Шәһри Казан

"Мин әнигә ике трусик, бер халат алып бирдем! Сез аны карамыйсыз да! Сез аның үлүен генә көтеп утырасыз!"

Тормышта шундый ямьсез мөнәсәбәтләрне күрәм дә, "Аллаһка мең шөкер, ярый безнең бертуганнар арасында мондый хәлләр юк әле..." дип, сөенеп куям. Сөенәм дә, куркам да. Аллаһ Тәгалә иң якын кешеләрдән гайрәт чигәргә, өмет өзәргә, туганлык җепләрен өзәргә насыйп итмәсен дим…

Тормышта төрле холыклы, төрле кыяфәтле кешеләрне очратырга туры килә. Кем беләндер бакчага, мәктәпкә йөрибез, университетта белем алабыз. Кем беләндер күрше булып яшибез, бер оешмада иңгә-иң куеп эшлибез. Кем беләндер кибеттә, почтада чиратта торабыз. Кемнәр беләндер җәмәгать транспортында укуга, эшкә барабыз, өйгә кайтабыз...

Игътибар итәсездер: хәзерге көндә кешеләр бик матур, зәвыклы киенеп йөриләр. Киемнәрнең дә ниндиләре генә юк! Махсус эш киемнәре, спорт, милли бизәкле киемнәр... Нәкъ тә кәнфит кәгазьләре кебек матур инде менә! Зәвыклы, искитәрлек. Ә шул “кәгазь” эчендәге “кәнфитләр” нинди соң, җәмәгать? “Тәмлеме, сыйфатлымы?” Кешеләрнең дә холкы, гамәлләре тышкы киемнәре кебек күркәмме?! Әйдәгез әле, бергәләп бүгенгене күздән кичерик...

Иртәдән үк автобуста шул матур киемле кешеләрнең бер-берсенә булган усал мөнәсәбәтен күреп тәмам гайрәтегез кайтты инде: кашларын җыерып бер-берсенә акырдылар, урын бүлештеләр, этештеләр-төртештеләр, аякларына бастылар...

Мәктәптә, эштә укучыларны, хезмәткәрләрне каршы алган сак (охрана) хезмәткәрләре дә иртәдән үк ямьсез сүзләр белән берәүне җир белән тигезләде дә мыгырдый-мыгырдый нәрсәгәдер канәгатьсезлеген белдерде...

Оешмадагы җитәкче дә хезмәткәрләргә кәеф төшерерлек "бер пачка" дорфа сүзләр әйтеп ташлады, кимсетүле карашы белән көне буе бораулапмы бораулады...
Кибеттәге, почтадагы, банктагы хезмәткәрләр дә кешеләрнең сорауларына тырт-пырт килеп теләмичә генә җавап бирделәр. “Шуны да белмисеңмени?!” дип, башларын селкеделәр, борыннарын чөерделәр. Һәм башкалар, һәм башкалар...

Һәр көн диярлек шундый "җылы диалоглар", "матур аралашулар", җәмәгать. Елмаеп сиңа төпле җавап биргән, кәефеңне күтәргән, нидер аңлаткан, булышкан кеше сирәк.

Шунысы кызганыч: бүгенге көндә урамдагы таныш булмаган кешеләр арасында гына түгел, хәтта туганнар арасында да ихласлык, татулык, бердәмлек җитеп бетми. Күбесенчә дорфалык, көнчелек, хөсетлек, ясалмалылык кебек хисләр өстенлек итә. Кечкенә вакытта бик еш «Брат братның көтү көткәненә дә рад» дигән гыйбарәне еш ишетергә туры килә иде. Нинди брат, нинди көтү – игътибар да ителмәгән, мәгънәсен дә аңламаган. Үсә төшкәч, хәйран гына тормыш иткәч, гыйбрәтле вакыйгалар аша моның мәгънәсенә төшенәсең, шаклар катып тел шартлатасың.

Социаль челтәрләрдә синең адреска, синең фото астына "бөдрәле", матур сүзләр язып утырган, юбилейларда сине үтереп мактаган, күкләргә чөйгән туганың көннәрдән бер көнне сиңа "бер пачка" шакшы сүз язып, әйтеп сине җир белән тигезләп ташларга мөмкин. Имеш, син – хайван, син кеше түгел, син болай, син тегеләй... Әле бу сүзләр "чәчәкләре" генә. Гадәттә, әллә кайчангы үпкәләүләр, көнчелек хисләре ташкын булып агыла:

"Мине теге вакытта ашка да чакырмадыгыз, мин эчеп, тартып, гуләйт итеп йөрүче хатын түгел бит!"

"Мин әнигә ике трусик, бер халат алып бирдем! Сез аны карамыйсыз да! Сез аның үлүен генә көтеп утырасыз!"

"Әти янына кайтып караганыгыз да юк! Больницада ятканда да бер килеп хәлен белмәдегез, җирбитләр!"

Реклама

"Остарып утырган булалар! Бөтен нәрсәне мин ташыйм! Кайтып булышканыгыз бармы?! Кунак булып, төяп китә генә беләсез!"...

"Пенсиясен ала беләсез бит, карый да белегез! Өйне сезнең исемгә яздырдылар бит, карагыз!"...

"Абый, син анда ике к.т тишеге булып утырма! Үзем дә беләм!"

Һәм башка шундый "тирән мәгънәле" сүзләр, "изге" теләкләр. Бертуганнар, туганнан туганнар арасында була торган "җылы" диалог бу...

Билгеле инде, күбрәк хатын-кызлар авызыннан чыккан "җылы" сүзләр, "изге" теләкләр болар. Бары алар гына "күңелгә ятышлы" сүзләр таба, "йөрәккә үтеп керерлек" җөмләләр әйтә ала. Кайвакыт аларга хатынша (!) ирләре дә кушыла, шулай итеп, дөнья болгатучылар саны тагы да арта, туганлык җепләре шартлап өзелә...

Әхлаксызлык күренешенең тормышыбызда көннән-көн ныграк чагылыш табуы бик аянычлы хәл. Кешенең тәрбиялелеген һәм әхлагын аның тәртибенә карап бәялиләр. Әхлак мәсьәләсе нәкъ менә аралашу дәвамында чагылыш таба. "Әйткән сүз – аткан ук" дигәндәй, шул бер сүз, шул бер җөмлә моңа кадәр булган җылы мөнәсәбәтләрне бер минут эчендә юкка чыгарырга, бер-береңә карата фикерне үзгәртергә, кешене нык рәнҗетергә сәбәп була ала.

Ә теләгән очракта иртәдән кичкә кадәр матур холыклы, тәмле телле булып була!

Гаиләңдәге кешеләргә тәмле ризык өчен рәхмәт әйтеп китәргә, җәмәгать транспортында елмаеп берәр кешегә урын бирергә, сак (охрана) хезмәткәренең елмаеп хәлен белергә, җитәкчеләр, хезмәттәшләр, төрле оешма хезмәткәрләре  белән итәгатьле итеп аралашырга, туганнар белән дә шакшы сүзләр әйтешмичә генә, дус-тату яшәргә була...

Теләк кенә кирәк. Теләк һәм тәрбия...

Гаиләдә матур тәрбия алган кешеләр генә тәмле телле, күркәм холыклы була. Шул күркәм холкы, матур гадәтләре, гамәлләре белән тормыш итә. Дөньяны матурлый. Без дә күркәм холкыбыз, матур гадәтләребез, гамәлләребез белән дөньяны матурлыйк! Бик-бик авыр булса да, бер-беребезгә тәмле сүзләрне кызганмыйк инде, жәмәгать!

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: