Шәһри Казан

«Зәхмәт» юмореска

Йомшак кәнәфидә кырын ятып телевизор караганда гаҗәеп акыллы фикерләр килә башыма. Дөньякүләм әһәмиятле ачышлар ясап, ел саен Нобель премиясе алып барасы кеше инде мин, югыйсә. 

Хатын әнә шуны аңламый, иҗат эшчәнлегемә гел аяк чалырга гына тора.

 – Зәхмәт, ашарга чыгасыңмы син, юкмы, кәнцә-кәнис! – дип, аш-су бүлмәсеннән зәңгәрле-яшелле тавышлары белән кычкырып җибәрә, мин сиңа әйтим. 
Шул мизгелләрдә бөтен уй-фикерләрем тарала да китә. Мулла кушкан исемем Әхмәт минем. Ләкин, хатыным ачулы һәм кәефсез чакларында сүзләргә “з” хәрефе өстәп сөйләшүчән. Шәһәр фатирында эт яки мәче асраучыларны бер дә яратмый хәләл җефетем. 
 – Забакаларны ничек өйдә асрарга мөмкин? – ди. 

Белмәгән кеше аңламый инде “собака” турында сүз барганлыгын. Хатыным “з” хәрефләре белән русча сиптерә башласа, урыс үзе аягыннан егылыр иде, билләһи.

Хатынымның тел төбендә усаллык ятмаганлыгын аңлыйм-беләм. Бер-беребезне яратып, чөкердәшеп яшибез. Үзеңнең гомер иткән “зараза” җанга якын бит ул.
Төрле ачышлар ясыйм, дигән идем бит. Менә кайберләрен сезгә дә әйтим. Аллага шөкер, яз җитте, кар эри башлады. Җәйге эсседә кышны сагынып искә төшерәбез. Шул вакытта күңелне юатыр өчен суткычларыгызга бер савыт кар тыгып куегыз. Суткычыгызда җилләр исә икән, чиләге белән кар тутырыгыз. Карга карыйсыз да, кышны күргәндәй буласыз. Берәрсе: “Кыш рәхәт инде, эсседә сулыш алу авыр”, – дип зарланса, миндә кыш бар, ярты литрлы карны 100 сумга сатам, дисез. Бизнеста юктан акча ясаучы яһүдләрдән үрнәк алу кирәк.

Реклама

Хәзер коронавирус чикләүләре гамәлдән чыгарыла башлады. Мәскәүдә инде хөррият, битлексез йөрергә рөхсәт. Татарстанда битлек кию бетерлгән очракта да, битлекне салырга исәбем юк. Черек тешләремне каплап йөрергә бик әйбәт булды әле ул битлек таләбе. 140 меңгә теш куйдыраммы соң, юләр. 140 меңгә манный ярмасы сатып алсам, йөзгә кадәр яшәргә була, ләбаса. Битлектән йөрү хатын-кызлар өчен дә табышлы: иннек-кершән сылыйсы түгел. Хатын-кызларга гарәп илләрендәге кебек бездә дә пәрәнҗә кидертер идем әле мин. Пәрәнҗәдән йөрсәң, гомумән, бизәнәргә кирәкми, гаилә өчен күпме экономия. Казан кибетләрендәге ат бәясендәге хушбуйларны күреп, телсез калам мин. Халык парфюмерия сатып алмый башласа, бәяләр төшәр иде. Тәк шту, битлекне салмагыз, әле пәрәнҗә тегү турында да уйланыгыз.

Инде кайбер кешеләр шикәр комына, тозга ябырылды. Андый хисле иптәшләрне һич тә ачуланырга ярамый. Азык-төлекне күпләп сатып алучыларны кибетләрдә фоторәсемгә төшерергә кирәк. СССР заманнарында Тукай мәйданында билетсыз йөрүчеләрнең фоторәсемнәрен тактага беркетәләр иде. Шикәр комын чама белештермичә ташучыларның да фоторәсемнәрен шулай шәһәр түренә ябыштырып кую мәслихәт. Казан белсең үзенең “геройларын”. 

Әле менә карлар эреп беткәч, май кычытканыннан аш әзерләү алымнарын уйлап утыра идем. Яңа рецепт ачтым гына дигәндә, хатын: “Зәхмәт!” – дип кычкырды. Нинди гадәттер инде ул аның, бөтен акыллы уйларымны чуалтты да җибәрде. 

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: