16+

Театр кайдан башлана?

27 март - Халыкара театр көне Театр элгечтән башлана дисәләр, артистлар өчен ул училищедан башлана. Моннан дүрт ел элек Казан театр училищесына кабул итү имтиханнарына барган идем. Укытучылар алдында кыяр-кыймас кына утырган балаларның күбесе авылдан иде. Имтихан вакытында кайберләренең белемнәре сай булуы да гаҗәпкә калдырды ул чакта. Яшерен-батырын түгел, хәтта...

Театр кайдан башлана?

27 март - Халыкара театр көне Театр элгечтән башлана дисәләр, артистлар өчен ул училищедан башлана. Моннан дүрт ел элек Казан театр училищесына кабул итү имтиханнарына барган идем. Укытучылар алдында кыяр-кыймас кына утырган балаларның күбесе авылдан иде. Имтихан вакытында кайберләренең белемнәре сай булуы да гаҗәпкә калдырды ул чакта. Яшерен-батырын түгел, хәтта...

Татарстанның халык, ­Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин җитәкләгән әлеге курс укучылары быел училище белән саубуллашалар да икән инде. Алар укытучылары белән өч диплом спектакле әзерләгәннәр: «Банкрот», «Әни килде» һәм «Кызлар килде авылга». Соңгысын үземә дә карарга туры килде. Болар инде мин дүрт ел элек күргән егет-кызлар түгел, педагоглары алыштырып куйган диярсең! Үзләре дә авыл егетләре булгангадыр, Салават Гафиуллин, Салават Хәбибуллин, Раннур Әүхәдиев рольләрен оста итеп башкардылар. Балык Бистәсе егете Салават Гафиуллин укырга килгәндә үк халык театры мәктәбен үткән. Сәхнәгә булган мәхәббәт аны шушы уку йортына китергән. Укытучылары Илдар Хәйруллин, Гафур Каюмовка, сәхнә теле укытучысы Рәүф Нуриевка бик рәхмәтле ул.
Балтач егете Раннур Әүхәдиевнең матур җырлаганын күздә тотып, аны эстрада бүлегенә кабул иткәннәр иде. Аның драма артисты булу теләге көчлерәк булып чыккан, күрәсең. Укуын әлеге курста дәвам иткән.

- Илдар абый безгә психологияне дә өйрәтә. Без теләсә нинди эштә эшли алачакбыз. Училище безгә зур байлык бирде. Югалып калмабыз, Алла бирса, - диде егет.

Салават Хәбибуллинны Илдар Хәйруллин Актаныш районына баргач күреп алган. Тракторчылар әзерли торган колледжда укып, ансамбльдә биеп йөргән бу егетне шунда ук икенче курска чакырган. Үзе театр турында уйлап та карамаган Салаватка бигрәк тә комик рольләр килешеп тора.

Укырга кергәндә араларында күзгә ташланып торганы - Казан кызы Диләрә Ибәтуллина иде. Театр училищесы Диләрәгә зур тәҗрибә биргән. «Әни килде» спектаклендә аңа Ана ролен тапшырганнар. Диләрәнең максаты - театрга хезмәт итү.

Алия Гасимовага остазы икенче курстан ук Әби ролен биреп ялгышмаган. «Кызлар килде авылга» спектаклендә дә кешелекле, ярдәмчел әбине гәүдәләндерде. Авылда үзе күреп үскән әбиләрнең холык-фигыльләрен үз образына салган ул.

Театр училищесы Зөһрә Мөхәммәтшинаның да дөньяга карашын үзгәрткән.

- Мин Илдар абый курсында укуыма бик шат. Ул безгә белем генә түгел, тәрбия дә бирде. Тормыштагы вакыйгаларны сәхнәгә чыгарырга өйрәтте, - ди Зөһрә.

Үзенең укучылары һәм алар белән ничек эшләве хакында Илдар Хәйруллин яратып сөйли:

- Без укырга алганда, «Иң әйбәт» дигәннәрен сайлап, өметләр баглап алабыз. Кайберләрен «шәп булыр бу» дип аласың, киресенчә булып чыга. Кайберләре дүрт ел буе берни эшләми, ә театрга килеп эшли башлаганнан соң, әйдәп баручы артистка әверелә. Мин унбиш кеше алган идем. Бу бала укый алмый, дип, берсен дә училищедан җибәрмим. Театрда эшли башлагач, аларны матди ягы канәгатьләндерми. Шуларның бишесе генә театрда калса да, уңышлы курс санала. Уку процессы бездә бик катлаулы. «Исәнмесез, иптәш!» дигән сүзне өйрәтү өчен дә бер ел вакыт кирәк. Артист өчен ышану, игътибар, ирек булу мөһим. Училищены тәмамлаганнан соң мин аларга югары уку йортларына барырга кушам, алар анда әзер артистлар булып бара, - ди Илдар әфәнде.

Илдар Хәйруллин ул көнне үзенең хезмәт җимешләрен күреп куанып утыргандыр. Шунысы кызганыч, студентларның диплом спектакльләрен карарга килүчеләр арасында республика театрларының режиссерлары юк иде. Әлеге яшьләрнең киләчәк язмышын алар хәл итәргә тиеш, ләбаса. Яшь артистларга кайсы театрлар үз ишекләрен ачар - әлегә билгесез. кем белә, киләчәктә сәхнә тоткасы булыр артистлар бәлки нәкъ менә алар арасындадыр?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading