16+

Курчаклары аны картайтмый

Курчак театрында эшләгән артист олыгая баруга карамастан, күңеле белән генә түгел, төс-кыя­фәте белән дә яшь булып кала, күрәсең. Моның шулай булуына «Әкият» татар дәүләт курчак театрына җыелган тамашачы да инангандыр. Сәхнә уртасында басып торган Татарстанның атказанган артисты Ришат Гыйздәтуллинга 60 яшь икәненә һич ышанмассың.

Курчаклары аны картайтмый

Курчак театрында эшләгән артист олыгая баруга карамастан, күңеле белән генә түгел, төс-кыя­фәте белән дә яшь булып кала, күрәсең. Моның шулай булуына «Әкият» татар дәүләт курчак театрына җыелган тамашачы да инангандыр. Сәхнә уртасында басып торган Татарстанның атказанган артисты Ришат Гыйздәтуллинга 60 яшь икәненә һич ышанмассың.

40 ел буе курчакларга җан өргән бу артист үзенең уены белән күпме балаларга әкият дөньясының гүзәллеген күрергә ярдәм иткән. Кайберләре, аның уйнавына гашыйк булып, үзләре дә артист һөнәрен сайлаган. «И, кызык Шү­рәле!»дә - Булат, «Җырлап узган җәй»дә - Керпе, «Сертотмас үрдәк»тә Актырнак һәм башка бик күп образларга җан өргән ул.
Юбилее белән тәбрик­ләргә килгән сабакташлары, Ришат Гыйздәтуллинның театр училищесында укыган елларын искә алып:

- Ул бик кызыксынучан иде. Укытучыларга мең дә бер сорау бирә торган иде. Самими, кече күңелле булды, фотога төшерергә яратты. Безнең студент елларының истәлеге булып альбомнарыбызда ул төшергән фотолар саклана. Режиссер Илдус Зиннуров яшь артистны үзенә эшкә алып ялгышмаган. Ришат - бик талантлы артист. Курчак театры аны бер дә картайтмады, - диделәр.

Артистның бертуган апасы Зәлидә ханым энекәше турында болай диде:

- Без Әлкидә тусак та, Актанышта үстек. Гаиләдә биш бала арасында Ришат иң чаясы булды. Әтидән күреп, гармунда уйнарга өйрәнде. Алар да яшь чагында спектакльләрдә уйнап йөргәннәр, сәләтләрен энебез үзенә алган.

Кичәгә Ришат Гыйз­дәтуллинның сыйныфташлары да килгән иде. Шуларның берсе - шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова үзенең тәбрикләүләрен шигырь юлларына салса, якташлары - Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәен юбилярны җыр белән котладылар. Кызы Альбина әтисе белән горурлануын яшермәде. Ул да үзенең тәбрикләвен шигырь юллары белән җиткерде.

Театр директоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Җаббарова Ришат турында болай ди:

- Курчак театрында эшләү өчен кеше курчак­ларны да, балаларны да яратырга тиеш. Ришат буранлы кышларда да, яңгырлы көзләрдә дә авылларга гас­трольләргә йөрде. Ул татар группасының җитәкчесе булды. Без аның талантына сокланабыз. Әнисе Зәйтүнә апа да киң күңелле иде. Баласын шундый эшчән, кешелек­ле итеп тәрбияләгәне өчен рәхмәт аңа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading