16+

Казанда Түбән Кама Татар дәүләт драма театры гастрольләре бара

Казанда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры гастрольләре бара.

Казанда Түбән Кама Татар дәүләт драма театры гастрольләре бара

Казанда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры гастрольләре бара.

Камал театрында гастрольләрне ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев:
-Түбән Кама - ул театр шәһәре. Әгәр театры булмаса, Түбән Кама шәһәре булмас иде. Туфан абый да анда яратып бара иде, - диде.

Ул үзенең театрга багышланган шигырен дә укыды. Театр исә аңа Азат Нәҗмиевтан көй яздырып, ул җырны гимнга әйләндергән.

Коллектив тамашачы хөкеменә Туфан Миңнуллинның "Нәзер", Рөстәм Галиевның "Кадер кичәсе", Ләбиб Леронның "Сы - Сы - Сы - Рда ясалганнар" дигән спектакльләрен тәкъдим итәргә өлгерде. Коллектив төрле авторларның әсәрләрен алып килгән. Түбәнкамалыларның һәр сәхнә әсәре зур кызыксыну белән карала. Чөнки режиссер Рөстәм Галиев спектакльләрне тамашачыны уйландырырлык, фикер уятырлык итеп куя белә. "Нәзер" спектаклендә ике ир-егет фронтта чакта, исән-сау кайтсалар, үзләренең хатыннарын берәр атнага алыштырып торабыз, дип нәзер әйтәләр. Кайтканнан соң, Гыйсмәтулла көтмәгәндә аяктан егылгач кына, аның хатыны нәзерләрен искә төшерә. Шуны үтәгәннән соң, ул, чыннан да, терелә.

"Кадер кичәсе" нең нигезендә тирән фәлсәфә ята. Автор андагы үзенчәлекле образлар аша тормыштагы тискәре күренешләрне ачып бирә. Спектакләрдән яшь һәм өлкән буынга гыйбрәт алырлык нәрсәләр җитәрлек. Аларда борынгы гореф-гадәтләребез, җәмгыятьтәге җитешсезлекләр, сугыш китергән яралар һәм башка темалар белән очрашасың. Татарстанның атказанган артистлары Дилә Карпова, Рәис Галиев, Гөлназ Фахразиева, Юрий Павлов, Гүзәл Шәмәрданова, Рафил Зәйнуллин һәм башкаларның уены тамашачыны битараф калдырмады. Һәркайсының уены ышандырырлык, образлары тормышчан.

Тамашачы Аяз Гыйләҗевның "Яра", Нәбирә Гыйматдинованың "Бүре каны" спектакльләрен дә күрә алачак.

Фото nkamsk-teatr.my1.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading