Шәһри Казан

Кибеттә ватылган шешә өчен кем түли?

Кайчакта кибеттә срогы чыккан товар сатыла, ризык бозылган була. Гадәттә, сатып алучы зарлана да бу хакта оныта. Кайберәүләр үз хокукларын якларга иренә, ә күпләр белеп бетерми. Товар сатып алганда кулланучы хокуклары турында Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова белән сөйләштек.

- Кайбер кибетләрдә кассада пакетларны бушлай бирәләр, ә кайберләрендә биш сумга сатып алырга туры килә. Кулланучы пакетны сатып алырга тиешме?
- Товар сату кагыйдәләренең 35нче пункты буенча (Россиянең №55 карары, 1998 елның 19 гыйнварыннан гамәлдә) үлчәнә торган ашамлыклар сатып алучыга төрелгән килеш йә пакетка салынып бирелергә тиеш. Моның өчен өстәмә акча түләттермиләр. Ә менә кассада пакетны сатып бирү кулланучылар хокукы законнары нормалары белән көйләнми.

- Кайбер очракта, аеруча ялгызы гына яшәүчеләр продуктларны аз-азлап алуны кулай күрә. Ипи, казылык, сыр кебек продуктларны кистереп алырга ярыймы?
- Товар сату кагыйдәләренең 37нче пунктында бу хакта әйтелгән: кулланучы соравы буенча, гастрономия товарлары киселгән килеш тә бирелә. 0,4 килограммлы ипи, ипи ризыкларын ике, дүрт тигез өлешкә бүлеп, үлчәмичә дә сатарга ярый. Ваклап сату сәүдә нокталарында киселгән ипи һәрчак төрелгән булырга тиеш.

- Еш кына кибет киштәләрендә күрсәтелгән товар бәяләре кассаныкы белән чагышмый. Сатып алучы кайсы сумманы түләргә тиеш: товар куелган киштәдә күрсәтелгәненме, әллә кассага килеп җиткәч, сатучы әйткәненме?
- Һәр товарга аның кайда җитештерелгәне, ничә сум торганы турында тулы мәгълүмат язылган кәгазь ябыштырылырга тиеш. Әгәр дә анда күрсәтелгән бәя дөрес түгел икән, товар турында төгәл мәгълүмат бирелмәгән дип санарга була. Бу очракта сатып алучы, сатучыга товарны кире биреп, акчасын кайтарырга хокуклы.

- Кибетләрдә еш була торган тагын бер очрак. Сакчылар, сатып алучыдан шикләнеп, сумкаларны тикшерергә, документлар сорарга мөмкиннәр. Аларның моңа хакы бармы?
- Закон нигезендә, сакчы сезнең әйберләрне, документларны карарга хаклы. Ләкин шәхси тикшерү уздыра алмый. Моның өчен ул полиция хезмәткәрләрен чакыртырга тиеш.

- Кибеткә кергәндә, сумкаларны махсус әрҗәләрдә калдыру мәҗбүриме? Әгәр ул тартмадан сумка югалса, кем җавап бирә?
- Кибеткә кергәндә, сатып алучыга үзенең шәхси әйберләрен саклык камераларында калдыру мәҗбүри түгел. Чынлап та бу әрҗәләрдән пакет, сумка югалу очраклары бар, мондый вакытта кибет хезмәткәрләре «әйберләрнең төзеклеге һәм саклануы өчен администрация җаваплы түгел» дигән элмә тактага гына төртеп күрсәтә. Мин бу очракта, кул кушырып утырмаска, полиция хезмәткәрләрен чакыртырга, тикшерү уздыруны таләп итәргә, җинаять эше ачтырырга киңәш итәм.

- Кайбер кибетләргә бала арбасы белән керергә рөхсәт итмиләр. Бу законлымы? Йорт хайваннары белән кибетләргә керергә ярыймы?
- Закон нигезендә, сәүдә рәтләренә бала арбасы белән керү тыелмаган. Баласы белән кергән кешеләргә кибет уңайлыклар тудырырга тиеш. Әгәр кибет хезмәткәрләре бала арбасы белән кертми икән, кулланучы арбаның саклыгы өчен гарантия таләп итә ала, шулай ук кибет эчендә баланы йөртү өчен башка транспорт җайланмасы сорарга хаклы.
Даруханәләргә, ашамлыклар, көнкүреш-химия товарлары сата торган урыннарга, балалар кибетләренә йорт хайваннары белән керергә ярамый.

- Сатып алучы кибеттә ялгыш кына кыйммәтле спиртлы эчемлек: шәраб, коньяк шешәсен төшереп ватты, ди. Товар бәясен ул түләргә тиеш буламы?
- Барысы да вакыйга булган шартларга бәйле рәвештә хәл ителә. Әйтик, сатып алучы ике кулына да берничә шешә спиртлы эчемлек тотып, күтәрә алмыйча төшереп җибәргән икән, бу очракта үзе гаепле, димәк, бәясен дә үзе түли. Әгәр юеш идәндә аягы таеп, кыйммәтле эчемлекләр торган стеллажга бәрелеп товарларга зыян китергән икән, монда идән юучы, җыештыручы җавап бирә. Кибеттә рәт аралары нык тар булганда, алар арасыннан арба белән узу кыенлык тудырганда, шешәләргә эләкми узып булмаганда, ул-бу була калса, шикаять белән кибет хуҗасына мөрәҗәгать итәргә була.

- Товарның куллану вакыты чыкканда нишләргә?
- Закон нигезендә, товарда җитешсезлекләр булганда, кулланучы сатучыдан шундый ук маркалы товар бирүне таләп итә ала. Шулай ук икенче маркалы товар алып, бәясен кире исәпләттерергә була, сатып алучы сыйфатсыз товарның акчасын кире кайтартырга хаклы.
Куллану вакыты чыккан товарны кибеткә кире илтергә кирәк. Әгәр товарның кабында куллану вакыты әле чыкмаган, ә товар файдалану өчен яраксыз икәне ачыкланса, әйтик, әчегән, тәме үзгәргән, шулай ук аны кибетчегә кайтарып, хокукларыгызны яклауны таләп итә аласыз.

- Кибеттән алынган продукт белән агуланган очракта нишләргә?
- Иң мөһиме: кибеттә сатып алган товар чекларын берничә көн булса да сакларга киңәш итәм. чек бу очракта - төп дәлил. Нинди ризык ашап агуланганны ачыкларга кирәк. Ашалып бетмәгән булса, шикләнгән товарны, шул исәптән ул төрелгән капны да әзерләп куйсаң яхшы. Агуланганда табиб чакыртырга киңәш ителә. Табиб сезне тикшереп, хәлегезне бәяләргә, агулану сәбәпләрен күрсәтергә тиеш булачак. Аннары Роспотребнадзор идарәсенә, элемтә өчен телефон, кибет турында мәгълүмат күрсәтеп, вакыйганы тасвирлап һәм медицина нәтиҗәсен беркетеп, гариза юлларга кирәк. Роспотребнадзор хезмәткәрләре гариза нигезендә, супермаркеттан сез агуланган шундый ук товарны алып тикшерәчәкләр.

- Ә чек булмаса?
- Чек булмау - кулланучы хокукларын яклауга киртә була алмый. Иң мөһиме - товарны шул кибеттән алганны расларга кирәк.

- Еш кына кибеттә акцияләр уздыралар. Ләкин ташламалы бәядән товар алырга дип килсәң, ул беткән була. Сатып алучы акциянең беренче көнендә үк товарның сатылып бетүенә гаепле түгел ләбаса?
- Акция буенча сатыла торган товар кибеттә беткән икән, кибет хезмәткәрләре бу хактагы рекламаны туктатырга тиеш. Товар булмаган килеш акция дәвам итә икән, бу намуссыз реклама булып санала, кулланучы бу мәсьәләдә Федераль антимонополия хезмәтенә шикаять белән мөрәҗәгать итә ала. Гаризага фото, видео материаллар өстәсәң, тагын да яхшырак.

- Сатучының кайтарып бирергә акчасы булмау - еш очрый торган күренеш. Сатучы сдача тапмау сәбәпле, товарны сатудан баш тарта аламы?
- Юк, бу Россия законнарын бозу булып санала. Кайтарып бирергә акча булмау - товарны сатмаска сәбәп түгел. Бу очракта шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабына үз фикерегезне язып калдыра аласыз.


Реклама


Алыштырып һәм кире кайтарып булмый торган товарлар ИСЕМЛЕГЕ

Шәхси гигиена предметлары: тарак, теш чистарту щеткасы, чәч каптыргычлары, күзлек өчен линзалар, маникюр кайчылары, бигуди һәм башкалар.

Дарулар, медицина приборлары.

Балаларны тәрбияләү өчен кирәк-яраклар (бала аслыгы, шешә, имезлек һәм башкалар).

Урын-җир кирәк-яраклары, эчке кием, оек, оекбаш эшләнмәләре.
Парфюмерия, косметикага караган товарлар.

Метрлап алына торган тукымалар, ленталар, кабель, шнур, чыбык ише әйберләр, үлчәп сатыла торган төзелеш материаллары (ковролин, линолеум), бер тапкыр гына кулланырга яраклы савыт-саба, полимердан эшләнгән төрү материаллары, көнкүреш химия товарлары, пестицид һәм авыл хуҗалыгында файдаланыла торган химикатлар, кыйммәтле ташлы ювелир эшләнмәләр, автомобиль, көнкүрештә кирәкле йөзү җайланмалары, корал, патроннар, даими басылмый торган продукция (китап, брошюра, календарь) хайваннар, үсемлекләр.

Көнкүрештә файдаланыла торган гарантиясе күрсәтелгән, техник яктан катлаулы товарлар: телефон, фотоаппарат, радиоэлектроника.

Болар барысы да сыйфаты канәгатьләнерлек булганда, сәбәпсез кире кайтырылмый торган товарларга керә. Көнкүреш җиһазларын, гадәттә, кибеттә кире алсалар да, закон нигезендә, бу төр категория товарлар да алыштырып булмый торганнар исемлегендә. Дөрес, күп очракта сатучылар клиентның хәленә керә.


Фото: younbe.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: