Шәһри Казан

Пандемиягә кадәр күбрәк кара шапкаларны яратып кияләр иде

Баш киемнәре тегеп сатучы Татьяна Панфилова кул эшләре белән 9 яшеннән бирле шөгыльләнә. Ә 12 яшенә әнисе аңа “Чайка” тегү машинасын бүләк иткән. – Ул вакытта тегү машиналарын кибетләрдән табып булмый иде. Әни аны ничектер юнәтеп, туган көнемә бүләк итте. Бер дә көтелмәгән зур бүләк иде ул, – дип искә ала Татьяна.   

Тегәргә дә, бәйләргә дә, музыка һәм спорт мәктәпләрендә дә укырга өлгергән ул. Җиңел атлетика ярышларына шорты белән футболканы да үзе тегеп кигән. Дус кызының 18 яшьлек туган көненә кигән күлмәген дә үзе теккән булган. 

– Әнинең сандыкта яткан бер матур тукымасын алдым да “Бурда” журналындагы өлгегә карап, ярты сәгать эчендә тегеп тә куйдым. Ул күлмәк әле дә шкафымда саклана. Тегү машинасы да исән, анысы кыз туганымда. Энемә чалбар, күлмәкләр теккәнем дә истә. Бәйләү эшен дә яраттым.  Кофталарны да үзем бәйләп кидем, – ди әңгәмәдәшем.  

Реклама

Татьяна тумышы белән Удмуртиядән. Мәктәпне тәмамлагач, Казан консерваториясенә укырга кергән. 18 яшендә үк мәктәпкә музыка укытучысы булып эшли башлаган. Соңрак оркестрда эшләгән. Унике ел элек музыка дөньясыннан китеп, тегүчелек белән генә шөгыльләнә башлаган.  
Бүген ул өч кыз әнисе. Бала ялында утырганда, кабат тегү машинасы артына утырган. Хәзер исә баш киемнәре тегү һәм бәйләү белән мәшгуль.            

– Өйдә кызлар күп булгач, баш киемнәренең исәбе юк. Нинди баш киеме трендта, нинди герой модада икәнен алар күбрәк белә хәзер. Тегәр алдыннан алар белән дә киңәшләшәм. Шуңа да игътибар иттем: пандемиягә кадәр күбрәк кара шапкаларны яратып кияләр иде. Кара битлекләр киелә башлагач, баш киемнәренең ачыграк төстәгесен сайларга тырышалар, – ди ул.    

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: