Шәһри Казан

 Зәхмәт кагылу нәрсә белән куркыныч?

Су тоткан кебек җир дә тота ала диләр халыкта. Шуңа күрә сүзебез шул турыда булыр.

Җир тотуны “зәхмәт кагылу” дип тә әйтәләр. Ялгыш берәр җирдә егылсаң, бигрәк тә бу хәл кояш баегач булса, зәхмәт тимәгәе дип куркалар. 
Төрле якларда моңа бәйле төрледән-төрле ышанулар һәм төрледән-төрле имләү ысуллары бар. Арада бер-берсенә охшаганнары да, аерылып торганнары да җитәрлек. 

Күпчелек очракта чатларда, чүплек ише пычрак урыннарда, мал чалган җирләрдә егылган очракта зәхмәт кагыла дигән ышану яши. Шуңа күрә дә андый җирләрдә йөрмәскә киңәш ителә. Ә инде егылып, ул җирең бик озак вакыт сызлап, авыртып тора икән, бала кеше берөзлексез елый икән, бу очракта кичекмәстән чарасын күрергә кирәк, диләр.

Балтач районында ишеткәннәрне бәян итик әле. “Иң беренче үтәлергә тиешле шарт – егылган җирдән әшәке сүз әйтми генә, “бисмилла” әйтеп торырга кирәк. Әшәке сүз әйттең исә, шайтан килеп, зәхмәт ияртәсең. Башка төрлерәк итеп тә торып була – торгач, егылган урынга өч тапкыр төкереп, “бисмилла” әйтмичә: «Пәригә авырлык, миңа җиңеллек», − дияргә кирәк.

Болар булышмаса, зәхмәт кагылганны имләргә кирәк. Моның өчен кирәкле әйберләр: көл, су һәм савыт. Стакан кадәрлерәк бер савытка сул кулның өч бармагы белән көл саласы. Әз дип кабат өстәргә яисә күп дип кире алырга ярамый. Көл өстенә ярты савыт су саласы. Суны шулай ук чамалап алырга кирәк, чөнки кире алырга, калдырырга ярамый.

Имләү тәртибе: су белән көл салынган савытны күлмәкнең алдагы изүеннән кертеп, аяк очына кадәр өч тапкыр үткәрәсе. Бу вакытта: «Мине ашамагыз, мине эчмәгез. Шушыны ашагыз, шушыны эчегез”, − дип әйтәсе. Бу гамәл кеше йөрүдән туктагач эшләнсә яхшы. Егылган урынга илтеп ыргытасы. Аннары барган юлдан кайтасы, сөйләшергә ярамый.

Кеше үзен үзе имләсә бигрәк тә килешә. Булдырмаса, имли белгән башка кеше имләсә дә ярый. Барысы өч тапкыр эшләнергә тиеш...

Инде ары китеп, Минзәлә районында яшәүче татарларда нәрсә эшләнгәненә күз салыйк. 
Зыян күргән кешене кояш баегач җиде юл чатына, кеше күп йөри торган җиргә алып чыгып, күлмәк изүеннән җиргә көл түгәләр. “Каян килдең, шунда кит!” – дип кисәтәләр. Шул якларда ук икенче төрле имләү дә теркәлгән: егылган җиргә кешенең үзе буе җеп һәм бер дә тотмаган кадак ташлап кайталар. Әле тагын берәр төрле ярма, колмак очыралар.

Киров өлкәсендә имләү башкачарак.
“Су газизләре, җир газизләре,
Миннән өмет итүчеләр,
Менә бу ипине ашагыз,
Суымны эчегез”, – дип егылган җиргә ипи күмәләр.

Мордовия мишәрләре суга себерке яфрагы, май, колмак, ярма салып, шул су белән егылган төшне юалар. Аннан соң өч кат баш очында әйләндереп, ул суны түгәләр.
“Каян килдең – ары кит,
Бирдәң килсәң – бире кит", – дип тә әйтергә кирәк.

Реклама

Ә менә Әстерхан төбәгендә яшәүче кардәшләребездә җиргә тоз салалар һәм бу имләү аларда “очыклау” дип атала.
Җир тотканнан имләүләрне күзәткәндә, Казан арты татарларында “чалпу”, “чалпу салу” дигән төшенчәләр белән очрашырга туры килде.
Җир тотканда җиргә имләп ташлана торган әйберләрне “чалпу” дип атыйлар монда. Башка җирләрдән аермалы буларак, аерым атамасы бар. Дөбьяз ягында чалпу булып өч бөртек солы, бер чеметем тоз тора.

Чалпу салуның үз тәртибе бар. Аны салгачтын, дәшми-тынмый, артка борылмый гына кайтырга кирәк. Барган ягыңнан кайтырга ярамый дип санала, кире яктан кайтырга кушалар.

Чалпу салган вакытта чалпу догасы укылырга тиеш. Доганы тугыз пәри исеменә язалар: “а, гу, ка, ха, хү, сэр, шәр, хә, мә” (Болар – пәри исемнәре). Шул вакытта тотылмаган кадакны шул җиргә күмәләр. Һәм бу төнге сәгать уникедә башкарыла торган гамәл.

Шушы ук Дөбьяз ягында “чалпу курчагы” дигән төшенчә бар әле. Чүпрәктән, йә балчыктан үзең ясаган курчак була ул. Егылган урын төзәлмәсә, сызлавыклар, чуаннар чыгып интектерсә, шул курчакны чокыр казып, шунда күмеп куялар. Шулай эшләгәндә сырхау тиз бетә, дип әйтәләр.

Ләкин чалпу салган җир әле ул куркыныч, үзе үк зыян китерә ала торган җир булып исәпләнә, чөнки чалпуга аяк бассаң, аяк сызлаучан була дип әйтә торган булган әүвәлге әбиләр. Шуңа күрә андый урынга басмаска, андый җирләрдән узганда карап узарга киңәш ителә.

Күргәнегезчә, җир тоту, зәхмәт тию шулай ук бик үзенчәлекле күренеш, аны дәвалау да катлаулы һәм аерым кагыйдәләрне, шартларны үтәүне таләп итә. Әлеге имләү үрнәкләре халкыбызның борынгы күзаллауларын тасвирлаучы мисал булып тора. Һәм шуны да ассызыклап үтәргә кирәк – егылу, имгәнү очраклары булганда иң элек, әлбәттә, табибка барып, аның киңәшләрен үтәү дөресрәк булыр. Шуннан соң гына күңел тынычлыгы өчен без тәкъдим иткән (дөресрәге халкыбызда онытылып бетмәгән) ысулларга мөрәҗәгать итеп карарга да була.

Егылмыйк, имгәнмик! Сәламәт булыйк!

Зәлия Брусько

Фото: https://www.pexels.com/ru-ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: им-том
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 29 июнь 2022 - 16:37
    Без имени
    Зэхмэт кагылганын каян белэсен сон, а