Шәһри Казан

Ташлы Кавал белән Истанбул арасы нигә шулай якын?

Яңа елның өченче көнендә телефоным шалтырады. Университетта бер төркемдә укыган дустым Асия икән. Аның бу көннәрдә туган көне, ә быел юбилее да. Билгеле инде, без бер төркем сабакташлар, бергә җыелышабыз һәм, билгеле инде, берәр төрек кафесында, дип уйлап куйдым. Ялгышмаганмын.

Асия һәм Төркия алар гел янәшә, гел рифмалашалар. Биектау районының Ташлы Кавал авылында Ризван ага белән Мөнирә апаның күп балалы тырыш гаиләсендә дөньяга килгән кыз балачактан ук шигырьләр яза, телләр өйрәнү турында хыяллана. Аны тормышка ашыру өчен, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген, математиканы да су урынына эчсә дә, күңел халәтенә тәңгәл – гуманлы – кешелекле һөнәр сайлый.

Кеше язмышын, уңышын һәм бәхетен дә тирә-юньдәгеләр дә языша дисәм, бер дә арттыру булмас. Белемгә омтылган кызның юлында да яхшы кешеләр: туган телнең тәмен, ямен һәм гамен яшь күңелгә ярып сала белүчеләр очрый. Профессор Диләрә Тумашева төркемдәшебез Асия Гыйләҗиевада зур потенциал күргән, мөгаен – укытучыларның фикеренә колак салып, ул аңа кафедрада эшкә калырга тәкъдим итә. Берничә ел укытканнан соң, Асия аспирантурага укырга керә, аны уңышлы тәмамлый, Себер татарлары теленә багышланган фәнни хезмәтен – кандидатлык диссертациясен дә язып яклый. Милләтебезнең әлеге вәкилләренең телләрен өйрәнү өчен, Себердә шактый йөрергә туры килә Асиягә. Аннары язмыш юлларыннан Әстерхан якларына барып чыга. Биредә яшәгәндә, тел курсларында туган телне, гарәп язуын да өйрәтә әле ул.

Университетта чит тел булрак гарәп телен укыдык без, Асия дә өйрәнде аны, бик яратып, бик теләп укыганга укытучыбыз Җәмил Зәйнуллинның иң яраткан шәкерте дә булды. Шуңа да телләргә сәләтле бу кызны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына да бик теләп алалар. Шул елларда фән докторы Фуат Ганиев җитәкчелегендә “Татарча-төрекчә сүзлек”ләр төзүдә катнаша. Ә инде 1999 елда, кайчандыр үзе белем алган университетның Көнчыгыш телләр кафедрасында төрек теле укытучысы булып эшли башлый. Ул Көнчыгышны өйрәнү институты булып үзгәртелгәч, яңа төзелгән тюркология кафедрасы җитәкчесе итеп сайлана. Менә шул көннән Казан белән, хәтта Ташлы Кавал белән Истанбул арасы якыная инде аңа. Ун ел буе бу җаваплы вазифаны яратып, теләп башкарды галимә сабакташым. Бу елларда кафедра киң эшчәнлек алып барып, күп санлы төрек теле белгечләре әзерләп чыгарды. Уйлап кына карагыз: татар авылында туып-үскән кыз төрек телен шул дәрәҗәдә бүтәннәргә өйрәтерлек, алар да яратырлык камил белсен әле! Күпме халыкара конференция- киңәшмәләрдә төрек телендә чыгышлар ясарга туры килде икән аңа?! Төрек әдәбиятының үзе яраткан әсәрләрен башкаларга да яраттырыр өчен, ул аларны бик тырышып, күңел салып тәрҗемә итә. Шул ук вакытта татар телендәге әсәрләрне дә дә төрекчә “сөйләшергә” өйрәтә.

...Асиягә без, 1093 төркем сабакташлары, рәхмәтне гел әйтеп торабыз. Һәр иртәбез диярлек, аның күңел кылларын тибрәтә, берәүне дә битараф калдырмый торган шигырьләре белән башлана. Без аларны беренче укучылар. Киләчәктә алар күп, бик күп булыр әле, хәзер дә байтак инде алар. Күңел күзен тутырып дөньяга карый һәм бүтәннәр күрмәгәнне дә күрә белүче бу талантлы сабакташымның әйтер сүзләре гел булыр, алла бирсә. Булсын да!

Реклама

Асиянең тагын бер сыйфатын әйтми кала алмыйм. Ул – баласының, бердәнбер улы Илнурның киләчәк белеме өчен аны бик ерак Америкага укырга җибәрергә риза булган иң сабыр аналарның берсе. Улын Америкага укырга җибәргәч, никадәр йокысыз төннәр уздырганын үзе генә беләдер ул. Шулар күңел җимешләре булып хәзер ак кәгазьгә өзелеп тезеләләрдер. Улы Илнур Рәхимов бүген дә, яшь булса да, шактый җаваплы эшләрдә эшләргә өлгерде инде. Асия лаеклы ялда булуына карамастан бүген дә хезмәттә, тел курсларында төрек теле укыта. Алга таба да эшләргә насыйп булсын!

...Асиянең юбилеен төрек кафесында матур итеп уздырдык ул көнне. Яшьлекне искә алдык, киләчәкне күзалладык. Үкенмәслек итеп узып баручы гомеребезгә шөкерана кылдык.

Бик үзенчәлекле кафе икән ул. Анда тәмле төрек ашлары белән сыйланырга да һәм рухи байлык алырга да була. Киштәләргә күп итеп китаплар куелган. Алар төрле телдә, төрле авторларныкы. Арада Асиябезнең “Төрек теле грамматикасы” дигән китабы да иң түрдә тора иде. Сөенеп һәм горурланып утырдык. Киләчәктә Ташлы Кавал Сабан туенда да очрашырга язсын иде. Монысы – чит җирләрдә күп йөрсә дә, туган авылын бик яратучы, юлына тузан кундырмаучы, атна саен илһам алырга кайтучы Асиябезнең иң зур хыялы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: