Шәһри Казан

Әйдә, Яңа ел белән котлашабыз

Яңа елда бәйрәм белән котлап открытка язу, аны почтага алып барып салу – матур бер гадәт иде. Бүген бик сирәкләр генә шулай эшли. Искә төшереп карагыз әле: соңгы тапкыр кайчан һәм кемне Яңа ел белән котлап открытка яздыгыз икән?

Безгә исә ел саен Америкада яшәүче дустымнан котлау килә. Яңа ел теләкләрен татарча язып җибәрә ул. Телефоннан да сөйләшәбез, язышып та торабыз. Әмма ул дистә елларга сузылган гадәтенә хыянәт итмичә безне котлый. Без дә шулкадәр ияләштек – көтеп торабыз. Бүген дә почта тартмасын, мөгаен, котлау килеп җиткәндер дип ачам. Килгән! Дустым гаилә рәсемнәрен дә салырга онытмый. Шунысы кызык, котлау хаты океан аръягыннан ике атнада, ә Казан эчендә бер атнада – җәмгысе өч атнада килеп ирешкән.

Бездә дә бар иде бит ул котлаулар язышу дигән гадәт. Туганнар да яза, без дә аларны тәбриклибез. Әле минем гаилә архивымда 1992, 1994 елларда мәктәп дирекциясе һәм сыйныф җитәкчебез Мәрзия апа Халикова язган котлауларым саклана. “Кызыгыз бу чирекне “4” һәм “5” билгеләренә генә тәмамлады. Шундый кыз үстергәнегез өчен рәхмәт”, – дип язганнар. Мөгаен, өйдәгеләрнең ул чакта күңелләре булгандыр. Хәзер дә сатуда бик кызыклы итеп язылган Яңа ел котлаулары бар. Бәлки шул гадәтләребезне кире кайтара алырбыз? Ничек уйлыйсыз?

Реклама

“...Сезне якынлашып килүче Яңа еллар белән! Яңа ел яңа уңышлар, тыныч тормыш алып килсен. Юлларыгыз имин булсын, йортыгыз ямьгә күмелеп торсын.
Яңа ел? Әйе, кирәк, әлбәттә!
Бәйрәмнәргә теләгебез бер генә – вакцина булсын.
Киләсе ел әйбәт килергә тиеш!
Сез барчагыз да безгә кадерле.
Бездән сезгә теләгебез –
Бәйрәмнәр котлы булсын! – дип яза дустым. Без дә шул теләкләргә кушылабыз.

Фото: http://pixabay.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: