Шәһри Казан

Яңа елны онытылмаслык итеп каршы алыгыз

Яңа ел каршы алам бит! Урамда, саф һавада бәйрәм итү – сәламәтлек һәм яхшы кәеф өчен бик яхшы витамин.

Шәһәрнең иң зур чыршысына барып, фейрверклар карап, бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән туганнарча биеп, җырлап йөрү – онытылмаслык мизгелгә әверелә. Бары җылы итеп киенергә генә кирәк. Алайса соңгы ике атнаны түшәктә уздыруың ихтимал. Хәзер исә битлек тә кирәк. Ансыз – бөтенләй өйдән борыныңны чыгарма!

Учак дөрли-дөрли янып тора, бизәлеп куелган киселмәгән чыршы, табигый тавышлар һәм тату компания. Яңа ел кичәсе шундый булырга тиеш ул. Юлламалар, билетлар да кирәкми. Үзең белән алып килгән тәмле ризыклар, көч-хәл белән куелган палатка һәм берсеннән-берсе күңелле, кызыклы сөйләшүләр. Романтика... Бары аюлар гына йокыларыннан уянып, сезнең белән бәйрәм итмәсә ярый.

Реклама

Рәхәтләнеп күңел ачу – яхшы күренеш, әмма башкаларга да бәйрәм ясау – икеләтә дә күңелле. Үзегезне Кыш бабай итеп хис итәргә, кешеләргә куаныч алып килергә теләсәгез, киенеп халыкны котлап йөрергә мөмкин. Яңа елны яхшы гамәл белән башлап җибәрәсегез килсә – хәйрия чарасында катнашырга була. Рәхмәтле күзләр сезгә иң кадерле бүләкләргә әверелер.

Яңа елны без ел саен көтеп алабыз, ә бәйрәм итү ысулы турында сөйләшүләр киткәч, сайлый алмыйбыз. Ләкин кайда бәйрәм итү соравы икенче урында кала бирә. Иң мөһиме – кемнәр белән. Өйдә – туганнар белән, читтә – дуслар, яраткан кешең белән икәү генә.
Яңа ел – тылсымлы көн ул, шуңа күрә аны онытылмаслык итеп каршы алыгыз, дуслар!

Айзилә Сабирова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Яңа ел
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: