче булыр өчен нишләргә кирәк соң?15200
-
21 март 2023 - 15:54«Ничә тапкыр бала төшерттем инде мин аннан» Тәмләп чәй эчәргә җыенып кына йөргәндә, каты итеп ишек шакый башладылар. «Тагын теге килде инде», - диештек без, ирем белән бер-беребезгә карашып. Ишекне ачаргамы, юкмы. Ачмасаң, биш-ун минут саен ишек төеп, теңкәгә тиячәк инде.135202
-
21 март 2023 - 15:17БДИны быел бирмичә калып булмый Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ)ны яратучыларга караганда, яратмаучылар күбрәк булды бугай. Һәрхәлдә, озак еллар дәвамында бу төр чыгарылыш имтиханнары турында фикерләр төрле булды. Тик киләчәктә БДИның бетү ихтималы да бар. Әмма быел БДИны бирмичә калып булмый. Аны мәктәпне тәмамлаучы һәрбер укучы тапшырачак. Татарстан Мәгариф министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында басым ясап әйткәнчә, имтихан вакытында иң беренче әти-әниләрне тынычландырырга кирәк.14301
-
21 март 2023 - 13:54Имтиханның бал(л)ы аерыламы? БДИны югары балларга тапшыручылар, яки бөтенләй тапшыра алмаучылар арасында зур упкын барлыгын да беләбез. БДИ бер көнлек кенә имтихан бирү системасы түгел. Аның өчен еллар дәвамында әзерлекле булырга кирәк.18001
-
21 март 2023 - 13:40Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетне җирләгән вакытта әнисенең йорты янган Шушы көннәрдә Татарстанның Әлмәт районы авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы әнисенең йорты булган.170201
-
21 март 2023 - 13:03Югалган көннән алып һәркемнең төшенә: “Мин исән!” – дип кердең бит... Тукай районы халкы батыр егет, мобилизацияләнгән 33 яшьлек Ленар Шәмсиев белән хушлашты. Ә бит хыялда күпме үтәсе юл, күпме шатлык-сөенечләр көтә иде. Ләкин һәркемнең дә язмышы үзе туганчы ук язылган диләр бит. Димәк, яу кырында башын салган егетләребез дә үз гомерләре бәрабәренә безне ачы, яман җилләрдән саклап кала.3940011
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
21 март 2023 - 21:41Без имениНинди матур язма,барлык читтэге авылдашларнын уй-хислэрен тасвирлап биргэнсен,Фрида...."Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..."
-
20 март 2023 - 22:30Без имениМонда хатын гына тугел, ирлэредэ гаилэ тотарлык ир тугел.Ике иремне дә яратам
-
20 март 2023 - 15:55Без имениБик шатмын язманы укуыма. Егетлэрнен батырлыклары, нинди авырлыкларны жилкэгэ жилкэ куеп корэшулэрен безгэ дэ курсэткэн очен Рэхмэт“Туганыгыз госпитальдә, гаиләсенә җиткерегез”, – дигәннәр...
-
20 март 2023 - 12:01Без имениМәет ашы дигән сүз бик ямсез, без һәр чак Көръән ашы дип дәшәбез,....Мәет ашына чәй эчәргә генә килмиләр...
-
19 март 2023 - 17:04Без имениФерма эшен җиңел диеп уйламагыз инде пожалуйста!!! үзегез сыер савып карагыз әле, 30000 меңгә!!! ферманың сасы исенә түзеп эшләмәссез берегез дә 30000 гә. Барыгыз да эшләгез, җитәр микән сезгә?! Авыл кешесенең дә матур киенәсе, ял йортына йөрисе килми что-ли?! Җитәкчеләрнең тиешлесен түлисе килмәгәнгә Бетте бит инде авыл хуҗалыгы!!! Фермада эшләгән кешегә түбән сортлы итеп карарга өйрәнгән бит инде адәм баласы! Җитәкчеләрнең хатыннары эшләр иде яхшы булса, фермаларда доярка булып!?)Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...
-
19 март 2023 - 15:06Без имениНик алай булгач, кызнын энилэредэ квартира алып бирсеннэр. Запас квартира булгач эйбэт бит. Малайныкыда, кызныкыда була. Улыгыз бик молодец, башы эшли, эти энилэр бер кайчанда балалары на начарлык эшлэми файдадан башка. Общий алып, шуна торсыннар👍👍👍булган квартира лар акча эшлэп торсыннар, квартирантлар тотып."Улыгыз ир түгел икән": кодалар тынычлана алмый...
-
18 март 2023 - 16:24Без имениБэхетле булыгыз!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 13:12Без имениӘй кызык һәм бикматур язма тормыш хәле иң дөрес итеп язгансың Данир,Данир Сабиров: «Дөньяга тууым да башка кешеләрнеке төсле булмаган»
-
17 март 2023 - 19:03Без имениАлар кайтсыннар сяхнягя яратып тынлый идек бмтЗөлфия Минһаҗева кая югалды?
-
17 март 2023 - 21:28Без имениМолодецлар! Бэхетле булып, озак яшяргя язсын сезгя, бер Аллам!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 12:00Без имениАллаһ Тэгалэнең рээхмэтендэ бэрэкэтендэ булыгыз .Ураза тотканда ничек тукланырга?
-
17 март 2023 - 10:45Без имениАльфия Авзалова Башкортостан татары бит,бездэ шулай сойлэшэлэр бардыр,юктыр,,килгэндер,киткэндер,кыскасы Альфия апа безнен кеше.( иде) жаннары жэннэттэ булсын.Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: "Илһам абый Шакиров әти кебек туема килде"
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.129401
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.584601
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.677702
-
22 март 2023 - 09:19Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгатеБүген, кояш баеганнан соң, Рамазан ае керә. Сезне ихластан сагынып көтеп алынган изге ай җитүе белән тәбриклим! Аллаһыга мең шөкер, безгә аны кабат каршы алу бәхетенә ирешергә насыйп булды!17502
-
22 март 2023 - 12:56“Син миңа әбиең белән сихер эшлисең" Әти белән әни аерылышканда, миңа нибары 10 яшь иде. Әти үзеннән әллә ничә яшькә олы хатынга өйләнеп матур гына яши башлады. Мин дә һәрвакыт аларга кунакка килеп йөри идем.3000
-
15 март 2023 - 08:45Хезмәттәшләрнең нахак сүзе йөрәккә бәрә Ерак туганыбыз бер дәрәҗәле заводта җитәкче урынбасары булып эшли. Ул – якынча 30 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз. Кияүдә, ике баласы бар. Безнең шәһәрдә юньле эш табу кыен, әле анда, әле монда кереп карадым, булмады. Нәтиҗәдә әти-әниләр шушы туган белән сөйләште дә, заводка урнаштым.361213
-
15 март 2023 - 10:19Авырга узуымны белүен белдем, әмма баланың әтисе кем – белгән юк Язмышының катмарлы, гыйбрәтле булуы да өченче зат тарафыннан гына тәфсил ителә. «Яздырырга теләвемнең сәбәбе – яшьләргә сабак булсын.457213
-
15 март 2023 - 13:25Гөлназ Шәрипҗанова: "Мөгез" чыгарырга җыенабыз" 4 апрель көнне Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар Казанда концерт куярга җыена иде. Әмма Гөлназ: “Концерт булмый!” – дип игълан итте. Ни сәбәпле? Ни булган? Бу хакта Гөлназ Шәрипҗанованың үзеннән сорадык.479501
-
15 март 2023 - 14:25Авызыгызны үлчәп ачыгыз: йолдызнамә (15-22 март) Буш урында кызып китә торган гадәтегез хезмәттәшләрегезнең ачуын китерергә мөмкин. Артык энергиягезне эшкә багышлагыз, активрак булыгыз, бу карьерада уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк.162002
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика