Шәһри Казан

Берьюлы ике телефон: берсе - үгез тизәгендә, икенчесе - бәрәңге чокырында...

Мин белгән гаилә авылда тулы тормыш белән көн итә. Андагы гектарлы бакчада, мал тулы сарайда, футбол кыры хәтле йортта мәңге эш бетәсе юк. Шәһәрдә дә эш авыр, уйнап-җырлап кына яши алмыйсың, ләкин мондагы хәтле эшләсәм, мин әллә кайчан кәкрәйгән булыр идем инде. Ә бәлки күнеккән дә булыр идем.

Кайнана, кайната исән чаклар: ата йортына авылга бәрәңге чәчәргә кайттык. Төп йорттагы килен иллегә бөкләнеп чаба инде. Аңа гына түгел, бөтен кешегә эш җитәрлек монда: сулу алырга да вакыт юк. Төп йортның гектарлы бакчаларын чәчеп бетергән генә идек, күрше Разия кереп үзенең бакчасын тәкъдим итте. Җитте инде дип каршы төшеп маташкан идек, кайнана чәчрәп чыкты. Эт кебек арысак та, орлык ташып күрше бакчасын чәчәргә тотындык. Ирләр нәрсә алар, арыгач ял иттерә торган нәрсәләре кулларында: бераз тамыздылар да, ару – талулары бетте, тавышларына хәтле көрәеп китте.

Бермәлне иремнең энесе Гали юкка чыкты бит. Тәмәке тартам да чыгам дигән кеше юк та юк. Исереп йоклагандыр дияргә юк, бераз төшереп алган нәрсәләре аяктан егарлык түгел. Галинең хатынының түземлеге төкәнде: җил-җил атлап ир эзләп кереп китте. Гаҗәпкә каршы ир өйдә дә юк, йортта да юк, сарайда да юк икән. Бераздан искиткеч күренештән күзе маңгаена менә: бүкән буйлы, чихун балыгы кебек ябык ир күршеләрнең үгез улагында йоклап ята, ди. Ничә тапкыр чит кешене генә түгел, хуҗаларын сөзгән үгез улактагы салам катыш печәнне ашап тора, ди.

Гали хатыны курку катыш аптыраудан катып кала. Үгез хатын тарафына озын керфекләрен сирпеп бер карый да тагын улакка иелә. Инде хатын чүт кенә артка аумый: ат башы кадәр үгез авызында Галинең кечкенә генә кесә телефоны ялтырап китә. Үгез аны чәйнәмичә дә ашказанына озата. Телефон Гали кесәсеннән үгез ризыгына шуып төшкән икән. Хатын үзе ят тавышлар белән кычкыра, үзе өйгә таба чаба. Чырыйлаган тавышка уянып чыккан Гали мыгырдый – мыгырдый бакчага чыга. Тиз-тиз аркылыга-буйга йөреп чыга бит әле, сүзенең ата-анасы булмады. Имеш, ул күршеләргә орлыкка кергән...

Галинең телефоны улактан ерак булмаган түгәрәк үгез тизәгендә озак ята әле. Кем алсын инде аны? Анысы турында тарих дәшми.

Реклама

Шулай итеп Галинең телефоны бетте. Икенчесе - минем иремнеке. Ничек дисезме? Соңгы буразнага җиткәч, телефон кесәсеннән төшкән дә, туфрак белән буталып бәрәңге чокырына күмелгән. Көз бәрәңге алганда, ярыйсы ук төсен югалткан телефон килеп чыкты. Әзрәк тамызган ирләр көлештеләр, безнең генә көләсе килмәде нигәдер. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, гаилә бюджетын кыса-кыса тагын телефоннар аласы булды бит, арт сабакларын укытасы нәрсәләргә...

Каләмгөл.
Адресым, исемем редакция өчен генә.

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: