Шәһри Казан

Табиб пациентының исән-сау булуын күреп шакката... Ни булган?

“Көлү – иң яхшы дару” дигән әйтемнең физиологик яктан нигезләнгәнен ишеткәнегез бармы? Булмаса, бу язма сезнең өчен.

Организмның физик халәте рухи халәт белән турыдан-туры бәйләнгән булын белә идем инде. Ләкин һәрвакытта да үз-үзең белән килештереп тә яшәп бетереп булмый шул бу гөнаһлы дөньяда.

Менә шундый тәңгәллек булмау күпкәрәк китсә, чир-сырхау эзләп таба да инде адәм баласын. Сәламәтлек хакында кан анализлары күп сөйли. Күптән түгел генә биреп караган идем, бер дә сөенерлек булмадылар. Сәбәбен дә беләм – соңгы араларда күңелемдә тынычлык югалган иде. Сәбәбе дә әлләни түгел кебек, тик шулай да... Кәеф булмау үз эшен эшләгән.

Ходай биргән ярдәмче таягым бар. Психолог дустымны шулай дип йөртәм. Һәм бу юкка гына да түгел. Бу юлы да ул мине: “Барысы да әйбәт булыр, гел елмаеп йөр, күбрәк көлергә тырыш”, – дип юатты. Һәм интернеттан Норман Казинс турында язма җибәрде. Укыдым, ошады.

...Бу хәл моннан утыз еллар элек булган. Көче һәм дәрте ташып торган журналист баш мөхәррир Норман Казинс кинәт кенә үзен начар хис итә башлый, авырып китә. Аның кисәк кенә температурасы күтәрелә, бөтен тәне кыйнап ташлаган кебек сызларга тоттына. Хәле көннән-көн начарлана һәм бер атнадан соң инде аңа хәрәкәтләнү дә авырлаша, муенын да бора алмый, кулы да күтәрелми башлый. Аңа хастахәнәгә ятарга туры килә һәм шунда аңа коллагеноз дигән куркыныч диагноз куялар. Бу аутоиммун чир бөтен организмны зарарлый, иммун системасы үз организмындагы япма тукымасына каршы агрессия күрсәтә.
Көннән-көн Казинсның гәүдәсе хәрәкәтсезрәк була башлый. Ул зур авырлык белән генә кулларын, аякларын селкетә һәм борыла ала. Шундый вакыт килеп җитә: ул бераз ашар өчен авызын да ача алмый башлый.

Курку, язмышына үпкәләү, гаделсезлеккә рәнҗү хисе аны баштанаяк күмеп китә. Ул хәтта иң якын кешеләре белән дә сөйләшми башлый, көннәр буе стенага карап ята гына. Дәвалаучы табибы Хитциг Норманга булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырыша, консультантлар итеп иң тәҗрибәле яхшы табибларны чакыра. Ләкин чирнең бирешергә исәбе дә булмый, киресенчә көчәя бара. Шулчак Норман табибтан үзенең сәламәтләнүгә нинди шанслары барлыгы турында сораша. Җавап хөкем карары кебек була. Әлеге авыру белән чирләүче 500 кешенең бары тик берсе генә сәламәтләнә.

Бу сөйләшүдән соң Норман төнен йокысыз уздыра. Моңа кадәр табиблар миңа ярдәм итәргә тырышты, кулларыннан килгәннең барысын да эшләде, тик бу ярдәм итмәде. Әгәр дә исән калырга телим икән, табиблар да дарулар да минем авыру алдында көчсез булганда, үзем көчле булып башка юл табарга тиешмен, ди һәм шунда дәвалаучы табибы Хитцигның сүзләрен исенә төшерә. “Әгәр дә эндокрин системасы яхшы, бөтен көченә эшли икән, организм үзендә теләсә нинди авыруга каршы тора алырлык көч таба. Курку, кәеф төшенкелеге, озакка сузылган депрессия, галимнәр күзәтүенчә киресенчә эндокрен системасын йончыта. Бу негатив хисләргә җавап итеп бөер өсте бизләре сттресс гармоннары – адреналин һәм нероадреналин эшләп чыгара, алар канга эләгеп бөтен тән буенча тарала, бик күп булганда бөтен организмны җимерергә тотына.

Уйланулары Норман Казинсны кайбер нәтиҗәләр ясарга этәрә. Әгәр дә кире хис тойгылар эндокрин системасын җимереп, организмга зыян сала икән, ул чагында уңай хис-тойгылар аның эшчәнлеген активлаштырып сәламәтләнү стимуляторы булып тора ала бит. Һәр кешедә иң гади һәм үтемле җайлы чара көлү бар.

"Күңелле йөрәк табиблык шикелле, ә күңелсез рух сөякне киптерә", - диелгән Библиядә. Бу юллар Казинста өмет уяталар. Ул танылган табиблар һәм галимнәрнең хезмәтләрен өйрәнергә тотына. һәм үзе эзләгән нәрсәне тиз таба. Элек-электән табиблар һәм акыл ияләре уңай хис-тойгыларның беренче урында торуын искәрткәннәр. XV гасырда яшәгән табиб Р.Бартон үзенең күзәтүләре турында “Меланхолия анатомиясе: көлү канны чистарта, тәнне яшәртә, йөрәк авырулары вакытында ярдәм итә”, – дип язып калдырган. Бартон фикеренчә, көлү барлык авырулардан да дәвалый.
Иммануил Кант та үз хезмәтләрендә көлү организмдагы барлык мөһим яшәү процессларын активлаштыра, дигән.
Зигмунд Фрейд та юморны кеше психикасының уникаль күренеше һәм ул дәвалауда да уникаль чара дигән.

Американың заман галиме Фрей тәҗрибәләр ярдәмендә көлүнең йөрәк эшчәнлегенә, кан ясалуга, сулауга һәм гомумән мускул тонусына уңай йогынтысын исбатлаган. Көлү өянәгеннән соң була торган мускул авыртуын тоюны һәр көн саен кичерсәң дә яхшы булыр иде.

Галимнәр шундый ачыш ясаган. Көлү нәтиҗәсендә баш миендә морфийга охшаган матдә барлыкка килә. Ул үзенчә эчке анестезия шикелле булып организмга киернкелектән бушанырга һәм шул ук вакытта авыру белән көрәшергә көч тупларга да булыша. Әлеге Уңай хисләрнең сәламәтлееккә йогынтысы турындагы әлеге китаплар белән танышканнан соң, Казинс әгәр дә яшисең килсә, әҗәлен көтеп ятучы пассив кеше булырга тиеш түгел икәнлеген аңлый. Һәм көлү ярдәмендә барлык көчен, тән һәм җан мөмкинлекләрен берләштерергә тиеш булуын аңлый Ләкин бу җиңел эш түгел.

Реклама

Урын өстендә кадакланган кебек хәәрәкәтсез ятканда, һәр буының туктаусыз сызлаганда, көлү турында уйлап та булмый. Ләкин Казинс башында дәвалану планын төзи башлаган була инде. Табибларның каршы килүләренә, аны өметсез авыру дип санауларына карамастан, Казинс хастаханәдән чыгып, кунакханә номерена урнаша. Биредә бернәрсә дә аңа авыруы турында хәтерләтми. Янында чын дустына әйләнгән доктор Хитциг кына була. Ул Казинсның көлү ярдәмендә оргнизмдагы барлык биохимик процессларны активлаштыру идеясен хуплый. Кунакханә бүлмәсенә кинопроектор һәим иң кызык фильмнар һәм китаплар китерелә.

Ун минутлык көчәнеп көлүнең авыртуны онытып торырга ярдәм иткәнен тойган көнне Казинс үзен бик бәхетле сизә: ул ике сәгать тынычлап йоклый ала.

Көлүнең авыртуны басу тәэсире беткәннән соң, янында утырып карап торучы кабат кинопроекторны кабыза яки кычкырып китап укый башлый. Берничә көн шулай була. Коточкыч авыртулар Казинсны акрынлап җәфалаудан туктый. Көлүнең авыртуны баса торган үзлеге исбатлана. Аннары инде көлүнең эндокрин системага уңай йогынтысын да тикшерергә кирәк була. Бу очракта антииммун ялкынсыну процессы кимергә мөмкин. Моны исбатлау өчен, Хитциг авырудан көлү сеансы алдыннан, аннан соң да анализлар ала. Алар ялкынсыну кимүен күрсәтәләр. Казинска канатлар үскәндәй була. “Көлү – иң яхшы дару” дигән әйтем физиологик нигезләнә.

Ул арада көлү дәвасы тулы көченә эшли башлый. Казинс көненә алты сәгатьтән дә ким көлми. Аның күзләре күп көлүдән яшьләнеп җилсенәләр. Ләкин бу сәламәтләнү яшьләре була. Башта даруларның дозалары киметелә, соңрак ул аларны, хәтта йокы даруын да бөтенләй эчми башлый, аңа йокы кабат кайта.

Бер айдан соң Казинс бернинди авырту-сызлануларсыз бармакларын кыймылдата ала. Ул үз күзләренә үзе ышанмый, тәнедәге төер- бизләр кечерәя. Ә инде тагын бер айдан ул караватында актив хәрәкәтләнә ала. һәм моңа бик сөенә .Анннары инде ул бу авыруны шул дәрәҗәдә җиңгән була, хәтта үзенең яраткан эшенә дә кабат кайта. Бу аның өчен чып-чын могҗиза була.

Айдан айга буыннарның хәрәкәтчәнлеге арта бара, авырту-сызылаулар да юкка чыга, бары тик бер тезендә һәм җилкәсендә генә бераз кала. Бармаклары да көннән-көн ышанычлырак итеп орган телләре буйлап йөри. Һәм ул кабаттан үзенең яраткан Бахының әсәрләрен уйный ала. Хәтта зур теннис та уйный башлый. Егылудан курыкмыйча, ат өстендә йөри. Белгечләрнең аның умыртка сөягенең тулысынча хәрәкәтсез калачагы турында алдан әйтүләренә карамастан, муенын үзе теләгән якка бора ала.

Ун елдан соң Казинс үзенә акрын үлем хөкеме чыгарган табиб белән очраша. Ул үз пациентының исән-сау булуын күреп шакката. Исәнләшкәндә Казинс аның кулын шул дәрәҗәдә каты итеп кыса, тегесе авырудан йөзен чыта. Бу кул кысышу барлык матур сүзләрдән дә тәэсирлерәк була.
1976 елда Норман Казинс “Пациент күзлегеннән авыру анатомиясе” дигән китап язып бастыра. Ул шартлау кебек кабул ителә. Үз тәҗрибәсенә таянып уңай хис-тойгыларның иң авыр, терелмәс чирләрне дә дәвалавын күрсәтә.
 

Фото: http://pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: