Реклама
"Әнием бик каты авырып, япь-яшь килеш үлеп китте. Исеме Мәгълүфә иде, без, өч бала, ятим калдык.
Иң өлкәнебезгә - 11, ә миңа нибары биш кенә яшь иде. Әти үзенә иптәшкә, балаларына әни булырдай биш хатын алып кайтып карады, әмма безгә, шук балаларга, берсе дә түзмәде. Ә менә алтынчы булып төшкән әни, Аллаһыга шөкер, безне үз балаларыдай тәрбияләүче үги әни булды. Бик усал һәм таләпчән иде, әмма бер дә кыерсытканы булмады. Без дә аңа бер дә "үги" дип эндәшмәдек. Тиешле тәрбия бирде: мәктәптә, техникумда укытты, армиягә озатты, өйләнгәндә дә үзенең зур өлешен кертте. Өстебез һәрвакыт бөтен, чиста һәм пөхтә булды. Укытучылар безне үрнәк итеп куйганнары әле дә хәтердә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз